поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2022 Язмыш

"Безнең иң асыл егетебез хәзер җир куенында..."

6 апрель көнне Яшел Үзән егете Илназ Харисовны озатырга бөтен район халкы, республика җитәкчелеге килгән иде. Һәркемнең күзендә яшь, йөрәгендә әрнү. Безнең зәңгәр күк, тынычлык өчен үзләрен корбан иткән каһарманнарыбыз истәлеге мәңге онытылмас.

Илназ Харисов Яшел Үзән районы Карагуҗа авылында күп балалы гаиләдә туган. Ул – иң кечесе. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2016 елның көзендә армия сафларына чакырыла. Срогы тулгач, контракт нигезендә ике елга Хабаровск өлкәсендә хезмәт итәргә кала. Ике ел сизмичә дә үтә, хезмәт итүемне тагын дәвам итимме, дип киңәшләшә егет. Әнисе, үзең хәл ит, ди. 
 
Контракт нигезендә дүрт ел хезмәт итә Илназ. Бүлекчә командиры вазифаларын башкарган, паркта машиналар өчен җавап биргән. Үзенең Украинага җибәрелүе турында да беркемгә дә әйтми егет, йөрәге авыру булган әнисен борчырга теләми.
 
– Ничә ел авылның карын, кышын күргәнем юк, отпуск алып, кыш көне кайтам, дип хыялланган иде. Менә кайтты инде, тау-тау кар өелеп яткан вакытта һәм җир куенына фәрештә булып кереп ятты, – дип елый-елый сөйләде безгә аның әнисе Резедә апа Харисова. – Әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган хәсрәт. Шуның белән уянам, шуның белән йокыга китәм. Хәзер уртанчы улым Алмаз, аның хатыны Зәлия белән яшим. Олысына 33 яшь – Рамил Осиново бистәсендә, гаиләсе белән яши. Аларга карыйм да, куанам. Тизрәк кара болытлар китеп, кояш чыксын иде. Көн дә зиратка Илназ янына сөйләшергә барып кайтам. Планнары зурдан иде. Шәһәрдән абыйларга фатир алып бирәм дип хыялланды. Җирләгәннән соң бергә хезмәт иткән дуслары олы абыйсы Илназ белән элемтәгә чыккан. Тимофей исемлесе: “Ул безнең барыбыз өчен дә үрнәк иде, ярдәме, намуслы булуы өчен рәхмәт аңа. Якты, мәрхәмәтле. ярдәмчел буларак мәңгегә күңелләребездә калачак”, – дип сөйләгән. Савыккач, каберенә кайтып саубуллашачакмын, дигән. Хәзер алар исәнлеге өчен догалар укыйм.
 
...Харьков янында Макаренко поселогы янында хәрбиләр өстенә снаряд төшә. Илназның башына һәм аякларына снаряд кыйпылчыгы эләгә. 22 март көнне Илназ мәңгегә күзләрен йома. 
 
Россия Президентының Указы нигезендә 25 яшьлек Харисов Илназ Равил улы вафатыннан соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Аны һәлак булган хәрбинең әнисе Резедә апага тапшырдылар.
 
– Бөтен авылыбыз белән кайгырабыз, – дип сөйләде безгә Карагуҗа авылында яшәүче Миләүшә апа Минһаҗева. – Илназыбызны соңгы юлга озаттык. Чын геройларча һәлак булган ул. Ачык, ярдәмчел, тырыш, акыллы егет булып үсте. Әти-әнисе гомере буе йорт тулы терлек асрады. Илназ олы абыйлары белән аларга булыша иде. Күкләргә дә бит иң яхшылар кирәк. Безнең иң асыл егетебез хәзер җир куенында. Урының җәннәт түрләрендә булсын, Илназ. Син илеңне сакладың, күп егетләргә үрнәк булдың.
 
