поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2022 Хәвеф-хәтәр

Татарстанга яз көчле ташу алып килде

«Кар шәһәрегездә генә юк ул». Район—авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сүзе бу. Яздан бәхет басканга шулай ди алар. Язгы ташу белән көрәшкән мәлләре бит. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан әйтүләренчә, Татарстанда 200ләп торак пунктка су басу куркынычы яный.

«112» телефон номерына көн саен суның язгы ярсуларыннан зыян күрүчеләрдән берничә дистә мөрәҗәгать кабул ителә. Язның бик үк күңелле булмаган мәшәкатьләрен халык ничек хәл итә?
 
Сөендергән дә, көендергән дә ташу
 
Республикада язгы ташуның гөрләгән чоры. Куркыныч янаган участоклар контрольдә дип ышандыралар. Вазгыятьне көн-төн күзәтәләр. Су кайчан кими башлар – бу хакта сөйләргә иртәрәктер. Зур елгаларны әле боз кочагы җибәрергә теләми дә кебек.
 
Кайбыч районы – бу арада аеруча игътибар үзәгендә. Журналистларның да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең дә. Язны сагынып кына түгел, борчылып та көтеп алалар бу якта. Бәрле белән янәшәдәге Зөя елгалары үз көчләрен күрсәтергә ярата биредә.
 
Борындык авылыннан Айгөл Хамматшина әйтүенчә, быел өйләренә су үтмәгән, әмма нәүрәпкә төшкән. «1979 елда гына өйгә су кергән безнең. «Ул язда чорма башында яшәдек», – дип сөйлиләр без яшьләргә. 2000 нче еллар башында өй нигезенә чаклы су килгәне бар. Әмма зыян китерерлек итеп түгел. Без авылның читендә яшибез, иң соңгы урам ул. Ел саен урамны су бүлә инде, быел да күпер өстеннән шаулап акты. Елга авыл уртасыннан узгач, уртада «диңгез» җәелеп ята, балалар мәйданчыгы су астында калды, элекке балалар бакчасы бинасына кадәр су килде», – дип сөйләде ул. Салада язгы ташуга алдан әзерләнәләр, билгеле. Умарталарны күтәреп куючылар күп.
 
Мәктәпкә дә су керде, дигән имеш-мимешләр ишеткәч, Борындык мәктәбе директоры Рания Хуҗина белән дә элемтәгә кердек. Әмма бу сүзләр хаклыкка туры килмәгән булып чыкты. Мәктәпкә бара торган юлны су бүлгән, әйләнеп йөрергә туры килә икән.
 
– Мәктәпкә беркайчан су кергәне юк, – диде директор. – Балалар мәктәпкә парк аша йөри, анда су юк. Кәҗә ермагы дигән урын бар, шулар су белән тулып, шуңа кар суы өстәлеп, арткы яктан әйләнеп, алгы якка килеп чыга ул безнең. Резин итек киеп йөрдек. Хәзер су кимеде инде. Берничә көн торды. Без яшәгән урамга су, гомумән, килми.
 
Медальнең ике ягы булган кебек, фикернең дә төрлесен ишетергә туры килә. «Су күтәрелү – безнең өчен инде гадәти күренеш. Аңа карамастан, авыл халкы көтеп ала бу вакытны. Язгы ташу начар энергетиканы да алып китә сыман», – диде шушы авылда яшәүче бер туташ. Һәр нәрсәнең уңай ягын эзләргә кирәктер шул ул. Хәтта ярларыннан чыккан ташуның да.
 
Яшел Үзән районының Татар Танае авылының су астында «йөзүе» турында хәбәрләр социаль челтәрләрдә тиз таралды. Шулай да, биредә яшәүче Рабига апа Баһавиева әйтүенчә, 2018 елгы көймә белән йөзәрлек ташу белән чагыштырганда быелгысы түзәрлек. Су озак торган торуын – 3 көн китмәгән. Башка елларда бер тәүлектә китеп бетә торган булган.
 
