поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.04.2022 Дин

Уразаны бозмый торган нәрсәләр

Уразалы кеше онытылып китеп ялгыш ашаса, эчсә яки җенси якынлык кылса, уразасы бозылмас. Бу очракта тоткан уразаның фарыз, ваҗиб яки нәфел булуында аерма юк.

Онытылып китеп ашаган, эчкән кешене очраткан кеше шуңа игътибар итсен: әгәр хәлсезләнмәстән уразасын тәмамларлык хәлдәге кеше булса, аңа уразалы булуын исенә төшермәү тәхрими мәкруһ була. Әгәр бу кеше тоткан уразасы сәбәпле хәлсезләнә торган, ашавы белән башка гыйбадәтләргә тәкать тота торган булса, аңа уразалы булуын исенә төшермәскә дә мөмкин. Кайбер китапларда бу мәсьәләгә карата болай язылган: «Иң яхшысы – аңа уразалы булуы турында хәбәр бирмәү».
 
Уразалы кеше онытылып китеп ашаганда-эчкәндә, аның уразалы булуын исенә төшерсәләр һәм ул уразалы булуын хәтерләмичә ашау-эчүен дәвам итсә, ә соңыннан уразалы булуын исенә төшерсә, уразасы бозылган булыр. Чөнки аңа ашавының хәрам булуын исенә төшергәннәр.
 
Авызга су алып чайкаганда һәм борынны су белән юдырганда, су ялгыш ашказанына китсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу чакта уразалы булуын онытмаган булса, уразасы бозыла. Аны каза кылырга кирәк. Әгәр уразалы булуын оныткан булса, уразасы бозылмас. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай язылган.
 
Бер кеше уразалы башка берәүгә берәр нәрсә ыргытса һәм ул нәрсә уразалы кешенең бугазыннан түбән төшеп китсә, уразасы бозылган булыр. Шулай ук, уразалы кеше госел коенганда су бугазыннан эчкә кереп китсә, уразасы бозыла.
 
Уразалы берәү таш һәм туфрак кебек ашалмый һәм дәваланылмый торган берәр нәрсәне ашый яки йота торган булса, кәффарәте таләп ителми. Чуерташ, хөрмә төше, таш, мамык, кәгазь яки үлән кебек берәр нәрсә йоткан уразалы кешегә каза кылырга кирәк була, кәффарәте таләп ителми.
 
Тешләре арасына кысылып калган берәр кечкенә генә ризык кисәген ашап җибәрсә, уразасы бозылмас. Әгәр ул ризык кисәге зуррак булса, ураза бозыла. Ногыт борчагыннан кечерәк булган валчык – аз, ногыт борчагы кадәр яки аннан да зуррак булганы исә күп санала. Тешләре арасына кысылып калган валчыкны чыгарып, кулына алып, аны яңадан ашап җибәрсә, ураза бозылган була. «Кафи» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.
 
Тешләре арасындагы көнҗет бөртеген йотса, уразасы бозылмас. Чөнки аның күләме аз. Ләкин көнҗет бөртеген махсус алып кабып йотса, ураза бозыла. 
 
Уразалы кеше башка берәүнең төкереген йотса, уразасы бозылыр. Кәффарәте таләп ителми. Уразалы кеше үз төкереген кулыннан авызына алып йота торган булса, уразасы бозылыр. 
 
Уразалы кешенең сөйләшкәндә яки башка сәбәптән иреннәре дымланып, аларны ялап алса, уразасы бозылмас. Чөнки бу очракта әлеге кеше иреннәрен ялап алырга мәҗбүр. 
 
Уразалы кешенең селәгәе авызыннан иягенә кадәр бертуктаусыз агып торса һәм шуны авызына суырып алып йотса, уразасы бозылмас. Чөнки селәгәйнең агуы тәмамланмаган була.
 
Авыз чайкаганда берәр тамчы су калып, шул төкерек белән йотылса, ураза бозылмый.
 
Уразалы кешенең теш казналыгыннан кан чыгып, бугазына китә торган булса, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр төкерек каннан күбрәк булса, бернинди дә зыяны юк. Әгәр канның күләме төкеректән күбрәк булса, ураза бозыла. Икесенең дә күләме бертигез булган очракта «хупланылганча» ураза бозыла.
 
Ашалмый торган берәр нәрсәдән читләшү мөмкин булмаса, ураза бозылмый. Мәсәлән, чебен уразалы кешенең ашказанына кадәр очып кереп китсә, ураза бозылмый. Чебенне тотып ашаган очракта ураза бозыла. Тик кәффарәте таләп ителми.
 
Уразалы бер кешенең бугазына һавага таралган берәр томан яки туфрактан яисә төелгән яки сугылган нәрсәләрдән күтәрелгән тузан керсә яки даруның тәмен бугасында тойса, теш сызлавыннан тешенә куйган канәфернең тәме төкереге белән бугазына китсә, уразасы бозылмас.
 
Әгәр уразалы кешенең күз яше авызына керсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу күз яше бер яки ике тамчы гына булса, ураза бозылмый. Әгәр ике тамчыдан да күбрәк булып, хәтта күз яшенең тәме үк тоела торган булса һәм авыз эчендә җыелып йотып ук җибәрелсә, ураза бозылган була. Биттән агып төшеп, авызга кергән тир турында да шуны ук әйтергә кирәк.
 
