|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2022 Криминал
Татарстанда мәктәпкә балаларны үтерергә барам дигән бабайны психиатриягә озатканнарГадәттән тыш хәл дүшәмбе көнне, 25 апрельдә, Яшел Үзән районының Сафоново авылында булган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз 82 яшьлек күршесенең, имештер, кулына балта һәм пычак тотып, урам буйлап баруын күреп алган. Ул ир-атның кая баруы белән кызыксынган. Пенсионер мәктәпкә балаларны үтерергә барам дип җавап биргән. Хатын-кыз шунда ук Әйшә мәктәбе директорына һәм 112 бердәм номерына шалтыраткан. Директор барлык ишекләрне дә бикләргә кушкан һәм шулай ук полициягә хәбәр иткән. Ир-ат, мәктәпкә килеп, тәрәзәгә шакырга керешкән, дип яза Татар-информ.
Агентлыкка билгеле булганча, полицейскийлар пенсионерны тоткарлаган. Ир-атның кулында балта да, пычак та түгел, ә газета булып чыккан.
Агентлык мәгълүматлары буенча, пенсионерны психиатрия хастаханәсенә озатканнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|