поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
28.12.2010 Җәмгыять

Бүтән дөнья

Берничә дустым кришна диненә кереп китте. Казанның Юдино бистәсенә урнашкан храмга йөриләр, ит ашаудан туктадылар, ай саен үзләренең уразаларын (экадаши) тоталар. Инде хәзер изге җирләренә – Һиндстанга барып кайтырга хыялланалар. Бу хакта ишеткәч аларга: “Сез сектага эләккәнсез бит!" – дидем. Бүтән дингә табынулары аркасында гына алар белән араны өзәсем килмәде.

Сектамы бу, юкмы, ул храмда нәрсә белән шөгыльләнәләр икән дип, беркөнне үзем дә аларга ияреп, Юдино бистәсенә киттем.

 

“Бөтен диннәрне ташла...”

 

Ак кирпечтән салынган зур өй. Капкадан кергәч тә, ак киемле, пеләш башлы бер ир: “Сез беренче тапкырмы әллә? Рәхим итегез”, – дип елмайды. Янымдагы дустымның кулын ныграк кысып, бина эченә үттем. Аяк һәм өс киемнәрен салгач, күзем стенага эленгән язуга төште. “Бөтен диннәрне ташла да, Миңа бирел. Гөнаһларыңның барлык җәзасыннан да котылырга ярдәм итәчәкмен. Бернидән дә курыкма”, – диелгән иде анда. Беренче өч сүзен укыгач ук тәннәрем чымырдап китте. Эчке якта идәндә тезләрен бөкләп, 100ләп кеше утырган. Хатыннар – уң якта, ир-атлар – сулда. Уртада бер кыз: “Харе, кришна”, – дип салмак көйгә җырлый. Хатын-кызлар һинд киноларындагыча сари кигән, маңгайларында кызыл тамга. Ирләрнең күбесе ап-ак киемнән, аларның да маңгаенда кызыл төртке, чәчләре уртадан бер буй гына калдырып кыркылган. Ә стенада – изгеләр сурәтләре.

 

Арткы рәткә барып чүгәләдем. Янәшәмдә утыручы апа сүз катты: "Син кем?" Шулай итеп Мөслимә апа белән танышып киттек. Биредә бүген зур бәйрәм икән – Кришнаның сөйгән ярының туган көнен билгеләп үтәләр. Программага лекция тыңлау, җыр һәм бию, спектакль карау, кичке аш кергән.

 

Җыр һәм биюдән соң Изгеләрнең фотолары тезелгән махсус урынга барып, һәр кеше гыйбадәт кыла башлады. Җиләк-җимеш өләштеләр. Аннары шунда ук биергә керештеләр. Нәкъ һинд киноларындагыча!

 

Харе, Кришна!

 

Кришнаитлар храмына кемнәр йөри дисезме? Биредә студентларны да, балалы хатыннарны да, кыйммәтле машинада килгән ирләрне дә, җиденче дистәсен ваклаучы әбиләрне дә очратырга була. Арада башы-аягы белән бу дингә чумучылар да, кызыксынып кына килүчеләр дә бар. Бөтенесе бер-берсен белә, “Харе, Кришна!”- дип исәнләшәләр. Биредә яшь кыз – Миленада белән таныштым.

 

– Очраклы рәвештә кулыма Кришна турындагы китап килеп керде,- ди Миленада. – Аны укып чыккач кызыксынуым артты. Бу дин турында күбрәк беләсем килде. Шулай итеп, бирегә килдем.

 

– Динеңне алыштыруга әти-әниегез ничек карады?

 

– Әтием – урыс, әнием – татар. Әтигә барыбер иде, ә әни каршы килде. Хәзер ияләште инде. Ит, балык, йомырка ашамыйм – мин вегетариан.

 

Кришнаитлар храмына йөрүчеләрнең һәммәсе диярлек вегетариан. Мине дә сыйладылар. Ит һәм йомыркасыз “Зимний” салаты, кыздырылган сыр һәм яшелчәләр, ит урынына борчак салынган пылау һәм тагын 5-6 төрле ризык булгандыр. Пешекче егет әйтүенчә, һәркайсын учакта әзерләгәннәр. Мин бу нигъмәтләрнең яртысын да ашап бетерә алмадым. Калдырып китим дигән идем, баксаң, бу зур гөнаһ икән. Ашамаган ризыкны үзең белән алып китеп, якыннарыңа авыз иттерәсе, диделәр. Шулай дигәч, калган ризыкларны сумкама төреп тыгарга туры килде.

 

Ит – үләксә

 

  – Ит – үләксә бит ул, – диде Мөслимә апа. – Монда пешерелгән ризыкны ашаганда бөтен организм чистара, күңелебез сафлана. Беренче тапкыр килдеңме әллә син? Күзеңнән күреп торам: безнең кеше син! Безнең дингә биреләчәксең! – дип тәмам котымны алды. Мөслимә апа гомере буе татар теле укытучысы булып эшләгән, хәзер пенсиядә. Ире – журналист. Бирегә храм ачылганнан бирле йөри икән. Шуңа күрә монда өлкәннәр рәтендә. Күптән түгел Һиндстанга барып, изге җирләрне дә күреп кайткан. Андагы тормышны, дини халыкны бик мактап, зурлап сөйләде Мөслимә апа. Берзаман ул:

 

– Син миңа Малини диген, менә шундый изге исем бирделәр миңа, – диде.

 

Кап-кара чәчле, саф татарча аралашучы хатынның шундый исем йөртүе сәер булып китте, өч тапкыр кабатлап сорадым. Баксаң, бу храмга берничә елга бер мәртәбә бер кеше килә икән. Туганда кушылган исемнәрне “изге” исемгә алыштырып китә ди.

 

"Тагын кил!"

 

 Бәйрәм тәмамлангач, яныма берничә оештыручы килеп, храмның ошау-ошамавы белән кызыксынды. Яңа кешегә бөтенесе игътибар иткән, күрәсең. “Сәер тоелды, һинд кинолары искә төште”, – дигән булдым, елмаеп.

 

– Һинд фильмнары – тышкы күренеш кенә, алай чагыштыру бик үк дөрес булмас, – диде арадан берсе. – Биредә, бүтән диннәрдәге кебек үк, тирән фәлсәфә ята. Аны беренче тапкырдан аңлау мөмкин дә түгелдер. Тагын килегез.

 

Фәлсәфә дигәннән, кришна белән кызыксынучы танышларым даими рәвештә төрле лекцияләргә йөри. Лекцияләр түләүле (бер сәгате 300 сум тирәсе). Танышларым бер лекцияне дә калдырмыйча, кыйбатсынмыйча, атна саен шунда йөриләр. Тик миңа бер нәрсә аңлашылмый – ни өчен ул лекцияләр түләүле? Югыйсә алар безнең вәгазьгә охшаган.

 

Храмнан кайткач, уйлап йөрдем: сектамы бу, юкмы? Җир шарында миллионлаган кешенең Кришнага табынуын, аның индуизмның бер юнәлеше булуын исәпкә алсак, секта түгелдер бу. Бер дин дә начарлыкка өйрәтми бит. Һәркемнең тормышта үз юлы һәм, кем әйтмешли, башында үз тараканнары. Шулай да, безнең гореф-гадәтләр, аңыбыз бөтенләй икенче төрле. Ата-бабаларыбыздан килгән динебез, юлыбыз бар. Ни генә дисәләр дә, һәркемнең үз юлыннан атлавы хәерлерәктер...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»