|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2010 Җәмгыять
“Туксантугызлы” бәйрәмЯңа елга бер атна чамасы вакыт калганда, Буа районының Әхмәт авылында яшәүче якын дустым Нәфилә Ситдыйкова бәйрәмне бергә үткәрергә дип үзләренә кунакка чакырды. Ул чагында Нәфилә Чәчкаб мәктәбендә укыта, ә тормыш иптәше Илһам абый Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли иде. Бик киң күңелле, ачык йөзле, үтә дә юмарт, зыялы, бер дигән кешеләр. 31 декабрь көнне төштән соң, бүләк – күчтәнәчләремне тутырып, Кайбыч районының Олы Кайбыч авылыннан юлга чыктым. Исәбем – “Колангы ” станциясеннән Буага кадәр поездда бару. Ә анда, гадәттә, вокзал каршында таксилар тезелешеп тора. Поездга кереп утыруым булды, урамда буран кузгалды, бераздан ул тоташ өермәгә әверелде, тәрәзәдән берни күренми башлады. Станциягә төшкәч, Аллага тапшырып, таксига утырып киттем. Ә ул, юлга себереп тутырылган карны ерып, беркадәр азапланып барды да, ялан кыр уртасында көрткә батып калды. Бата-чума, аяусыз җилгә аркамны куеп, кырмыска адымнары белән алга атладым. Бер-ике сәгать чамасы газап чиккәннән соң, артымнан чаналы трактор куып җитте, Кильдураз авылына барышы икән, юл уңае иде 7-8 чакрым ара кыскарды, Әхмәт борылышында төшеп калдым. Инде кич җитте, авылга кадәр ике чакрым араны җәяүләп узарга хәлем тәмам беткән иде. Ап-ак кар диңгезе аша еракта шәйләнгән авыл утлары гына эчкә җылы кертте. Инде кирегә борылу мөмкин түгел. Иң мөһиме – адашмаска! Туктап калсаң, катып үлүеңне көт тә тор! Тиздән җылы өйдә булачагымны, мул сыйлы табын янында сагынып көтеп торучы ягымлы дускайларымның ачык йөзләрен күз алдыма китергәч, ничектер яңа көч өстәлгәндәй тоелды. Утыра-тора, алга таба хәрәкәт иттем...
...Аякларымны көчкә сөйрәп, дусларымның ихатасына кердем. Әмма, ни гаҗәп, капка тавышын ишетүгә, чабып чыгучы терекөмештәй уллары Илшат та, көләч йөзле, шаян сүзле Илһам абый да күренмәде. Утлары да бик тонык яна. Берәр төрле фаҗига яисә күңелсез хәл юктыр ич инде, Ходаем! Нәфиләнең каенанасы сиксәннән узган, җитмәсә авырый да...
Өс-башымны сарган карны каккаладым да, кыяр- кыймас, ишек тоткасына үрелдем. Өйгә кергәч кенә барысы да ачыкланды: Нәфиләләр, ашыгычлык белән җыенып, Мәскәүгә китеп барганнар (ул чакта кәрәзле телефоннар юк иде шул, көнендә хәбәрләшә алмаганбыз). Бәйрәмгә дип әзерләнгән бөтен нәрсәсе суыткычка тутырылган, бәлешкә дип куйган апарасы ачып, савытыннан ташып чыккан. Пилмәнгә чыгартылган ит, бер йомарлам камыр куна өстендә кипшенеп ята...
Минем килеп керүем өйдә күңелсезләнеп утырган әбекәй белән, Илһам абыйның энесе Салих абыйга зур сөенеч булды: бәлеш пешәчәк, табын корылачак, бәйрәм гөрләячәк дигән сүз иде ул, күрәсең. Үзара көлешә-көлешә, шаян сүзләр әйтешә-әйтешә, бергәләп кухняда кайнашабыз. Кем пилмән бөгә, кем бәлеш ясый, кем табын көйли. Ярый хуш, унике туларга берничә минут калганда табын тирәли тезелештек. Телевизордан бәйрәм тамашасы карап, хозурланырга җыендык. Менә хәзер президентыбыз котлар. Нәкъ төнге уникедә Салих абый кулындагы шампан шәрабенең бөкесе түшәмгә очуы булды – өй эче караңгылыкка чумды. Менә сиңа мә! “Безнең авылда ут чыбыгы өзелсә, аны бер атнасыз ялгамаячаклар инде, ” – дип “сөендерде” әбекәй. Каяндыр шәм кисәге табып, бәйрәмне дәвам иттек. Ярты гомерен флотта хезмәт иткән Салих абыйның кызыклы маҗараларын, әбекәйнең яшьлек хәтирәләрен тыңладык, мәзәкләр сөйләштек, җырлашып утырдык, хәтта “Әпипә”не такмаклап, татарча биеп тә алдык. 1999 ел иде ул, әллә шуңа да аны бәйрәм итү “туксантугызлырак” килеп чыкты (ут бетүне әйтүем). Ни генә булмасын, күңелле бәйрәм иттек. Буран икенче көнне кичкә генә тынды, ә аннан Мәскәү күчтәнәчләрен төяп, Нәфиләләр дә кайтып төште.
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|