|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2022 Милләт
«Исәнмесез?» фильмы турында ишеткәч, бөтен интернетны актарып чыктымСамараның «Художественный» кинотеатрында региональ «Дуслык» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Кинематографистлары берлегенең региональ бүлекчәсе, «Социомәдәни технологияләр агентлыгы» ярдәме белән, татар киносы кичәсе уздырды. Биредә Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» («Сез исәнме?») фильмы тәкъдим ителде, картинаның режиссеры һәм баш рольне башкаручы Чаллы драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов белән иҗади очрашу булды. Тамашачыларны фойеда Мидхәт Әми¬нов җи¬тәк¬че¬ле¬гендәге «Идел» җыр һәм бию ансамбле кар¬шы алды. Мәүлет һәм Римма Низамовлар гаиләсе әзерләп алып килгән милли тәм-томнар һәм Гөлнара Насыйрованың зәвыклы кул эш¬ләнмәләре кунакчыллык атмосферасын тулыландырды.
«Исәнмесез?» фильмының премьерасы 2021 елның 8 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фес¬тивалендә узган иде. Ул ан¬да «Тамашачылар симпатия¬се» призына һәм Татарстан пре¬зидентының «Кино сән¬га¬тен¬дәге гуманизм өчен» бү¬лә¬генә лаек булды. Фильмда Татарстан һәм Башкортостанның 35 атказанган һәм халык артис¬ты катнаша. Илдар Ягъфәров сүзләренә караганда, төп съемкалар Зәй һәм Сарман районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда узган.
Мансур Гыйлаҗев сценарие буенча төшерелгән фильм бердәмлек, туганлык хи¬сен югалткан гади татар гаи¬ләсе турында. Анда милли үзен¬чәлегебезне югалту, го¬реф-га¬дәтләребезне оныта ба¬ру мәсьә¬ләләре күтәрелә.
«Без идеаль татарлар образын күрсәтергә омтылмадык. Киресенчә, тамашачыга чынбарлыкны күрергә ярдәм итәсебез килде», - дип ассызыклады Илдар Ягъфәров. Режиссер үз алдына халык менталитеты асылын ачып бирү, катнаш никахлар проблемаларын, гаиләдә ярдәмчеллек, татар үзаңын, милли мәдәният темаларын, бүгенге та¬тар¬ларның чын тормышын чагылдыр¬ган фильм төшерү бурычын куйган. Конкрет гаилә тормышын тулаем бер милләт тарихы итеп карарга мөмкин. Туганлык җепләре өзелә, якын кешеләр белән элемтә юкка чыга. Кызганычка, хәзерге халык һәркайсы үз почмагына посып, кеше проблемасына игътибар итмичә, «тик миңа гына тимәсеннәр» дип яшәргә тырыша, бердәмлек дигән төшенчә онытылып бара...
«Исәнмесез?» фильмын карарга күбесе гаиләләре, туганнары белән килгәннәр иде. Тамашачылар арасында яшьләрнең дә шактый күп булуы куандырды. Ике сәгать дәвам иткән драманы залда утыручы тамашачылар тын да алмыйча карадылар. Фильм тәмамланганнан соң да экранда титрлар беткәнчегә кадәр урыннарыннан селкенмәделәр. Ә аннары, аягүрә басып, киноны алкышларга күмделәр. Күп¬ләрнең күзләрендә яшь иде.
- Экранда титрлар кү¬ренгәч тә, сезнең тыныч кына утыруыгызны күреп, «Самара фильм¬ны кабул итмәде, ошатмады, бугай», дип куркып калдым, - дип башлады сүзен Тамерлан ролен башкаручы Инсаф Фәхретдинов. - Аллага шөкер, ялгыштым. Алкышларыгызга карап, «Исәнмесез?» сезнең күңелләргә хуш килгән, дип уйлыйм, - диде ул.
Вакыт инде шактый соң булса да, киноманнар өй¬лә¬ренә кайтып китәргә ашык¬мадылар, микрофонны кул-дан-кулга тапшырып, фи¬кер¬ләре, кичерешләре бе¬лән бүлештеләр. Бөтен тамашачылар да мондый фильмның бик урынлы һәм вакытлы чыгуы турында сөйләделәр. Беренче карашка, сюжет гади генә, ә залда утыручыларның бөтен эчке дөньясын, яшәү рәвешенә карашын тулысынча үзгәртә, дигән фикерләр яңгырады. Кай¬бер яшьләр татар телендә кинолар аз булуына зарландылар. «Исәнмесез?» фильмын «Яктылык» мәктәбенең өл¬кән сыйныф укучыларына да күрсәтәсе иде, яшьләр гаилә кыйммәтләрен аңласыннар, алар¬ны саклап, киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде, дигән тәкъдим дә булды.