Илназның авылдашы Гөлнара Шигабуллинаның социаль челтәрдә язганнарын укыйм. Күзләргә яшь килә. “Илназның үлү хәбәре килүгә бөтен авылдашлар, классташлары да, укытучылар да бик борчылды. Һәрбер кеше үз йөрәге аша үткәрде. Шәхсән үзем дә икенче көнне Резидә апаның хәлен белдем, кочаклашып еладык. Башкалар да шулай эшләгәндер дип уйлыйм. Матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләр бик күп булды. Әҗере үзләренә. Илназ белән саубуллашу чарасында үзенең әйтәсе килгән сүзләрен күңеленнән һәрбер кеше кабатлагандыр дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә калганнарга сабырлык, саулык бирсен, илләребез тыныч булсын, Илназның гүрләре киң, урыны оҗмахта булсын», – дип язган ул. 
 
– Мәктәптә уздырылган һәр чарадан, һәр вакыйгадан күңелебез белән аны барладык, – дип сөйли Карагуҗа мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Мухтарова да Илназның үсмер елларын искә алып.
 
Авылдашлары Илназга багышлап бәет чыгарганнар. Аны еламыйча укырга мөмкин түгел. 
 
Көтмәдем мин, уйламадым,
Мондый хәлләр булыр диеп.
Әнием, җаныем гафу сорыйм,
Алларыңда башым иеп!
Без дип яндың, без дип көйдең,
Бар саулыгың безгә бирдең.
Бүген исә соңгы юлга,
Озатырга мине килдең.
Әни бәгърем, күп булгандыр,
Минем өчен янган чагың.
Бүгенгедәй истә әле,
Синең җылы, назлы кочагың.
Еракларга ташлап киттем,
Анда синсез гомер иттем.
Күзләремне йомган чакта, 
Әни янда булмау читен.
Елыйсыңдыр, әни җаным,
Таңнан алып кичкә тикле. 
Йөрәгемнең ашкынуы, 
Мине шушы чиккә илтте. 
Төпчегеңне югалтулар, 
Бигрәкләр булыр читен, 
Мин китергән олы кайгы, 
Ашар инде йөрәк итең. 
Кичерергә тырыш, әни, 
Яратуым күкләр кадәр. 
Барсын кире борыр идем,
Кире кайтып булса әгәр.
Пар канатым, матурымны,
Яр итәрләр бер көн ятлар.
Бәгырем, нәни кызчыгымны,
Хәзер инде кемнәр яклар...
Зур үсәрсең, сабыйкаем,
Мине күрми, белми генә. 
Бәхетле, кадерле гомерләр, 
Насыйплар булсын үзеңә!
Йөрәгеңнең бер читендә,
Кызым, миңа урын калдыр.
Каберемә кайт, багалмам,
Сиңа әйтер сүзем калды. 
Ватан диеп, намус диеп, 
Ут ялкынга җибәрделәр. 
Япь-яшь, матур егетләрне, 
Исән килеш җирләделәр... 
Җаным әрни сулык-сулык, 
Безнең илдә чиксез муллык. 
Тик нигә соң, батырларың, 
Баш куялар, шахит булып. 
Авылыма алып кайтып, 
Җеназамны укыдылар. 
Каберемне якыннарым, 
Иман белән тутырдылар. 
Абыйларым сезгә дәшәм, 
Әниемне сез саклагыз! 
Туры юлдан тайпылмагыз, 
Ышанычымны аклагыз. 
Ак кар булып, яңгыр булып, 
Әни, сине иркәләрмен! 
Монда рәхәт, борчылма, дип, 
Төшләреңә кергәләрмен. 
Тәнем исән булмаса да, 
Җаным һәрчак сезнең белән. 
Мине искә алыгыз сез, 
Яхшы сүз һәм дога белән!
Ерак юллар үтеп, гизеп,
Шөкер авылыма кайттым.
Монда тудым, монда үстем,
Мәңгелеккә инде күчтем.
Дәрәҗәм зур булган икән,
Күпме халык озата килгән!
Күкләр кушылып елый хәтта,
Мондый хәлне кем соң күргән. 
Төрле чаклар булып әгәр, 
Ялгыш үпкәләткән булсам. 
Ярлыкагыз, кичерегез, 
Бәхилләшәм инде, дуслар.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»