поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.04.2022 Тарих

"Беткән ди Гагариннар.."

Планетаның беренче космонавты кебек кыю һәм тәвәккәл, намуслы һәм акыллы балалар тәр­бияләп үстерү өчен әти-әниләргә нинди булырга кирәк? Мөлаем елма­юы, ачык күңеллелеге, тормышны яратуы белән миллионнарча кешене гашыйк иткән, сокландырган Юра кемнән үрнәк алып, нинди тәрбия алып үскән?

Планетаның беренче космонавтына гомер биргән Анна Гагаринаның биографик китабын укыганнан соң туган уйлар.
 
Илебез тарихында барлык кешеләрне берләштергән, чиксез шатлык, горурлык хисләре кичерергә мәҗбүр иткән тарихи вакыйгаларның берсе – Юрий Гагаринның космик корабта җиһанга күтәрелүе. 12 апрельдә совет космонавты Юрий Гагаринның, бөтен дөньяны шаккатырып, “Восток” корабында Җир шарын әйләнеп чыгуына 61 ел тулды.
 
Герой булып тумыйлар, геройга әвереләләр, диләр. Планетаның беренче космонавты кебек кыю һәм тәвәккәл, намуслы һәм акыллы балалар тәр­бияләп үстерү өчен әти-әниләргә нинди булырга кирәк? Мөлаем елма­юы, ачык күңеллелеге, тормышны яратуы белән миллионнарча кешене гашыйк иткән, сокландырган Юра кемнән үрнәк алып, нинди тәрбия алып үскән? Күптән кызыксындырган шушы сорауларга җа­вапны кулыма очраклы рәвештә генә килеп эләккән “Слово о сыне” дигән китапта таптым. Аны кос­монавтның әнисе Анна Гагарина язган. Хатирәләр, истәлекләр жанрында язылган китап аз билгеле, соклангыч та, тетрәндергеч тә вакыйгаларга бай. Анна Тимофеевна гади, халыкчан тел белән балалары, гаилә традицияләре, үзара мөнәсәбәтләре турында бәян итә. Әлбәттә, әсәрнең буеннан буена кызыл җеп булып Юраның язмышы үтә. Китапны бер тында укып чыгып, галәмне яулаган ир балага гомер биргән, аның маягы бул­ган Әни кешенең кайбер фикерләрен куен дәфтәремә язып куйдым.
 
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...”
 
1934 елның 8 мартында Алексей Иванович Клушино авылыннан Гжатск бала тудыру йортына (хәзерге Смоленск өлкәсе­нең Гагарин районы) өченчегә бәби көткән Аннасын алып килә.
 
— Хатын-кызлар көненә булгач, димәк, кыз көтәбез, — дип шаярта кабул итүче акушерка.
 
Ана йөрәге алдан үк сизенә – малай булачак. Һәм, чыннан да, 9 март көнне дөнья­га нәни Юра аваз сала.
 
“Зур түгел – 3 килограмм, ләкин нык, шалкан кебек малай... Алексей Иванович мине өйгә алып кайтты, без биләүне ачып җибәрдек. Зоя энесен күрү белән гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде: “Ой, карагыз әле! Аяк бармаклары борчак кадәр генә...” – дип искә ала гаилә тормышындагы истәлекле мизгелләрне Анна Тимофеевна.
 
Гагариннар гаиләсендә дүрт бала канат ныгыта – Валентин, Зоя, Юрий һәм Борис. Икесе дә гаять эшчән, уңган, тынгысыз Алексей белән Анна балаларына, беренче чиратта, дөрес хезмәт тәрбиясе бирә. Гаилә башлыгы – балта остасы. Андыйлар турында “йомычкага да җан өрә”, диләр. Тирә-якта билгеле мич чыгаручы, тегүче дә була аларның әтиләре. Әниләре Анна хуҗалыкны җигелеп тарта. Эштә дә алдынгы — басуда, теплицада эшли, сыер савучы була, аннары – дуңгызчылык фермасы мө­ди­ре. Ә балалар әти-әнисе үрнәгендә бер-бер артлы кул арасына керә. Әйтик, Валя маллар караша, әтисенә ияреп, бик иртә агач эшенә өйрәнә. Зоя кече туганнарын күз уңыннан җибәрми, ашарга пешерә, икмәк сала. Бәләкәчләр каз бәбкәсе саклый, чүп утый, су сибә, өй җыештыра.
 
