|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2022 Мәдәният
Татарстан Милли музееның яңа филиалы барлыкка килдеШушы көннәрдә Питрәч районындагы «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булды. Бу «Ленино-Кокушкино»ны һәм аның музей-туристик мөмкинлекләрен үстерүгә яңа импульс бирергә тиеш. «Безнең музейларны яңартуда, заманча музей комплексларын булдыруда тәҗрибәбез бар, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова. – Безнең музейның бай тематик коллекцияләре «Ленино-Кокушкино» яңа экспозициясенең нигезен тәшкил итә ала. Перспективаларның берсе – яңа экскурсия маршрутын булдыру; ул бүген бик актуаль тема булган Казан ягының шәһәр һәм авыл утарлары тематикасын берләштерер иде». «Ленино-Кокушкино» ны үстерү буенча Милли музейның тәкъдимнәре ТР Мәдәният министрлыгында һәм ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында каралды. Шуннан соң музей-тыюлык Татарстанның төп музее структурасына кертелде. «Ленино-Кокушкино» музее 1939 елда ачыла. Вакыт узу белән биредә мемориаль парк һәм 1887-1888 елларда Владимир Ульянов-Ленин яшәгән агач флигель торгызыла. 1987 елда архив һәм археологик эзләнүләрдән соң Ленинның әнисе ягыннан бабасы - Александр Бланкның утары торгыза. Кокушкино авылы белән Володя Ульяновның балачагы бәйле. Музей-тыюлык Татарстаннан читтә бик билгеле. Хәзер бу Милли музейның 13 нче филиалы. Ун филиал Казанда, өчесе – республика районнарында, шул исәптән «Ленино-Кокушкино»да, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|