|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2022 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада дүрт машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән
Бүген Түбән Кама шәһәрендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. БСИ янында берьюлы дүрт автомобиль – өч «Лада» һәм Volkswagen кроссоверы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машиналарының берсе алда бара торган «Лада»га килеп бәрелгән. Бәрелүдән соң машина кырыйга китә, анда ул тагын ике машина белән бәрелешә.
«Авария урынында зыян күргән дүрт кешене хастаханәгә алып киттеләр. Бер ир-атның хәле авыр, башы җәрәхәтләнгән, аңсыз хәлдә», – дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте урынын күрүчеләр.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Лада Приора» җиңел машинасының 34 яшьлек йөртүчесе борылышка туктаган 8нче моделле «Жигули»га килеп бәрелүе турында ачыклык керттеләр. «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, «Жигули» бәрелүдән соң тагын бер «Лада»га килеп бәрелгән. Машиналарның ватылган өлешләре Volkswagen маркалы машинага килеп төшкән, дип яза Татар-информ.
Фото: © шаһитлар
«Лада Приора» автомобиле йөртүчесе авыр җәрәхәтләр ала һәм район үзәк хастаханәсенә китерелә. Шулай ук 8 нче модельле «Лада»ның 59 яшьлек шоферы зыян күрә. «Лада Калина»ның 55 яшьлек йөртүчесе һәм пассажиры да җәрәхәтләр алган. Аларны да хастаханәгә илткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|