|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Фаҗига
Кызын элмәктә күргәч, ананың йөрәге ярылганБашкортстанның Авыргазы районында коточкыч вакыйга булган: 38 яшьлек кызының муенына элмәк кигәнен күргән ана шунда егылып йөрәге ярылып үлгән. Аның ачыргаланып кычкырган тавышына гаилә башлыгы йөгереп чыга, кызын элмәктән кисеп төшереп өлгерә, әмма 61 яшьлек хатынын коткара алмый кала. Кызы исән калган, әмма аның ни өчен бу адымга баруын берсе дә аңлый алмый.
Күршеләре гаиләдә җәнҗал чыккан, дигән фикердә. Әмма әтиләре бу фактны кире кага. Әлеге вакытта кызны хастаханәгә илткәннәр, аның психик авыруы барлыгы ачыкланган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|