|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2022 Җәмгыять
Лотереяга 64 миллион откан татарстанлыга отышның яртысы гына эләгәчәкОзак эзләгәннән соң, март азагында лотореяда 64 миллион сум күләмендә суперприз откан кеше табылган. Ул Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Иван Э. Аның сүзләренә караганда, билетны ул үз шәһәрендә алган. Бу көнне ул абыйсы белән эшләр буенча йөргән була. Абыйсы лотореяда катнашырга үгетли — 200 сумлык билет бәясен Иван түли, ә абыйсы лотореядагы саннарны тутыра.
63,8 миллион сумны (салым чикереләчәк) туганнар яртылаш бүләргә ниятли. Хәзер аларның иң зур проблемасы — бу акчаны ничек тотарга?
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|