поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.04.2022 Шоу-бизнес

Марат Мухин: "Ураза тотмагач, ифтарга барудан ни мәгънә?"

Беркөнне танылган аранжировщик, композитор Марат Мухинны очраттым. Дусты чакыруы буенча ифтарга барышы икән. Бу уңайдан Маратка берничә сорау бирдем. Ашыкса да, сөйләшеп торырга вакыт тапты, рәхмәт төшкере.

-    Марат, бу арада ифтардан ифтарга гына йөрисең. Сез дә үткәрдегезме? 
 
-    Әйе, дуслар да, коллегалар да үткәрә, еш чакыралар. Без үзебез дә 21 апрельдә “Һава” мәчетендә ифтар уздырдык.
 
-    Ни өчен нәкъ менә “Һава” мәчетендә?
 
-    9 апрель көнне дусларыбыз Миләүшә һәм Данир Сабировлар шушы мәчеттә ифтар үткәрде. Ул мәҗлестә без дә булдык. Бик ошады, ашау да тәмле булды. Шуңа күрә үзебезнең гаилә исеменнән шушы мәчеттә ифтар үткәрергә уйладык.
 
-    Ел да Ураза тотасыңмы?
 
-    Дөресен генә әйткәндә, узган ел да, быел да башыннан ахырына кадәр тотмадым. Кайбер көнне тотып була, кайбер көннәрдә Ураза тотып эшләве кыен. 
 
-    Ифтарга чакырылган көннәрдә Ураза тотасыңмы соң?
 
-    Әлбәттә. Алайса ифтарга барудан ни мәгънә?
 
-    Артистлар әле дә сиңа чират торамы?
 
-    Гадәттәгечә инде, җитәрлек (көлә). 
 
-    Хәзерге вакытта кемнең җырына аранжировка ясыйсың?
 
-    Алсу һәм Азат Фазлыевларга, Әнвәр Нургалиевка үзем иҗат иткән җырны эшли башладым. Фирдүс Тямаевка, Рифат Зариповка әниләребезгә багышланган бик матур җыр яздым. Зөлфәт Хәкимнең берничә яңа җырын эшлисе бар. Филүс Каһировка, Ришат Төхвәтуллинга яңа җырлар язасы килә.
 
-    Бер елны Казанда синең җырлардан торган зур концерт булган иде. Кабат концерт куярга планлаштырмыйсыңмы?
 
-    Беренче зур концертым 2019 елның сентябрендә булды. Анда бик күп танылган артистлар катнашты. Быел да сентябрь аенда концерт куярга уйлап торам, Аллаһы боерса.
 
-    Концерт оештыруда иң кыены нәрсә?
 
-    Артистларны бер көнгә туплау – үзе бер зур эш. Программа өстендә эшләргә әлегә вакыт булмаса да, артистлар составын җыйдым.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»