поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
29.12.2010 Җәмгыять

“Көттек сине ел буе”мы?

Россиядә Яңа ел вакыйгасы үзенчә кызык. Аны Һиҗри һәм Милади календарьләре буенча бүлеп карарга мөмкин. Аларның тарихларына тукталып торудан бигрәк, быелгы Яңа еллар ниләр алып килде һәм киләчәк икән? Шуны карап китик.

Һиҗри буенча Яңа ел бик тыйнак билгеләнә яки бөтенләй үткәрелми диярлек. 6 нчы декабрь көнне кояш офык артына күмелү белән 1432нче ел башланып китте дә инде. Милади белән 2010нчы ел кергәндә мөхәррәм аеның да 26нчы көне кергән була. Минем боларның һәммәсен дә язып торуның хикмәте бар.

 

Россиянең төп ике проблемасы – юллар һәм юләрләр дигән кебек, быел да ике күтәрелгән мәсьәлә һавада эленеп калды.

 

География дәреслекләренә моңа хәтле илебездә Яңа елны 11 тапкыр каршылап була дип язып киленде. 2010ны да депутатлар сәгать поясларына үзгәрешләр кертте: хәзер алар 9. Икенчесе – 10 көн ял итү. Шуның ник бер көнен генә булса да май аена күчермәскә инде... Бу да хыял булып калды. Реформаторлар кирәк...

 

Баксаң, Россия патшасы Петр I 1700нче елда указ чыгара, шул вакыттан бирле декабрь азагында Яңа ел каршылау кертелә икән. Бу XVII гасыр һәм 1 көн ял. Ә XXI йөзгә чыккач исә мәктәп балалары белән бергә өлкәннәр дә дистә көн ял итә башлады. Шулай итеп, бүгенге Россиядә шаулатып аракы эчү һәм “похмель”дән дуңгыз кебек мыркылдап ыңгырашып яту традициягә әверелә бара. Күккә чөеп мактаган патшаның “мирас”ы үскәннән үсә... Әле мин “Чыршы бәйрәме” турында берни дә әйтмәдем. Күпме ылыслы агач, яшь үсенте нибары ярты төн өчен киселеп әрәм була. Табигатькә никадәр зыян килә. Икенче көнне үк урамга ыргыталар. Менә сиңа культура!

 

Петр I һәм аның варислары керткән мәгънәсез шайтан йолалары бу илдә хәттин ашкан. Яңа ел каникуллары дигән сәбәп белән эшлимичә ятып, илнең кесәсенә бик күп зыян килә икән, икътисадчылар теле белән әйткәндә, 70 млрд ВВП эшләнми кала, ди. Мондый вакыт эшсез тору бүтән беркайда да юк дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Үзебезнең исламча Яңа елга ни җитә!..

 

Ә хәзер шушы алда торган олы “бәйрәм” уңаеннан интернет-форумнарда әйтелгән кайбер фикерләргә тукталып китик.

 

“Русларның бу бәйрәме "Новый год" программасы «Рождественская Ёлка Ангела» дип атала һәм инде 31нче декабрь җиткәнче бәләкәй балалардан башлап әби-бабайларга хәтле чыршы тирәсендә зур бәйрәмнәр оештыралар. 31нче декабрь көнне төнге 12 сәгатьтә Кремль курантларның сәгать сукканын түземсезлек белән көтәләр. Сәгать 12 тулганчы мул итеп өстәл әзерләп нинди спиртлы эчемлек бар шуны өстәлгә куялар. Шул ук бер вакытта балалар да шампанский эчәргә әзерләнеп президентларның бәйрәм чыгышларыннан "чудо" көтәләр. Ә без каян чыга бу алкашлар, гарип балалар һәм ятимнәр дип баш ватабыз. Ата-анаң, әби-бабаң белән бала-чага гөрләтеп аяк тибеп аракы эчкәч, нинди киләчәге булсын ул милләтнең...” Татар белән рус менталитетын кыл уртага аерып куярга тиеш фикер бу. Бөтен кеше эчә, шул исәптәп балалар да. Кибетләрдә “детский” шампанскийлар сатыла. Димәк, без баланы кече яшьтән үк шешәгә үзебез ияләндергән булабыз. Бала зур үскәч шешәдән лимонад эчкән кебек спиртлысын да эчәргә тиешмен, дип аңына сеңдерә бара. Бик куркыныч идеология бу. Аптырагач, тикмәгә генә казыебыз узган елны “детское шампанское” да харам дип фәтва бирмәгәндер инде...

 

Шушы көннәрдә генә, бәхеткә каршы, мәгълүмат чараларында хәмернең куркынычлыгы турында хәбәрләр басылып чыкты. Эчкән кешенең үзеннән бигрәк тирә-юнендәгеләргә зыяны күбрәк тия. Бүген күпме хатын ире эчкәннән, күпме бала ата-анасы айнымаудан интегә. Рәсми булмаган статистика мәгълүматларына караганда, ел саен республикадагы гаиләләрнең 62 проценты (!) эчкечелек аркасында таркала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең яртысыннан артыгы эчкече. Ата-анасы эчеп, игътибар эләкмәгән балаларның 22 проценты сукбайга әверелә, 30 проценттан артыгы якты дөнья белән хушлаша. Эчкече ата-анадан туган балаларның 70 проценты кимчелек белән, гарип булып туа. Саннар ирексездән уйланырга мәҗбүр итә.

 

Милләтчеләр арасында Яңа ел бәйрәменнән дә руслаштыру сәясәте күрүчеләр очрый: “Кыш бабай поптан нәрсә белән аерыла, бары тик аермасы шунда, Кыш бабайның сакалы ак һәм тәресе юк. Охшаш яклары: икесе дә матур сөйлиләр, күчтәнәч тараталар, берсе ёлка янында, ә икенчесе чиркәүдә. Урыслаштыру сәясәтенең бер төре түгелме?” дигән фикерләр дә бар форумнарда.

 

Яңа ел алып килгән иң төп яңалыкларның берсе турында әйтергә онытып торам икән. Ул – берсеннән-берсен уздырып бәяләр, тарифлар котырынып үсәргә тотыну. Газеталар язып чыкканча, 2010 елдан газга, электроэнергиягә, ЖКУ тарифларына, җылылыкка бәяләр сизелерлек артачак, шулай ук алкоголь һәм сигарет, автомобиль, дару, көнкүреш техника һәм компьютер бәяләре дә кыйммәтләнәчәк икән... Иске елда ук яңа бәяләргә әзер торыйк! Яңа елны каршылаганда да исрафтан сакланыйк!


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы