|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2022 Медицина
Талпан тәнгә кадалганчы, кешенең аны эзләп табарга ярты сәгать вакыты барТабигатьтән кайткач, урман бете ияреп кайтмавына инану өчен, бер-береңнең тәнен карап чыгу хәерле. "Кешенең талпанны эзләп табарга ярты сәгать вакыты бар", - диде Казанның 21 нче сырхауханәсе эпидемиологы, КДМУның эпидемиология кафедрасы ассистенты Ирина Булычева "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул талпаннарның йогышлы авырулар таратуын, аларның язгы-көзге сезонда активлашуын әйтте. Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала, дип яза Татар-информ.
Табиб, табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш итте.
"Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү өчен, дөрес итеп чыгарачак", - диде Ирина Булычева.
Табиблар, шулай ук, озак вакытка табигатькә сәфәргә чыкканда, талпан энцефалитыннан прививканы кимендә ярты ай алдан ясатырга киңәш итте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|