|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2022 Фаҗига
Яшел Үзән районындагы авария урыныннан беренче ВИДЕО чыктыБүген 10.30 сәгатьтә Яшел Үзән янындагы Казан – Йошкар-Ола урау юлында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан, әмма идарә итә алмаган һәм Toyota внедорожнигы белән бәрелешкән. «Лада» автомобиле йөртүче алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән, дип яза Татар-информ.
«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның гаебе тикшерүдән соң билгеле булачак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм игътибарлы булырга өнди», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиатуллин.
--- |
Иң күп укылган
|