- «Исәнмесез?» фильмы турында ишеткәч, бөтен интернетны актарып чыктым, ләкин киноны тапмадым. Бары тик ике трейлер (кыска гына кисәге) очрады. Бу киноның прокатка чыгуын түземсезлек белән көттек һәм, ниһаять, бүген аны карау бәхетенә иреш¬тек. Мин бөтен татар киноларын да карап барырга тырышам. Моңа кадәр бу хәтле дулкынландырган, тәэ¬сирләндергән фильм булмады. Бик зур рәхмәт сез¬гә, Илдар әфәнде. Шулай ук, Самарада татар киносын күр¬сәтүне оештырган «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешма-сына һәм аның җитәкчесе Фәх¬рет¬дин Канюкаевка да олы рәх¬мәтләребезне җиткерәбез, - дип сөйләде Рамил исемле егет.
Ә менә «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды директоры Гүзәл Сәгадәтова: «Татар гаиләләрендәге проблемаларны болай ук ачыктан-ачык яктырту, бәлки, дөрес түгелдер. Татар милләте бик бердәм, тату яши. Татарларны Кавказ халыклары белән чагыштыру белән бик үк килешеп бетмим», - диде.
- Һәрбер тамашачының фикере безнең өчен бик кадерле. Сезнең күңелдә шундый көчле хис-кичерешләр уяткан икән, димәк, без куйган максатыбызга ирешкәнбез. Ике мил¬ләт халкын чагыштыру - ул тамашачының күңел кылларын тибрәндерү өчен кулланыла торган махсус ысул, - дип аңлатты Илдар Ягъфәров.
- Минемчә, фильмда тасвирланган проблемалар баш¬ка милләтләргә дә хас. Шуңа күрә мондый тирән эч-тә¬лекле, әйләнә-тирәгә карата мөнәсәбәтеңне анализларга этәрүче киноларны ешрак күрсәтергә кирәк. Телефон, компьютер, интернетлардан аерылып, бөтен гаилә белән җыелып карарга кирәк. Авылларда, җәен ачык һавада шәһәр пакрларында күрсәтү бигрәк әйбәт булыр иде, - дип кушылды фикер алышуга Илфат Сөләйманов.
Тамашачылар артист¬лар¬ның осталыгына да югары бәя бирделәр. Инсаф Фәхретдинов башкаруындагы төп герой - тәҗ¬рибәле хирург-травматолог Тамерлан Исламов образы кү¬ңелләрдә аеруча тирән эз калдырды.
- Мин бүген җиңел генә, кызык кино карарга әзерләнеп килгән идем. Чөнки афишада Сабантуй мәйданы, читекләр сурәтләнгән. Фильм миңа бу кадәрле нык тәэсир итәр, дип һич тә уйламаган идем. Мин Тамерланга чын күңелемнән ышандым, безнең арабызда да андый кешеләр барлыгын беләм. Шундый көчле рухлы, туган җанлы кешеләр булганда, барысы да әйбәт булыр, Аллаһы теләсә. Чын дөреслек, ихласлык өчен рәхмәт сезгә. Бәлки, чынбарлыкны күрү кү¬бебезгә ошамыйдыр. Ләкин, залда утыручыларның күбесе «Исәнмесез?»не караганнан соң гаилә, дуслык һәм бер¬дәмлек турында ешрак уйланачагына ышанам. Мин сезнең алдыгызда баш иям, - дип бүлеште уй-фикерләре белән Зөһрә ханым.
Чыннан да, чынбарлыкка күз йомып яшәве ансат инде ул. Әмма әкият кайчан да булса тәмамлана һәм тормышның тискәре яклары күренә башлый. Аны күрә белү, тиешле нәтиҗәләр ясап, хаталарны кабатламаска өйрәнү дә - зур күңел эше ул.
- Фильмны 7 - 8 шәһәрдә күрсәттек. Бөтенесендә дә тамашачылар безне бик җылы каршы алдылар. Шулай да, татар киносын популярлаштыру әлегә авыр бара. Татарча киноларны тамашачы бушлай карарга да теләмәгән чорлар бар иде. Ә бүгенге фильм¬ны карарга акча түләп килдегез. Әлбәттә, бу бик куандыра. Сер итеп кенә әйтәсем килә: «Исәнмесез?»не Самарага алып килергә бик курыктым. Чөнки монда элек-электән бик дини, тату, бердәм татар халкы яшәгәнне беләм. Шуңа күрә, бүгенге тормышны ничек бар шулай чагылдырган, актуаль проблемалар турында ачыктан-ачык сөй¬ләгән фильм¬ны сез нык тән-кыйтьләрсез, кабул ит¬мәссез, дип уйлаган идем. Матур фикерләрегез, урынлы ки¬ңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Тамашачының эшебезне югары бәяләве яңа¬дан-яңа проблемалы фильмнар төшерергә этәрә, - диде режиссер, очрашуны йомгаклап.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|