“Һәркем аның эше кирәкле булуын тоярга, әгәр ул булышмаса, гаилә өчен җиңелдән булмаячагын аңларга тиеш. Бала – ул бик сизгер. Ясалма, чын булмаган эшне тиз сизеп ала. Аннары кул селтәп кенә карый башлый. Җаваплы­лык баланы да, өлкән кешене дә эшкә җитди карарга өйрәтә”, – дип яза Анна Тимофеевна.
 
Космонавтның әнисе билгеләвенчә, эшсөяр, тормышны яратучы балалар үсте­рүнең тагын бер сере бар. Ул – шәхси үр­нәк күрсәтү, өйгә шат кәеф белән кайтып керү. Никадәр генә арыган, йончыган бул­саң да, өстәл артына утыргач, балаларга авырлыклар турында түгел, ә көн дәвамын­да никадәр яхшы эшләр башкаруыңны сөйләргә кирәк.
 
 
“Алексей Иванович та ындыр табагыннан арып кайта иде. Кичке табын артында нәрсәләр эшләвен сөйли. Балаларның да горурлык хисләре кичерәсе килә – кырга эшкә барырга сорыйлар. Әлбәттә, бу махсус эшләнми. Без икебез дә бернинди эштән дә йөз чөермәдек, балаларыбызда да хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык. Хезмәт – иң төп тәрбияче дип са­ныйм... Мин укытучы да, галим дә түгел, шуңа күрә яхшы балалар үстерү өчен рецептлар тәкъдим итә алмыйм. Монда төгәл күрсәтмәләр юктыр да ул. Әмма озын хезмәт юлы үттем, ирем белән улларыбызны, кызыбызны аякка бастырдык, алар да хезмәт яратырга, әйткән сүзләрендә то­рырга өйрәнде”, — дип яза Анна Гагарина.
 
Соңыннан, космик очыш ясаганнан соң, бөтен гаилә табын артына җыелгач, Юрий әнисенә күңел түрендә йөрткән сүзләрен әйтә: “Рәхмәт сиңа, әни, безне балачактан хезмәткә, һәр эшне “бишле”гә башкарырга өйрәт­кәнең өчен! Бу тормышта – иң мөһиме”.
 
Балаларны сөеп калыгыз!
 
Эш – эш белән, ләкин бала белән сөйләшергә, аңа йөрәк җылыңны өләшергә вакыт табарга кирәк. Беренче космонавтның әнисе шундый фикердә:
 
“Хәзер кайбер әти-әниләр вакыт җитмәүгә зарлана. Сораша башладыңмы, шуны аңлыйсың – алар барлык буш вакытларын телевизор каршында үткәрә. Ә балалары нәрсә белән мәшгуль, нәрсә белән кызыксына, дуслары кем – белмиләр. Үз хилафлыкларына җаваплары да әзер: мәктәп тәрбияләсен! Мәктәп тәр­бияләргә тиештер лә ул, ләкин бездән, әти-әниләрдән, җаваплылыкны кем алган?”
 
Кышкы озын кичләрдә Алексей Иванович җылы мич башын “клуб”ка әйләндерә. Балалары янына сыенып, әкиятләр сөйли. Кирәк урында әкият геройлары теле белән шелтәли, кирәк урында куркытып та, көлдереп тә ала. Анна Тимофеевна исә авылдагы китап йортына тузан төшерми. Гжатскка барган саен яңа китаплар алып кайта. Кичләрен балалар әниләре укуында әдәби әсәрләр тыңлый.
 
