|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2022 Фаҗига
Татарстанда өч балыкчы утырган көймә суга капланган, бер балыкчы үлгәнМинзәлә янында Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган. Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар. Балыкчыларның берсе аңсыз була – ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Калган ике балыкчы бернинди зыян да күрмәгән, медицина ярдәменнән баш тартканнар, дип яза Татар-информ. Фаҗига сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе сайты архивыннан
--- |
Иң күп укылган
|