– Ел саен өйгә су керә иде. Быел бакча-ишегалды тирәсе белән генә чикләнде, юлны да өзмәде. Әмма авылның Гөбенә елгасы буенча сузылган дүрт урамында яшәүчеләргә зыян килде инде, мунчаларына да, өйләренә дә үтте, берәр метр су торды. Мичләре дә җимерелгән. Азмы-күпме иминиятләштерүдән булган ярдәмгә өметләнәләр, зыяны капланмасмы, диләр, – дип сөйләде ул. – 2018 елда бик көчле булган иде ул ташу. Быел Ышналы дигән елга килмәде безгә. Кырыйларын эттергәннәр дип беләм. Алдан чарасын да күрәләр кебек инде. Ничә ел дамба төзүләрен көтәбез. Булырга тиеш, дип ышандыралар.
 
Башка җирлекләрдәге вазгыятькә дә күзәтү ясадык.
 
Әйтик, Аксубай районындагы Кече Сөлчә елгасы тирәсен күптән түгел дрон ярдәмендә тикшергәннәр. Ул-бу китерерлек су тыгылулар табылмаган. Гомумән, райондагы сулыкларда су дәрәҗәсе күрсәткечләре нормадан артмый, диләр. Аксубайда ул – 270, Кәкре Күлдә – 310, Сөнчәледә 440 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Шулай да язгы ташуның алдагы еллардагысы белән чагыштырганда дүрт-биш көнгә иртәрәк килүен әйтә җирлектәгеләр.
 
Су ташу дигәннәре элек Нурлатның Якты Күлендә көчле һәм куркыныч булган. 1970 еллардагы табигать көйсезләнүен әле дә хәтерлиләр. Соңгы елларда берничә дистә йортка су керү куркынычы янаган. Дамба түбән булганга, диләр. Хәзер ул тирәләрне күтәртеп, асфальт түшәп, мондый куркынычны киметкәннәр. Язгы ташуга көздән үк әзерләнәләр икән.
 
Апас та – игътибар үзәгендә. Зур Күккүз су басу куркынычы янаган авылларның берсе булып санала. Биредә үзара салым акчасына торба да салганнар. Авылның икенче башына да торба урнаштырганнар. Әмма су барыбер китеп бетми икән. Район башлыгы белән торба кую йә күпер салу кебек эшне башкару турында киңәшләшкәннәр.
 
Яңа Чишмәдә Шушма елгасы көйсезләнгән мәл. Ул да күпләрнең тормышын икегә аерган. Су шактый биек – 70 см күтәрелгән.
 
Казан, аннан бигрәк башкалага якын булган бистәләр дә яз айларында икенче Венециягә әверелә. Йортлар да, машиналар да, кешеләр дә чын мәгънәсендә берничә көн йөзеп йөрергә мәҗбүр.
 
Габишево бистәсендә яшәүче Диләрә Зарипова әйтүенчә, ярты бистә су астында калган. Моңа өстәп, бу тирәдә юл да юк. Монысы да халыкка шактый кыенлык тудыра.
 
– Юлны үз көчебез белән салабыз диярлек: әле үзара салым акчасы кулланыла, әле күрше-күләннәр белән җыелышып, кирпеч, вак таш китертәбез. Бу салынган юлны алга таба зур йөк машиналары, йөк төягечләр йөреп, җимереп бетерә. Урамыбыз белән инде икенче мәртәбә җыелган күлләвекләрне суыртып, урман ягына җибәрдек. Аны һәр урамда эшләргә кирәк, – ди ул. – Бистәдә Узорный дигән тыкрык бар. Анда элек тә сазлы чокыр иде инде. Яңгыр һәм кар сулары шунда төшә. Ул җирләрдә элек урман кебек урын бар иде, кешеләр ял итәргә, этләр белән йөрергә шунда баргалады. Йорт төзүче оешма, шул җирне сатып алып, өйләр төзеп чыкты. Төзелеш вакытында ук су баса иде инде шул тирәне, бистәнең бөтен суы шунда ага бит. Урамнарны су баскан икенче языбыз инде бу. Урамга чыга алмау – бер хәл. Кешеләрнең чокырларына, септикларына су тула. Бу инде – кешеләр сусыз утыра дигән сүз. Иң гади табигый ихтыяҗларын да үтәп булмый – бәдрәфкә дә йөри алмыйлар, димәк! Саный китсәң… Септикларны чистартып торабыз инде, аңа кар суы белән тулырга берничә көн җитә. Насосның тик торганы юк, кыскасы.
 