“Балаларга ягымлылык күрсәтүдән куркырга ярамый. Мин аларны һәрвакыт сөяргә тырыштым. Барысын да карап, барлап чыкмыйча, йокларга ятмый идем. Юра капланып ятарга ярата. Мин һәрвакыт аның ике калак сөяге арасыннан аркасын үбеп китәм. Соңыннан Юрамның китабыннан укып белдем. Аның өчен җылылык дигәндә, әнисенең аркасыннан үбүе күз алдына килә икән...”
 
Сугыш уты өткән балачак
 
Анна Тимофеевна билгеләвенчә, бармаклар тигез булмаган кебек үк, гаиләдә балалар да бертөрле була алмый. Гәрчә игътибарны тигез бүлсәң дә. Гагариннар гаиләсендә дә Зоя белән Юра кечкенәдән укуга тартыла. Ә Валя белән Борис, киресенчә, дәрес хәзерләмәс өчен өйдәге бөтен эшне эшләргә әзер.
 
Юра әле мәктәп яшенә җиткәнче үк апасына ияреп сабакка йөри башлый. Аларның гаиләсен яхшы белгән укытучылар моңа каршы килми. Киресенчә, озын-озын шигырьләрне тиз отып алган малайны мәктәптәге чараларда катнаштыра, бервакыт хәтта ике көнгә Гжатскка мәктәп укучыларының үзешчән сәнгать смотр-концертына алып китәләр. Укуга әвәс малай мәктәпкә яшьтәшләреннән иртәрәк, әле сигезе тулганчы ук төшә. Тик бер ай гына укып өлгерә. 1941 елның октябрендә Клушино авылын немецлар басып ала. Фашист оккупациясендә узган ел ярым эчендә авыл халкына михнәтне дә, ачлыкны да, кайгыны да күп кичерергә туры килә. Әлеге вакыйгалар Гагариннар хәтерендә мәңгегә уелып кала.
 
Алар яшәгән йортка Альберт исемле немец килеп урнаша. Алексей ындырда дүрткә дүрт метр землянка казып, шунда мич чыгара. (Булачак космонавтның әтисен сәламәтлегенә бәйле фронтка алмыйлар). Гаилә шунда җан асрый. Фашист исә ач балалар күз алдында этләрне тәмле ис килеп торган консервалар белән сыйлый, бакчадагы җимеш агачларын балта белән тураклый. Бигрәк тә балаларны күралмый. Бервакыт җиде яшьлек Юраның күз алдында коточкыч хәл була. Альберт, балалар шарфыннан элмәк ясап, иң кечкенәләре Борисны алмагачка асып куя. Ә үзе, ике кулы белән биленә таянып, шушы җанөшеткеч хәлдән эче катып көлә...
 
Кызыл Армия гаскәрләренең якынлашуын сизенгән фашистлар чигенә башлый. Авылдан киткәндә гитлерчылар үсмер балаларны да үзләре белән ала. Конвой белән башта Валяны, аннары Зояны да алып китәләр. Бәхеткә, алар Германиягә депортацияләнергә өлгерми, Белоруссиядә дошман кулыннан ычкынып, кызылар­миячеләргә барып кушыла. Абыйсы танк гаскәрләрендә хезмәт итә, ә Зоя, санитарка булып, сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була.
 
“Мин очучы булачакмын!”
 
41нче елның көзендә Клушино авылына, Гагариннар йортыннан ерак та түгел, ике хәрби самолет килеп төшә. Аларның берсен дошман бәреп төшерә. Ә очучысы самолеттан сикереп төшәргә өлгерә. Ә икенчесе ярдәмгә килә. Беренче тапкыр очкычларны якыннан күргән балаларның шатлыгы эченә сыймый. Бу вакыйга кечкенә Юраның язмышында хәлиткеч роль уйный. Самолет кабинасына утырып, кара төнгә ка­дәр очучылар янында кайнашкан малай шул көннән соң зәңгәр күкләрне иңләү турында хыяллана башлый.
 
“Абый, мин очучы булачакмын!” – ди ул хәрби­ләрнең Ларцев фамилиялесенә. Соңын­нан, үзе космонавт булгач, Юрийга Горький шәһәреннән хат килеп төшә. Ул теге Лар­цевтан була. Хәрби пилот Смоленск яланында күзләре янып торган малайны онытмаган була...
 
