|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе: “Бүген сөекле Тукаебызны хәтерләребездә кабат яңарттык” (ТАРИХИ ФОТОЛАР)
Апрель ае ул – шигъриятле, жырлы, моңлы ай. Чөнки бу айда бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән һәм бакыйлыкка күчкән. 15 апрель – татар халкының бөек шагыйре, яңа татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайны искә алу көне. Быел үзенең 85 еллыгын каршы алучы Татар дәүләт филармониясе менә инде җитмеш алты ел дәвамында Габдулла Тукай исемен йөртә. Шул еллар дәвамында филармония иҗат коллективлары һәм артистлары тамашачыларга Тукай иҗаты белән сугарылган затлы, зәвыкле, югары профессиональ югарылыктагы концерт программалары белән чыгыш ясыйлар. Мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров бу хакта матбугатта басылган мәкаләләренең берсендә болай дип яза: «...Филармониянең эстрада коллективлары элеккеге Союзның бөтен почмакларында – мәгърибендә дә, мәшригендә дә, көньягында вә төньягында, далаларда, кырларда, тайгаларда – һәммә җирдә Тукай исемен байрак итеп йөриләр. Сәхнәгә чыгу белән артистлар иң беренче итеп, «Бисмилла»дай күреп Тукай исемен атыйлар һәм «филармония артистлары» дип игълан итәләр. Шул рәвешчә, алар дөньяга сибелгән милләттәшләребезгә безнең милли сәнгатебезне, Тукай телен җиткерүдә саллы зур эш башкарып килделәр. Бөек Ватан сугышы чорында да, аннан соңгы ачлы-туклы елларда да филармония һәрвакыт халык рухына хезмәт итүдән туктамады. Артистларыбыз шахталарда, рудникларда, хәтта боз океаннарына җитеп милләттәшләребезгә татар көен, татар сүзен ирештерделәр...». Заманында танылган шагыйрь Сибгат Хәким үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә «Безнең җырларның башында – Тукай...» дип язган. Әйе, чыннан да һәммәбезнең дә күңел түрендә урын алган Тукай шигырьләре, җырлары кече яшьтән алып олыгайганчыга кадәр безне озата килә, җыр-моңга этәрә... Без бүген сөекле Тукаебызны хәтерләребездә кабат яңарттык. Милләтебезнең бөек улының урыны җәннәттә булса иде!
--- |
Иң күп укылган
|