поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2022 Язмыш

Илүзә Гәрәева: «Әни әтинең туган көнендә күзләрен мәңгелеккә йомды»

Апас районының Урта Балтай авылында күпләргә үрнәк әти яши. 38 яшендә тол калып, ике баласын берүзе үстерә. «Безнең әти кебек кеше башка юк ул», – ди Илфир Гәрәевнең кызы Илүзә.

– Әнием Ләйсәнсез калганны хәтерлим әле. Ул чакта миңа 10 яшь иде. Әни кинәт авырып китте.  3–4 көн генә авырды ул. Үлем турында еш әйтүе истә калган. Ул чакта бу сүзләргә артык игътибар да итмисең бит инде. Әнисез калырбыз, дип башыма да китермәдем, – дип искә ала Илүзә. – Ул көнне әти безне дәү әниләрдә калдырып, әнине Яшел Үзәнгә хастаханәгә алып китте. Шуннан исән кайтмады инде. Авыр хәбәрне безгә башта әйтми тордылар. Ике яшьлек сеңлем бу чакта берни аңламый иде. Әни әтинең туган көнендә күзләрен мәңгегә йомды.
 
Илүзә йөрәк авырулы булып туа. 8 ай чагында аңа катлаулы операция ясыйлар.   Әнә шуңа да аңа артык борчылырга кушмыйлар. Сабый гына булса да, ул әнисез калу хәсрәтен күтәрә ала. Елаган чаклары да күп була. Ә менә сеңлесе Зилә әнисез калгач һәр төнне елап чыга. Әтисенә, әнине алып кайт инде, зинһар, дип ялвара. Илфир абый үзе ничек түзгәндер, белмим. Әмма балалары янында күз яшен күрсәтми ул. Тыштан шулкадәр нык, сабыр кешегә охшаса да, хатынын сагынып әле дә сиздерми генә күз яшен коя икән. Илүзә шулай ди.
 
– Әле менә кичә генә иртәнге бишкә кадәр йокламыйча сөйләшеп яттык. Әнине искә төшерәбез. Хәер, аны онытканыбыз да юк инде безнең. Ничек итеп онытып була соң? Әни бит ул! Әтием сеңлемә беркайчан да, әниең үлде, димәде. Ул аны гел, озакламый әниең кайта, дип юатты. Әти үзе дә әнине сагына. Шулкадәр яратып та яшәп була икән, – дип гаҗәпләнә Илүзә.
 
Әти-әнисенең танышуын да кызык итеп сөйләп бирде кызлары. Илфир абый туган авылы Айкөйдергәннән Урта Балтайга укытырга килә. Ләйсәннең Казанда соңгы курста белем алып йөргән чагы була. Алар тукталышта очраша. Әмма бер-берсенә сүз катмыйлар. Шулчакта Ләйсән дусларына: «Авылга бер чибәр егет килде, үземнеке була», – дип кыр кистереп әйтә. Күп тә үтми, инглиз телен укытырга кайта ул. Менә шунда яшьләр бер-берсен ошата. Тик бәхетләре генә озын гомерле булып чыкмый.
 
– Әни әтинең төшенә еш керә. Андый көнне ул елмаеп кына йөри. Без әтигә бик рәхмәтле. Бердән, безне ташламаган. Өйләнеп, безне чит кешедән кактырмаган. Икенчедән, әнинең рухын саклый. Мондый ирләр юк бит инде ул хәзер, – ди Илүзә.
 
Кызга – 22 яшь. Ул Урта Балтай участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Яшел Үзәндә укып кайткан.
 
– Мин эштән куркып үсмәдем. Балачагым булмады да диярлек. Әтием башта укытты, соңрак мәктәп директоры булды. Аннары район хакимиятендә эшләде. Хәзер инде җирлек башлыгы. Шуңа да өйдәге эшләрнең күбесе миңа эләкте. Элек мәктәптән кайтуга, өстемне дә салмыйча, маллар янына чыга идем. Аннары инде тизрәк сеңлемне алырга бакчага йөгерәм. Кичке якта ашарга әзерләргә кирәк, – ди ул. – Әмма әтием дә барысына вакыт таба иде. Сыерын да сауды, катыгын да оетты, тәмле коймаклар да пешерде. Безнең күңелне күрер өчен, токмач басып, аш та пешергәне бар. Хәзер инде аш бүлмәсендә күбрәк үзебез булырга тырышабыз. Аш-су серләренә әтидән һәм дәү әнием Рузиядән өйрәндем.
 
Илүзә үзе дә әтисенә ныклы терәк була. Мәктәптә укыткан чакларында әтисен чиста-пөхтә итеп йөртә. Киемнәрен юып, үтүкләп бирә. Сеңлесен дә карый. Иртән мәктәпкә киткәнче, Зиләнең чәчләрен үреп, аны бакчага илтә торган була. Үсә барган саен бөтен эшкә өйрәнә ул. Бакчасын да карый. Яшелчә, җиләк-җимешләр дә утырта. Кыскасы, белмәгән эше юк.
 
Илүзә моның өчен әнисе ягыннан туганнарына бик рәхмәтле икәнен яшерми. Алар әни җылысын бирә алмасалар да, кызларга бик ярдәм итеп торалар икән.
 
– Елга ике тапкыр Коръән ашы уздырабыз. Беренчесе – әнинең, икенчесен әтинең туган көнендә үткәрәбез. Ул көннәрдә күңелгә аеруча авыр. Их, әни исән булсамы! Ничек бәхетле яшәр идек без! Күп вакыт гел шулар турында уйланам. Әни җылысы ничә яшьтә булса да кирәк бит ул, – ди Илүзә. – Без гомеребез буе әтигә бурычлыбыз, аның сабырлыгына сокланабыз. Алтын кеше ул. Беркайчан ачуланмый. Гел кешеләргә ярдәм итәргә ашыга.  Күңеле изге аның. Безнеке кебек әтиләр күбрәк булсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»