поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.12.2010 Милләт

Хаталарның сәбәпләре нидә?

Яңа елга аяк басканда, милләттәшләремә берничә теләгемне ирештерүне мәгъкуль күрәм.

Беренчесе – иң изге теләк – барыбызга да сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын. Икенчесе – илебез имин булсын, хәвеф-хәтәрләр килмәсен. Өченчесе – һәркемнең мул яшәвен тәэмин итәрлек үзенә лаеклы эше, шөгыле булсын һәм күбрәк көннәре куаныч-сөенеч белән узсын.

 Әлбәттә, теләкләр болар белән генә чикләнми.

 

Минем “Ватаным Татарстан” газетасын укучыларга һәм милләт җанлы барлык башка татар кешеләренә тагын бер теләгем бар. Яңа ел туган телебезне ныграк саклый башлау елы булсын иде. Бүген рус дәүләтендә милләтләр үсеше, аларның телләренең, мәдәниятләренең саклануы, алга китүе өчен мөмкинлекләр кими бару шартларында туган телебезне саклауны һәркем үзенең изге бурычы, намус эше дип санамаса, телебез, табигый сыйфатын, үз халәтен көннән көн югалта барып, якын киләчәктә чын татар теле булудан туктарга мөмкин.

 

Алдан сизеп торам: минем болай дип әйтүем, бәлки, кайберәүләргә ошап та бетмәс. Әмма мин үз сүзем, үз гамәлем өчен җаваплы, фикеремне расларлык дәлилләрем җитәрлек.

 

Хәзерге ачы хакыйкатьләрнең берсе шул: телебез, бигрәк тә сөйләм телебез һәм матбугат теле торган саен бозыла бара. Бу нәрсәләрдә чагыла соң? Алар, саный китсәң, шактыйга җыела. Берничәсен генә әйтеп китим: сүзләрне ялгыш, урынсыз куллану, кайберләренең мәгънәләре аңлашылмау, буталчык булу, кирәксезгә рус алынмаларыннан, халык аңламый торган гарәп һәм фарсы сүзләреннән файдалану, төрле әйтелмә, тәгъбир, әйләнмәләрдә туган телнең сүзләр бәйләнеше кагыйдәләрен бозу, кытыршы, ясалма, аңлаешсыз сүзләр, җөмләләр куллану һәм башка күренешләр.

 

Бер-беребезнең сөйләменә игътибар итсәң, без анда бер дә кирәксезгә, ягъни татар теленең үз сүзләре була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләүгә, авазларны, интонацияне бозып әйтүгә (мәсәлән, һ авазын х дип, калын к, г урынына нечкә к, г куллану, тәэ­мин кебек сүзләрне тәймин рәвешендә әйтү һәм башка фонетик ялгышларга) тап булырбыз.

 

Туган телебезнең сафлыгына хәвеф газета-журналлардан, радио-телевидение тапшыруларыннан да килә. Аларда телебезнең кагыйдәләрен (нормаларын) бозып куллану – киң таралган күренеш. Хаталар шәхси газета-журналларда, район матбугатында бигрәк тә күп: кайберләрендә игътибар белән укысаң, дистәләрчә һәм йөзләрчә тел ялгышлары табарга була.

 

Аңлашыла ки, туган телебезнең дөреслеген, сафлыгын саклау милләт җанлы һәркемнең изге бурычы булырга тиеш. Шушы фикер белән килешкән очракта, хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән күп санлы ялгышлардан арыну чараларын күрү көн тәртибенә килеп баса.

 

Һичшиксез, бу – бик зур проблема, һәм моның турында газетаның яңа ел бәйрәме алдыннан чыккан санында озын итеп, тәфтишләп сөйләү урынлы да булмас. Шулай да кыска гына итеп бу проблеманың бер-ике мәсьәләсен әйтеп китү зыянлы булмас.

 

Телебездәге – язма сөйләмебездәге дә, телдән сөйләмебездәге дә – хаталарның сәбәпләре берничә. Һәм, әлбәттә, шуларны хәл итми торып, ихтимал, туган телебезнең бүгенге хәлен тиз арада гына яхшы якка үзгәртеп тә булмас.

 

Беренчедән, мәктәпләрдә татар телен укытуның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Моңа ирешү өчен, туган телгә өйрәтүнең методикасын кискен үзгәртү – кагыйдәләр, билгеләмәләр ятлауны киметү исәбенә күбрәк вакытны һәм көчне дөрес, әдәби, йөгерек, матур сөйләмгә өйрәтүгә сарыф итү таләп ителә.

 

Икенчедән, туган тел укытучыларына сыйфатлы эшләү таләпләрен арттырырга, аларның хезмәтен материаль яктан стимуллаштыру чаралары күрергә, һәм хөкүмәтебез, гомумән, татар мәктәпләренә, татар сыйныфларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карашны яхшыртырга тиеш.

 

Өченчедән, яшь буында туган халкына, аның тарихына, теленә, мәдәниятенә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләүне мәгариф системасының әһәмиятле бурычларының берсе итеп санау зарур.

 

Дүртенчедән, мәгълүмат чараларында татар халкының күркәм сыйфатларын калку итеп сурәтләгән, татарларның күренекле, бөек кешеләрен тәэсирле, күтәренке, илһамлы итеп тасвирлаган материалларны күбрәк урнаштыру һәм кешеләрдә үз халкың, үз милләтең белән горурлану сыйфатлары тәрбияләү игътибар үзәгендә булырга тиеш.

 

Бишенчедән, булачак журналистларга һөнәр үзләштергәндә, ягъни вузда укыганда яхшы итеп татар телен һәм тәрҗемә итү принципларын, алымнарын өйрәтергә кирәк. Бу хәзергә эшләнәсе эш булып кала килә. Хикмәт шунда: матбугат чараларында зур урын алып торган тел ялгышлары туган телне җиренә җиткереп белмәүдән һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасыннан хәбәрдар булмаудан килә.

 

Язмамны ХХI гасырның икенче унъеллыгында телебезгә игътибар нык артсын, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган телебезгә мәхәббәт уянсын һәм көчәйсен, халкыбыз, аның мәдәнияте, теле камилләшсен, алга китсен иде дигән теләк һәм өмет белән тәмамлыйм!


Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 258 | 29.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»