|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2022 Фаҗига
Искәндәр Галимовның җәсәден Татарстанга 20 апрельдә алып кайтачакларКамчаткада Авачин марафоны вакытында 61 яшьлек чаңгычы вафат булды. Спортчының Чаллы Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов булуы билгеле булды. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, түрә ярышларда сәламәтлеге канәгатьләнерлек булуын раслый торган белешмә белән катнашкан. Әмма 41 нче километрда спортчының хәле начарлана. Ул медицина хезмәткәрләре килгәнче үлгән.
Галимовның җәсәден Чаллыга 20 апрельдә алып кайтачаклар, дип яза Татар-информ.
2021 елда Авачин марафоны 18 апрельдә узды. Ул чакта да катнашучыларның берсе үлде. Ул дистанциянең 30 нчы километрында вафат булган.
Фото: Чаллы хакимияте сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|