Табигый көчләр белән тарткалашканнан соң, зыян күләмен барлар чак җитә. Су басудан соң ниндидер матди ярдәмгә өмет итеп буламы?
 
Хокук белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, су басу, янгыннар – табигый бәла-каза санала, димәк, андый вазгыятьне гадәттән тыш хәлләр рәтенә кертәләр. Мондый хәлләр кешенең сәламәтлегенә һәм иминлегенә зыян сала торган һәлакәт булып санала. Аннан соңгы нәтиҗәләре дә дәүләт җаваплылыгында, димәк.
 
– Шуңа күрә матди ярдәм алу өчен, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тик бу әле су басты да, сиңа акча бирделәр дигән сүз түгел. Чыннан да зыян килгән чакта гына ярдәм күрсәтелә. Ул төрле чыганаклардан килә ала. Беренчесе – төбәк бюджеты. Икенчесе – федераль. Зыянны иминият компанияләре дә кайтара. Монда инде кеше үзе үз милкен алдан кайгыртып куярга тиеш, – дип аңлатты Ләйсән Халикова. – Көек бистәсен алыйк. Ни өчен аны су баса? Суны йота торган «ливневка»лар юк, диләр. Димәк, йортны төзүче (застройщик) моңа игътибар биреп бетермәгән. Аның исеменә шикаять язарга, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайбер очракта бу мәсьәләдә йорт төзүчеләр генә түгел, җирле хакимият тә җаваплы. Идарәче компанияләр җилкәсенә дә төшәргә мөмкин.
 
Сан
 
Узган ел Татарстан территориясендәге язгы ташу чорында 20 муниципаль берәмлектә инфраструктура объектлары су астында калган, шул исәптән 3 йорт, 206 йорт яны территориясе, 540 бакча участогы, 9 күпер, 8 автомобиль юлы.
 
Бәла-каза кичергәннәр кая мөрәҗәгать итә ала соң? Ләйсән Халикова сүзләренчә, һәр кеше иң элек җирле хакимияткә барырга тиеш. «Гариза тапшырырга кирәк. Анда зыян күләме, дәрәҗәсе күрсәтелә, документлар китерелә, моңа өстәп, шәхеснең «прописка»сын йә шунда яшәвен исбатларга кирәк. Сәламәтлеккә зыян килгән икән, медицина белешмәсен дә алырга онытмаска. Милеккә зыян килә икән, фотосурәтләр булса яхшы», – дип аңлатты ул.
 
Күп очракта хакимият ярдәмнән баш тартырга да мөмкин икән. Бу очракта сәбәбе аңлатылган тулы җавап сорарга кирәк. Аннан исә шул җавап белән судка мөрәҗәгать итәргә.
 
Бәла-казалар вакытында нинди законнарга таянырга була? Хокук белгече шуларны да искә төшерде.
 
– Бу очракта берничә закон эшли. Бу – «Гадәттән тыш хәл турында» Россиянең федераль конституцион законы, «Халыкны техноген һәм табигый характердагы гадәттән тыш хәлдән  саклау турында» федераль закон. Илнең иминлеген тәэмин итү буенча Президент Указы да шушында керә, – диде Ләйсән Халикова.
 
