|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2022 Тарих
Ул Гагаринның космостан “кайтып килгән” чагын күргән (ТАРИХИ ФОТО)Ул Юрий Гагарин белән очрашкан. Беренче карашка бу әллә ни гаҗәп түгел, Татарстаннан гына да әлеге легендар шәхес белән шактый кеше аралашу бәхетенә ирешкән. Әмма Әтнәдә яшәүче Данил абый Сәләхетдинов Гагаринның космостан “кайтып килгән” чагын күргән. Данил абый тумышы белән Арча районы Әзәк авылыннан. Гомеренең күбрәк өлеше Әтнә район үзәгендә узган. 40 елдан артык мөгаллимлек стажы бар. Күптән түгел 82 яшен тутырган.
Данил абый Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында өч ел армиядә хезмәт итә. Беренче космонавт белән очрашу да нәкъ биредә була.
— Хәрби хезмәткә 1959 елны чакырылдым, — дип күңел йомгагын чиште әңгәмәдәшем. — Энгельс шәһәре янында беренче класслы хәрби аэродром иде. Аның көньягын сакладык. Әнә шулай тыныч кына хезмәт иткәндә, Данил абый тарихый олы вакыйганың чын шаһиты була!
— 1961 елның 12 апреле иде, — дип сүзен дәвам итте ул. — Көндезге сәгать 11 тулып киткәндер. Без, солдатлар, гадәттәгечә ракета чистартабыз. Дөресен әйткәндә, башка әллә ни эш тә юк иде. Кыш көне кар көрибез, яз көне су ерабыз... Безнең төп эш — аэродромны дошманнан саклау. Каравыл, ашарга пешерү — алары көн саен чиратка салынган. Ул көн дә әнә шундый гадәти булырга тиеш иде. Берзаман әллә нинди ят тавыш ишетелде, аптырап киттек. Энгельс шәһәреннән самолетлар көн-төн оча, аңа күнеккәнбез, тик бу самолет тавышы түгел иде. Шуннан күккә карадык, еракта ике парашют төшеп килә. Ул бездән берәр чакрым ераклыкта иде, шуңа да анык кына аңлашылмады. Ике-өч минут уздымы икән, солдатлар арасында: “Гагарин төшкән”, — дигән сүз таралды. Дивизия командиры машинасына утырып, тиз генә шул якка китте.
— Ә сез бу вакытта Юрий Гагаринның космоска очканын ишеткән идегезме соң?
— Әйе, радиодан беренче кеше космоска очты, дип әйттеләр. Тик бу хакта алай озак сөйләшкәнне хәтерләмим. Гагарин Саратов түгел, Волгоград өлкәсенә төшәргә тиеш булган. Шуңа күрә бу хәбәр командирлар өчен дә көтелмәгән хәл булды.
Озак та үтми, яңа гына галәмнән төшкән Юрий Гагаринны солдатлар янына алып киләләр, дөресрәге, хәрби частька. Иң беренче эш итеп космонавт командир бүлмәсенә кереп, телефон номерын җыя. Гагаринның сөйләшүен ачык ишектән барысы да, шул исәптән солдатлар да ишетеп тора:
— Никита Сергеевич, Юрий Алексеевич бу. Партия биремен үтәдем, мин җирдә! — ди.
Телефонның теге ягында Хрущевның ни әйткәнен солдатлар ишетми, әмма космонавт командир бүлмәсеннән бик күтәренке кәеф белән чыга. Ул да түгел, берсе фотоаппарат алып килә. Юрий Гагарин дивизия командиры, рота солдатлары белән бергә фотога төшә.
— Гагаринның үзе белән сөйләштегезме? Космонавтның кәефе ничек иде?
— Безнең янга килгәндә, Гагарин әле каскасын да салмаган, битендәге тирләре дә кипмәгән иде. Ботинкасында нәрсәдер бар дип күрдем, җиргә төшү өчен уңайлы итеп ясалган иде алар. Ә сөйләшүгә килгәндә, барыбыз да аны уратып алдык. “Галәмдә куркыныч булмадымы?” — дидек. “Төрле чак булды” — дип кенә җавап кайтарды. Ләкин тарихка керәчәк бу очышы турында бүтән сүз әйтмәде. Күрәсең, ярамагандыр...
Озакламый Энгельстан вертолетлар, самолетлар килеп җитте. Берсе төшеп, тиз генә Гагаринны утыртып алып китте.
— Сезнең өчен Гагарин ул мәлдә герой идеме?
— Ул чакта бу хәлләрне аңлап җиткермәгәнбез дип уйлыйм. Бик тиз, көтмәгәндә килеп чыкты бит. Һәм шулай ук китеп тә барды, кояш бирде, җил алды дигәндәй. Шат елмайса да, Гагаринның йөзе шактый талчыккан иде дип истә калган...
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|