поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2022 Шоу-бизнес

Америкада кияүгә чыккан Гөлназ Батталова: «Иҗатымны да Америка белән бәйләргә кирәк»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – Америка килене, танылган җырчы Гөлназ Батталова. Океан арты иленә күченү, кияүгә чыгу, тел барьеры, татар җырлары – без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?
 
– Бар да яхшы. Әле менә Америкага, Лос-Анджелес шәһәренә күчендем. Болай тиз булыр дип үзем дә уйламаган идем. Дөньядагы вазгыять күченү процессына үз үзгәрешләрен кертте, билгеле.
 
– Сөйгәнегез Алекс белән ничек таныштыгыз?
 
– Тормыш иптәшем Алекс белән мин Америкага тәүге тапкыр сәфәр кылган чакта таныштым. Ул чакта кайчан да булса ир белән хатын булырбыз дип уйлап та карамаган идек. Алекс, гомумән, беркайчан да өйләнергә җыенмый иде. Мондагы хатын-кызларның кыйммәтләре бөтенләй башка икән. Гаилә җанлылары бик сирәк очрый. Алекс миңа буйдак тормыш рәвешен кулай күрүен шуның белән аңлатты. Ләкин тормышта «беркайчан да» сүзен әйтмәвең хәерлерәк. Мине очраткач, бу фикереннән кире кайткан ул. Мин дә үземә тиң ярны очратуыма бик тиз инандым.
 
– Кайсы сыйфатлары белән җәлеп итте ул сезне?
 
– Аллаһы Тәгаләнең миңа лаеклы ир-ат насыйп итәчәгенә һәрвакыт ышандым мин. Һәм ул шулай булды да. Алекста мин хыялланган, ир-атларда хөрмәт итә торган барлык сыйфатлар да бар. Ул – ышанычлы, буш сүз сөйләми торган, үзе үти алмастай вәгъдәләр бирми торган кеше. Ир-егетләрне гамәлләре бизи дип уйлыйм мин, менә шул гамәлләре белән матур ул да. Хәтта минем хыялымдагы сакалы да бар бит аның! (көлә) Безнең күп кенә кыйммәтләребез дә кисешә, киләчәккә дә бер күзлектән карыйбыз без.
 
– Ә сез аны үзегезгә ничек гашыйк итә алдыгыз?
 
– Мин аны үземә гашыйк итәргә тырышмадым. Бар да бик табигый килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, башта без мөнәсәбәтләребезгә бик сак карадык. Арабызда «очкын» кабынуга, үзебезне туктатырга тырыштык. Америкага беренче баруымда монда күченермен дип уйлап та карамаган идем. Бу турыда хыялланганым да булмады хәтта. Мин – Татарстанда, ул Америкада булгач, мөнәсәбәтләрне саклап калу авыр булыр дип уйладык. Ләкин нәтиҗәдә ярату көчлерәк булып чыкты.
 
Сезнең сорауны үзенә биреп караганым бар. «Синдә хатын-кызларга гына хас зәвык, нәзакәт бар», – ди ул. Алекс минем күлмәк киеп йөрүемә кадәр гашыйк булган. Мондагы кызлар андый киемнәрне бөтенләй кими диярлек. Америкада феминизм чәчәк ата, шуңа да без ияләнгән, безгә хас булган хатын-кыз образы – монда бик сирәк күренеш. Алекста Көнчыгыш каны ага, ул үзе – гарәп, Иорданиядә туып үскән. Шуңа да аңа хатын-кызның ир ышыгында булуы мөһим.
 
– Тел барьеры комачауламыймы?
 
– Тел барьеры бар инде ул, ләкин без тәүге тапкыр очрашканнан бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Ә ул чакта минем инглиз телем бик аксый иде. Көн саен аралашкач, педагог белән шөгыльләнгәч, хәлләр күпкә яхшырды.
 
– Әти-әниегез кияү белән якыннан танышмы инде?
 
– Кызганыч, аларның әлегә күрешкәннәре юк. Без, зурдан кубып, җәй көне Чаллыда туебызны үткәрү турында уйлап йөри идек. Оештыру эшләре дә башланган, билетлар да сатып алынган иде. Ләкин барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, бу ниятләребез чынга ашмый калды. Ә минем аңа бик тә Россияне, Чаллы, Казанны күрсәтәсем килгән иде. Шулай итеп, без монда язылышырга һәм бергә яши башларга карар кылдык. Алекс бик дини гаиләдән булганлыктан, аның өчен рәсми рәвештә язылышу бик мөһим иде. Ә бәйрәм өлешен соңрак үткәрергә карар кылдык. Әйткәнемчә, беренче туебызны – Чаллыда, икенчесен Лос-Анджелеста уздырасыбыз килә.

– Ә иҗатка килгәндә, татар эстрадасы белән элемтәгез сакланачакмы?
 
– Зур масштабтагы эшләр турында әлегә әйтергә кыен. Монда яшәп, Татарстандагы эшчәнлегемне дәвам итәрменме, дәвам итсәм, ничегрәк оештырырмын – билгесез. Ләкин минем «Юки» проекты белән берничә идеям бар. Күптән түгел бер кызыбыз әни булды, шуңа күрә бераз туктап торабыз, уйланабыз. Һәрхәлдә, кызлар инде үзләре дә бик җаваплы, мөстәкыйль.
 
Хәзер миңа иҗатымны да Америка белән бәйләргә кирәк. Бу турыда инде уйлана башладым. Тагын яңа җырлар иҗат итәргә җыенам.
 
– Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?
 
– Мин үземне артист буларак формалашып беттем дип саныйм. Хәзер менә хатын, әни буларак формалашыр чак җиткәндер. Миңа үземнең яңа статусым бик ошый. Күп вакытымны өйдә уздырам. Йортыбызга ямь, җылылык өстәргә тырышам, иремне татар халык ашлары белән сыйлыйм. Әйткәнемчә, инглиз телен өйрәнәм. Аннан башка монда бик кыен.
 
Блиц-сораштыру:
– Алекс сезнең җырларны тыңлыймы?
 
– Машинада барганда тыңлый. Тавышымны аера башлады инде. Гомумән, татар җырларын еш тыңлыйбыз без, Алекска алар бик ошый.
 
– Америкада яшәүнең нинди кызыклы яклары бар?
 
– Беренчедән, без океан буенда яшибез. Су стихиясенә мөкиббән кеше булганлыктан, миңа бик ошый. Лос-Анджелесның урнашу урыны да җайлы. Якын-тирәдә милли парклар күп, машина белән сәяхәт итү мөмкинлеге бар.
 
– Ә тискәре ягы нидә?
 
– Туган җиремнән ерак урнашуы.
 
– Сезне нәрсә бәхетле итә?
 
– Гаиләмнең сау-сәламәт булуы, алар белән телефон аша булса да аралашу, һәм иремнең янымда булуы мине бәхетле итә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»