Болганчык, пычрак, салкын су үсемлек һәм тереклек дөньясына да тәэсир итми калмыйдыр, мөгаен. Казан федераль университетының табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты, мөгаллим, эколог Наил Назаров белән табигатьнең табигатькә йогынтысын барладык.
 
– Табигатьнең үзенә зыян китергәне юк, су басуның бар зыяны – кешегә генә, – ди белгеч. – Су басу – табигый процесс. Ел саен кабатлана торган күренеш ул. Су басудан соң килә торган уңай нәтиҗәләрне ассызыклап үтәргә кирәктер. Бердән, су ташыган урыннарда балыклар үрчи башлый. Кайбер балыклар үләннәр арасына уылдык чәчә. Аларның үрчү циклы тиз уза. Икенчедән, су басып киткән ялан-болыннарда туфрак яхшы күләмдә су белән тәэмин ителә. Озак вакытка дымлы булып кала. Су киткәч, дымлы туфракта үсемлекләр үсә башлый. Су ташуы вакытында туфрактагы, җирдәге төрле эрегән матдәләр бер урыннан икенчесенә күчерелә. Мондый күчеш башка урыннардагы туфракларны тукландыра, бу да – уңай күренеш. Су ташуы булмый икән – менә монысы тискәре күренеш. Көтелмәгән урында су басу башлана икән, бу инде – табигый-гидрологик цикл бозылган дигән сүз. Су ташу елдан-ел иртәрәк килә димәс идем. Табигатьтә барысы да үз җае белән бара.
 
Ел саен яз киләсен белеп, алдан хәстәрен дә күрәбез шикелле, әмма бары су басуга бәйле вазгыять кабатланып тора. Экологның моңа карата үз фикере.
 
– Бу инде күрелгән чараларның бик үк җиренә җиткереп эшләнмәвен әйтә. Метеорологик фаразлар да ясап куялар инде анысы. Әгәр елга ташый икән, бу, иң элек, кар күплеген аңлата. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Туфракның кату тирәнлеге (глубина промерзания) бар. Ул түбән, әйтик, 50–60 сантимер тирәсе икән, кар эрегән вакытта туфрактагы бозлы катлам да эри башлый. Эрегән су туфракка сеңә бара. Әгәр дә туфракның кату тирәнлеге зур, әйтик, метрдан да артык икән, бу очракта өстәге карлар эри бирә, ул туфракка сеңми, чөнки аста туң. Бу очракта ташу да көчле була. Шуңа күрә туфракның кату тирәнлеген дөрес итеп фаразлау мөһим. Моның өчен күзәтү эшләрен алып барырга кирәк. Ноябрьдән фаразлап куялар, кышкы күзәтүләр алып барылмаса, йә тиешле дәрәҗәдә эшләнмәсә, саннар төрлелеге килеп чыга да. Бер санга нигезләнеп фараз кылабыз, ә асылда башкача килеп чыга, – ди Наил Назаров.

Йортка су үтү куркынычы янаса, нишләргә?
Тәрәзә-ишекләрне ябарга яисә такта белән кадакларга.
 
Кыйммәтле әйберләрне чормага яисә өйнең өстәге катына менгезергә.
 
Су үткәрми торган пакет (капчык) эченә өске кием, документлар, акча, дару, су, азык-төлек, гигиена кирәк-яракларын тыгып, әзерләп куярга.
 
Газ, электр һәм суны сүндерергә.
 
Су кимегәч: су астында булган азык-төлекне кулланмаска, су кергән коелардан эчмәскә, киселгән яисә асылынып торган электр чыбыкларына тимәскә, сак булырга.
 
Су киткәннән соң, йорт эченә кергәч, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Яктырту максатыннан ут кулланмаска, бары тик фонарь ише җайланмалардан гына файдаланырга. Электр чыганаклары белән сак булырга.
 
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»