Тән тиресе күзәнәкләреннән эчкә сеңеп кергән майлар уразаны бозмый. Суыклыгы эчкә үк үтеп керерлек суда госел коенган кешенең уразасы бозылмый.
 
Күзенә дару салдыра торган уразалы кеше бу даруның тәмен бугазында хис итсә дә ураза бозылмый.
 
Бер кеше уразалы килеш хуш исле төтәткечне үзенә якынайтып, төтенен авызына һәм борынына суырса, ураза бозыла. Чөнки бу төтеннән сакланырга мөмкин иде.
 
Кан алдыру уразаны бозмый. Чөнки Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ихрамда чакта да, уразалы килеш тә кан алдыра торган булган.
 
Гөлләр, чәчәкләр һәм мускус кебек хуш исләрне иснәү уразаны бозмый.
 
Карау яки уйлану ярдәмендә бушану, карау һәм уйлану дәвам иттерелсә дә, уразаны бозмый. Чөнки бу кеше җенси якынлык та кылмаган, башка берәүгә кагылмаган да. Һичшиксез, бу хәрам була. Ләкин бу хәрам аркасында ураза бозылмас. Көндезен төшләнү дә уразаны бозмый.
 
Якынлык кылганда уразалы булуын исенә төшергән кеше бу гамәлләреннән тыелып калыр. Әгәр исенә төшкәннән соң да тыелмаса, уразасы бозыла.
 
Иртәнге намаз вакыты кергәнлектән куркып, үзен тыеп калуга карамастан, иртәнге намаз вакыты кереп һәм үзен тыеп та мәние агудан туктамаса, берни дә кылырга кирәк түгел.
 
Әгәр бер кеше мондый хәлдә әлеге гамәлләрен дәвам иттереп, якынлык кылудан туктамаса, ягъни башта тыелып калып, аннан соң якынлык кылуны дәвам иттерсә, кәффарәт таләп ителә.
 
Рамазан аеның берәр көнендә куркыныч янау сәбәпле җенси якынлык кылырга мәҗбүр ителгән кеше уразасын каза кылырга тиеш (бер көнгә бер көн исәбеннән). 
 
Уразалы бер кеше арт юлына чыбык яки шуңа охшаш берәр нәрсәне тыгып куйса һәм аның бер очы тышка чыгып калса, ураза бозылмас. Ләкин чыбык бөтенләй күренмәслек итеп тыгылса, ураза бозыла. Шулай ук, берәр пычкы чүбе яки җеп кисәге йотса, ураза бозыла. Бу очракта ураза бозылуның сәбәбе – гәүдәгә кергән нәрсәнең анда калуы. Бу хәлдә гәүдәгә кергән берәр нәрсәнең берәр кисәге тышка чыгып калса яки тыштагы берәр нәрсәгә тиеп тора торган булса, ураза бозылмый. Чөнки бу нәрсә гәүдәдә калмаячак.
 
Алгы яки арткы юлга коры бармак тыкканда ураза бозылмый. Әгәр тыгылган бармак юеш булса, ураза бозыла.
 
Ирләрнең җенес әгъзасының эченә су, май һәм шуларга охшаш сыек матдә агып кереп, сидек куыгына кадәр җитсә дә, имам Әгъзам һәм имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозылмый. Әгәр бу матдәләр ирләрнең җенес әгъзасының эчендә калса, бердәм фикер буенча, ураза бозылмый. 
 
Уразалы хатын-кыз җенес әгъзасына мамык кисәге тыкса һәм шул мамык күренмәслек булса, ураза бозыла. Әгәр шул мамыкның берәр өлеше тышка чыгып кала торган булса, ураза бозылмый.
 
Ирләрнең җенес әгъзаларына тыккан мамык­лары эчкә кереп китеп югалса да, бердәм караш буенча, ураза бозылмый. Хатын-кызның җенес әгъзасына май яки шуңа охшаш матдәләр тыгылса, бердәм караш буенча, ураза бозыла.
 
Уразалы кеше борыныннан акканны кире борын эченә тартып алгач, бугазына кадәр төшеп китсә дә, уразасы бозылмас. Хәтта махсус тартып алганда да бозылмас.
 
Бер ир хатынын яки бер хатын ирен үпкәч, иреннән мәни, хатыннан берәр тамчы чыкса, һәр икесенең дә уразасы бозылган булыр. Бу көн уразасын каза кылырга кирәк булачак. 
 
Бу хөкем сыйпау, кулдан тоту, муенга сарылу кебек хәрәкәтләргә дә кагыла.
 
Хатынын киеме өстеннән тоткач та мәние чыккан кеше хатынының тән җылылыгын тойса, уразасы бозыла. Тоймаса – бозылмый.
 
Хатынның җенес әгъзасыннан башка берәр урынга җенси якынлык кылып, мәни чыкмаса, ураза бозылмый. Әгәр мәни чыкса, ураза бозылган була. Моны бары тик каза кылырга кирәк. Кәффарәте юк.
 
Борынга яки колакка тамызылган дару уразаны боза. Колакка тамызылган су уразаны бозмый.
 
http://dumrt.ru/
 

---
Шәһри Чаллы
№ --- | 19.04.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»