поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.04.2022 Мәдәният

Тинчуриннар “Беренче театр”ны авангард спектакль итеп әзерли

Кәрим Тинчурин театрында 27 апрельда һәм 2 майда әдип Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясенең премьерасы көтелә. Режиссер Илнур Гарифуллин «Беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчерә.

Авангард татар театрының яшәргә хакы бармы? Һәм аның тамашачылары кем? Бу сорауга җавапны режиссер Илнур Гарифуллин “Беренче театр” спектаклендә эзли. Режиссер әсәрдәге вакыйгаларны бүгенге чынбарлыкка – ягъни, татарларның классик театры яшәгән, ә авангард театрның әле формалашып кына килгән вакытына күчерә. Режиссер уйлаганча, геройлар классик театрга бармыйча, авангард татар театрына китә. Ә консерватив карашлы Хәмзә бай исә татар спектакленең беренче куелышына түгел, ә авангард татар театрына каршы чыга.

«Спектакльдә татар театрының һәм татар тамашачысының яңалыкка каршы чыгуына җавап эзләнә. Кайбер татар зыялылары авангард татар театрына, яңа заманча тамашаларга һәм классиканы яңача куюга каршы чыга. Нәкъ бер гасыр элек татар байлары мөселман театрына каршы чыккан. Тик бүген татар театры татар мәдәниятенең төп өлеше булып тора һәм Казанда гына да да өч татар театры – Камал, Тинчурин, Кариев театрлары эшли. Ләкин татар театрыннан заман таләп иткән яңалыкны консерватив татар тамашачысы кабул итми, яңа куелыштагы тамашаларны татарга хас түгел дип белдерә. Без исә заманча татар театры булырга тиешме дигән сорауга җавап табуны тамашачының үзенә калдырабыз. Халыкка нинди театр якынрак икән? Шулай ук классик һәм авангард театр арасында каршылык бармы дигән сорауга җавап эзлибез” -, дип сөйләде режиссер Илнур Гарифуллин.

Нәкъ шул максатларда спектакльгә перфомер кертелә. Алар келәм белән төрле хәрәкәтләр ясый, аның тузанын кага, тәртипкә китерергә тырыша.

“Безнең тамашада келәм – ул татар мәдәнияте. Әлеге келәмнәр совет чорында барлык йортларда эленеп торды. Спектакльдә перфомер келәмне алыштырмый, аны чистартып кына җибәрә” -, дип белдерде Илнур Гарифуллин.

Илнур Раил улы Гарифуллин 1993 елда Казанда туа. Театр артисты, режиссер. 2015 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Аннан яшь тамашачы театрына (Казан) эшкә чакырыла һәм 2021 елга кадәр актер булып хезмәт итә. 2021 елдан — Тинчурин театры режиссеры. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Воронежда, Барнаулда, Самарада, Чабаксарда, Псковта, Бөек Новгородта, Кырымда үткән күп санлы театр фестивальләрендә катнаша. «Иваново детство» спектаклендә «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә 2022 елгы «Алтын битлек» театр премиясе номинанты. Яшь тамашачылар театрында эшләгән вакытта режиссер буларак ачык һавада М.Горький хикәяләре буенча «Бывшие люди» (2019) һәм В.Набоков романы буенча «Приглашение на кАЗНь» (2020) спектакльләрен сәхнәләштерә. "Беренче театр" спектакле Илнур Гарифуллинның татар театрында тәүге режиссерлык эше.

Спектакльнең композиторы Әлфит Фәрһадшин, костюмнар буенча рәссам Наҗия Галимова, хореограф Марсель Нуриев, пластика режиссеры Евгений Якимов, ут кую буенча рәссам Илдар Шакиров.

“Беренче театр”да Тинчурин артистларыннан Алмаз Фәтхуллин, Ренат Шәмсетдинов, Ландыш Ибәтуллина, Венера Низамова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Эдуард Никитин, Салават Хәбибуллин, Альбина Гашигуллина, Айсылу Даниева, Диләрә Фәттахова, Әдилә Хәсәнова, Айдар Фәтхрахманов, Зөлфәт Закиров, Камил Гатауллин, Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнаша.

Искәрмә. 1908 елда язылган «Беренче театр» пьесасының сюжеты гади: Казанда тарихта беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнә. Иске фикерле сәүдәгәр Хәмзә бай, үз ишләре белән бергә, татар тамашачысы өчен әзерләнгән беренче спектакльне өзү өчен күп көч куя. Үз дигәненә ирешмичә, ул өенә кайта һәм балаларының театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өйгә кайтарырга омтыла… Бу сюжет Казанда беренче татар спектакле белән бәйле рәвештә, драматургның шәхси тормышындагы гаилә конфликтыннан алынган. Чөнки татар драма театры дин әһелләре һәм реакцион сәүдәгәрләр тарафыннан төрле каршылыкларны җиңеп туган.


---
Тинчурин театры
№ --- | 22.04.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»