поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2022 Авыл

"2-3 сәгатьтә авыл су эчендә калды"

Бу атнада редакциягә, су баса, нишлик, дип шалтыратучылар күп булды. Казан тирәсендәге бистәләрдә яшәүчеләр: “Үзебезне Венециядә сыман хис итәбез”, — дип шаярта.

“БЕР АЙ АВЫЛДАН ЧЫГА АЛМЫЙ ЯШИБЕЗ”
Елгалардагы боз эреп, Буа, Азнакай, Яңа Чишмә районнарында күперләр су астында калды. Нурлат районының Үрнәк авылына машина белән бөтенләй кереп булмый. Олы Чирмешән елгасындагы кар суы ташып, авылга илтә торган күпер суга күмелгән. Балалар күршедәге Киекле авылына барып укый. Мәктәп автобусы авылга керә алмагач, укучылар вакытлыча Киекледәге туганнарына күченгән.
 
— Үрнәккә килен булып төшкәнемә 55 ел. Бер тапкыр да күпергә су керми калганы юк. Моңа күндек инде, алдан әзерләнәбез. Ризык запасы туплыйбыз. Дарулар алабыз. Авырырга язмасын. “Ашыгыч ярдәм” машинасы авылга керә алмый, Алла сакласын, — ди Фәрдәния апа Хуҗиәхмәтова.
 
Авылга фельдшер Нурлат районыннан килеп йөри. Бер елны берәүне, нык авырып киткәч, көймәдә алып чыгарга туры килгән.
 
— Гадәттә, бер ай шулай авылдан чыга алмый яшибез. Быел әле язгы ташу төшмәде. Урманнан кар суы гына ургып ага. Ярый авыл эчендә юлларны вак таш түшәп, күтәртеп салдылар. Улым Нурлатка барып эшли. Киекле авылына кадәр бата-чума җәяү чыга. Машинасын шунда калдырды. Аннары район үзәгенә китә, — ди Фәрдәния апа.
 
“ОРЛЫККА ДИГӘН БӘРӘҢГЕ СУДА КАЛДЫ”
Азнакай районы Түбән Стәрле авылында да йорт базларына су кергән. Авыл имамы Фәрит Кадыйров, 5 ел су басканы юк иде, ди.
 
— Сәгать төнге өчтә намазга тордым. Базны ачып карадым, коры иде. Иртән йокыдан торсак, баз тулы су. Ишегалдына чыгарлык түгел, тездән су. 2-3 сәгать дигәндә авыл су эчендә калды. Өч көн шулай торды. Хәзер үз урынына кайта башлады. Әле Ык елгасында боз китмәгән, — ди Фәрит абый. — Орлыкка дигән бәрәңге суда калды. Анысына аптырамыйбыз, баш исән булсын. Баздагы су да җәй буе шулай торачак. Бер елны суыртып караган идем, ныграк керде. Үзе сеңеп бетәр әле. Умарталарым су астында калган чаклар да булды.
 
“ЙОРТЛАРНЫ ИМИНИЯТЛӘШТЕРЕРГӘ КИРӘК”
Флүзә ФӘТХУЛЛИНА, Кайбыч районы Борындык авыл җирлеге сәркатибе:
 
— Суның кайчан басачагын белеп булмый, шуңа алдан әзерләнәбез. Халык белән бу хакта сөйләшү булды. Борындык авылында су басу куркынычы янаган 30 га якын йорт исәпләнә. Печәнне өскәрәк күтәрдек. Бәрәңгене баздан чыгардык. Бәрле елгасында бозны шартлаттылар. Бу ташу вакытында торак өйләрне су басмасын өчен кирәк, файдасы бар. Тавыкларны чормага менгердек. Авылда бик көчле су басу соңгы тапкыр 2018 елда булган иде. Ул чакта урамнарда көймә белән генә хәрәкәт иттек. Быел да ул-бу була калса, көймәләр әзер, берничә өйгә куелган. Авыл халкына йортларын табигый бәла-казадан иминиятләштерергә кушабыз. Зыян күргән очракта, иминият компанияләре компенсация түли.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»