Гжатск урта мәктәбендә укыганда Гага­рин­ның самолетларга булган мәхәббәтен, космик очыш­лар идеясен физика укытучысы, элекке штурман Лев Беспалов тагын да көчәйтеп җибәрә. Соңыннан Люберцы һөнәрчелек училищесында корыч коючы белгечлеген алган, Саратов индустриаль техникумын тәмамлаган Юрий Гагарин барыбер авиациягә килә. Ә инде 1959 елның 9 декабрендә космонавтлыкка кандидатлар төркеменә гариза яза.
 
“Сез, әлбәттә, нигә нәкъ менә аны космонавтлар отрядына сайлап алганнар дип сорарсыз? Миңа, әни кешегә, улымны мактап утыру уңайсыз, кемдер тыйнаксызлыкка санар. Шуңа күрә СССРның очучы-космонавты Виталий Севастьяновның сүзләрен китерү яхшырак булыр. Минем 80 яшемне бәйрәм иткәндә ул Юрий Гагаринның үзенчәлекле кеше, аның әхлакый лидер, коллектив вожагы булуын, беркайчан да үзенең күркәм сыйфатларын алга чыгармавын, иптәшлә­ре­нең аның кебек булырга тырышуын, чиста күңелле, игелекле, тирән белемле, гадәттән тыш җыйнак һәм хезмәт сөючән кеше булуын билгеләп үтте. Тик мин шуны ассызыклар идем: безнең һәр кос­монавт югары кешелек сыйфатларына ия. Мин алар­ның күбесе белән якыннан таныш, алар миңа ба­лаларым кебек кадерле”, – дип яза Анна Тимофеевна.
 
Бу урында Гагариннарның тыйнак табигатьле булуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Юраның уңышлары турында язган хатларын укыган саен әти-әнисе шатлык белән бер­гә борчылу кичерә. Әтисе җавап хатына һәрвакыт шушы җөмләне өстәтеп куя: “Горурланма, улым, үзеңне күрсәтү, борын чөю яхшы эш түгел...”
 
Әнә бит, 1961 елның 12 апрелендә бөтен ил шау-гөр килеп “Юрий Гагарин космостан әйләнеп кайтты!” дип чиксез шатланганда да алар гаять зур сабырлык күрсәтә. Улының космоска очачагы турында алдан бернәрсә дә белмәгән әнисе яңалыкны радиодан ишетүгә халатта һәм тапочкаларда Мәскәүгә чыгып китә.
 
“Мин, елый-елый, метрога таба киттем. Шунда бер хатын килеп:
 
— Әбекәй, нигә елыйсыз? Кайгыгыз бармы? — диде.
Үзем елмаям, үземнең күзләрдән яшь ага:
— Шатлыгым бар!
— Минем дә. Беләсезме, кеше космоска күтәрелде!
— Беләм, беләм... – димен.
— Аның исеме — Юрий Гагарин. Онытмагыз!
— Онытмам, акыллым, онытмам...”
 
Эш кораллары салынган тартмасын кулына тотып, күрше авылга китеп баручы Алексей Ивановичны да юлда туктатып: “ТАСС сөйли, ишеттеңме, улың, майор Гагарин космоста очып йөри”, — диләр.
— Юк, минеке түгел. Минеке — өлкән лейтенант, – ди әти кеше бер дә сер бирмичә.
— Исем-отчествосы туры килә бит: Юрий Алексеевич...
— Җир йөзендә Гагарин Юрий Алексеевичлар беткән дисезме әллә?
 
Соңгы сүз урынына
 
Әле һаман шул китап тәэсирендә уйланып йөрим. Шушы китапны килделе-киттеле җырчыларга табынып, бушкуык блогерларны кумир итеп, алар кебек тиз һәм җиңел баю турында хыялланган үсмер кызлар һәм малайларга укытасы иде...
 
 

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 26.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»