поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.04.2022 Җәмгыять

«ШАЯН ТВ» каналының сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концерты үтте

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертын үткәрде. Чара Казан Кооперация Институтында «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы ярдәме белән уздырылды.

Изге Рамазан аенда бу концертны Казан шәһәренең балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары тамаша кылды.

Чара «ШАЯН ТВ» каналының «Мин – татар баласы» бәйгесе күргәзмәсе, Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә белән башланып китте. «Мин – татар баласы» күргәзмәсе кысаларында татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге күргәзмәсендә исә татар сәүдәгәрләренә караган экспонатлар, «Безнең кавем» китабы, шәхесләр портретлары, 20 нче гасыр башларына караган сөлгеләр һәм татар мәдәнияте үзәгендә сакланучы уникаль экспонатлар урын алды.

Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы җитәкчесе Алсу Нәбиева бар иде.

Концерт программасын үз чыгышлары белән «ШАЯН ТВ» каналының «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре бизәде. Алар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе хитларын башкарды.

Моннан тыш, килгән кунаклар «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша алды. Концерт бик күңелле үтте. Барлык балалар өчен дә чын бәйрәм булды!

 

---
Шаян
№ --- | 25.04.2022
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы