|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2022 Хәвеф-хәтәр
Өйдә сөннәтләгән бер айлык бала хастаханәгә эләккәнЙорт шартларында сөннәтләү операциясе ясаганнан соң, сабый Н.Ф. Филатов исемендәге дәваханәгә эләккән. Баланың әтисен һәм шәхси табибны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Вакыйга Мәскәүнең төньягында булган. Бу хакта мәгълүмат чараларына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итә. “17 апрельдә көндез Н.Ф. Филатов исемендәге балалар шәһәр клиник дәваханәсе реанимациясенә 19 мартта туган сабыйны китергәннәр. Ата кеше фатирына түләүле табиб чакырткан, ул балага сөннәтләү операциясе ясаган. Процедура вакытында балада кулланылган даруга аллергия башлана һәм аны дәваханәгә алып киткәннәр”, – ди чыганак.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|