|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Медицина
"Аңыма килеп, торырга теләсәм дә, аякка баса алмадым"Патшабикәләр заманыннан кулланылган дәвалау алымы — сөлек салдыру бүген дә популяр. Чистай районы Татар Баганалысы авылыннан Фәния Хәйбуллина бу эш белән инде 11 ел шөгыльләнә, былтыр Барнаул медицина институтында гирудотерапия (сөлек салдыру медицинада шулай атала) буенча өстәмә белем алган. — Фәния апа, сөлек салдыру белән ничек кызыксынып киттегез?
— 2010 елда терлек караганда, чылбырыннан ычкынып, үгез качты. Аны ишектән кертәм дигәндә, бер аягым бусагада калып, икенчесе сәнәккә эләгеп, артка егылдым. Уңайсыз барып төшкәнмен, күрәсең, каты авыртудан аңсыз ятканмын. Аңыма килеп, торырга теләсәм дә, аякка баса алмадым. Соңрак табиб уң аягымның сеңерләре өзелгәнен әйтте. Ярты ел урын өстендә яттым, култык таягы белән дә йөреп карадым. Ике аяк зәп-зәңгәр булып чыга иде, бик авыртты. Миндә тромбофлебит башланды.
Яшь вакытымда 92 яшьлек бер әбидә яшәгән идем. Ул гел сөлек белән дәвалана иде. Ә мин ул чакта әлеге суалчаннардан җирәнә идем. Шуңа да бу дәвалау алымы хакында аннан сорашмаганмын да. Ләкин барысын да күзәтеп торганымны хәтерлим. Әбинең: “Сөлек — мең төрле авырудан дәва”, — дигән сүзләре исемә төште. Шуннан соң сөлек эзли башладым. Элегрәк ул даруханәләрдә бик юк иде. Туганнарым Мәскәүдән ун сөлек алып кайтты. Ул арада гирудотерапия турында китаплар, фәнни әдәбият укыдым, барысын да өйрәндем.
— Файдасын күрдегезме соң?
— Әйе, Аллаһка шөкер, сөлек салуга ук авыртуым кимеде, җиңеллек тойдым. Беренче тапкыр тынычлап йокладым. Аякларымның сеңерләре операциясез генә ялганды. Миңа бу бәхетсезлек очрагын Аллаһ сөлекнең ни дәрәҗәдә файдалы икәнен төшендерер өчен махсус җибәргәндер дип тә уйлыйм.
— Сөлек канны суырганда, кеше хәлсезләнмиме?
— Күпләр сөлек канымны суырып бетерә дип курка. Тик бу вакытта кеше 12-30 мл гына канны югалта. Сөлек начар, пычрак канны чыгара. Ахырдан кеше җиңелчә баш әйләнү тоярга мөмкин. Бу — нормаль күренеш. Процедурадан соң баллы чәй эчәргә, физик эштән тыелып торырга кушабыз.
— Кемнәргә сөлек салдырырга ярамый?
— Сөлек салдырганчы, кешенең кан анализын тикшерәбез. Гемоглобин 100 г/л дан түбән булса, сөлек куярга ярамый. Кан куелыгына игътибар бирергә кирәк, азканлылык (анемия) күзәтелгәндә дә, сөлек рөхсәт ителми. Кайберәүләрдә аллергия булырга мөмкин. Йөклелек чорында, яман шеш вакытында табиб белән киңәшләшү хәерле.
— Кеше даруханәдән сатып алып, өйдә үзе сөлек куя аламы?
— Моның өчен гирудотерапия буенча белемең, тәҗрибәң булу мөһим. Сөлекне бөтен җиргә дә куярга ярамый. Рөхсәт ителгән аерым нокталар бар. Кан тамырларына кую куркыныч.
— Балаларга сөлек салдырырга ярыймы?
— Ярый. Бигрәк тә ДЦПлы, башта кан әйләнеше начар булган балаларга гирудотерапия киңәш ителә. Олы кеше өчен бер сеанс бер сәгатькә сузылса, балаларга сөлекне, яшенә карап, минутлап кына куялар.
— Сөлек салдыру кыйммәтме?
— Бәяләр төрле клиникада төрлечә. Хәзер бер сөлек уртача 250 сум тора.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|