поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2008 Җәмгыять

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР!

Без, журналист халкы, чыннан да беркадәр сәеррәк, ахры. Тормышта кемнәрдер аптырап- каушап калырлык бер-бер хәлгә тарыганда, менә ичмаса, язарга бер тема булды, дип сөенүебезне әйтүем (бу һич кенә дә сенсация артыннан куу галәмәте түгел, бутарга кирәкми).

Әле менә быел яз бераз төзелеш белән шөгыльләнеп алган идек. Район үзәгеннән килеп эшләгән егетләр шундый итеп "илһам" биреп китте – шактый көннәр каләмгә үрелмичә, эчтәге ачуның беркадәр сүрелгәнен көтәргә туры килде. Кызган баштан ни язмассың?! Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диюченең шулкадәр хаклы булуына мең дә беренче кабат ышандырды алар мине. Моңа тикле төзелеш алып баручыларга, кара әле, ничек матур булды, диеп сокланудан узмый идем. Баксаң, без төземи торган соңгы ун ел эчендә бик күп нәрсә үзгәргән, шабашник дип йөртелүчеләр арасында хөкүмәтне алдап, эшсез дип теркәлеп, ай саен субсидия-пособие алып, бернинди салым түләми генә, кеше талап йөрүче аерым бер катлау барлыкка килгән икән! Дөрес, төзелеш белән шөгыльләнүчеләрнең барысын да бу төркемгә кертергә ярамый. Көнне-төнгә ялгап, чын мәгънәсендә намус белән эшләп, акчаны кайнар тирләре белән табучылар да күп араларында. Андыйларның эше дә күз алдында: күз ачып йомганчы хан сарае булырлык матур йортларны, түбәләрне коралар да куялар. "Ни арада!" дип гаҗәпләнү катыш сокланасың. Билгеле, хуҗалар да канәгать, чөнки, гаҗәпкә каршы, андыйларның бәясе дә һәркем канәгать калырлык. Шул ук вакытта зур акчаның тәмен татыган, оят һәм намус дигәнне таптап үткәннәр дә юк түгел икән. Балтачтагы бер танышыбыз: "Ничә ел төзелеш алып барып мондый төзүчеләр күргән юк иде", – дип мактагач, без дә шул егетләргә мөрәҗәгать иттек. Безнең дә, күпме төзелеш алып барып, мондый төзүчеләр күргән юк иде… Кызганычка каршы, без мактый гына алмыйбыз. Әгәр әлеге танышым ышанычлы кеше булмаса: "Мин газап чиктем әле, болар да газаплансын", – дип юри мактаганыннан шикләнер дә идек. Сәбәп башкада, ахры (бу хакта бераз соңрак). Күптән түгел бер шабашник: "Син кешегә эшләгәндә генә кирәк, үтенече үтәлгәч, барысы да артын куя", – дигән иде. Артыңны кую түгел, бездә эшләгән төсле егетләр туры килсә, аларны күрмәс өчен кире борылып качарсың, билләһи! Язмамны укучыларда, бу бигрәк яман кеше икән, дигән фикер калмасын өчен, моннан алда үзебездә эшләгән төзүчеләр турында берничә җөмлә әйтергә кирәктер.

 

Унбиш ел элек булган төзелешне без искиткеч матур бер вакыйга итеп гел искә алабыз. Ул чакта колхозның төзелеш бригадасында эшләүче Даниял абый Сәйфелганиев, Раил абый Нәҗиповлар эшләгән иде. Тәмәкене дә эш арасында гына тартучы бу абыйларның уңай энергетикасы һәммәбезгә дә күчте: ярдәмче Нурислам Галимҗанов, җизнәләребез генә түгел, без өч кыз туган да ни аруны, ни авырлыкны сизмәдек – ике кулга икешәр керамзит блок, носилка тутырып таш, ком күтәреп йөгердек кенә… Бүген берсен дә чак күтәргән блокларны ул чакта әллә кечерәк, җиңелрәк булдымы икән дияр идең, измәсе шул ук авырлыкта бит: ун литрлы чиләккә аз керә дип унбиш литрлыларга күчтек… Бер кулда потлы чиләк белән измә, икенчесендә – блок… Аның рәхәтлелеге, күңеллелеге! Бүген дә, башка мондый төзелеш булмас инде, дип сагынып искә алабыз. Эшләүчеләр генә түгел, шул чактан бирле аларның гаи-ләләре дә безнең өчен якын кешеләргә әверелде. Хәер, әле тагын бер шуңа охшаш төзелеш булды, тик анысы күңелсез вакыйга белән бәйле. Моннан ун ел элек көзге кичтә, бер авылдашыбызның кулы "уйнаганнан" янгын чыгып, абзар-кураларыбыз янды. Үч иткәндәй, төзелеш башланганнан көн-төн көзге салкын яңгыр койды. Ул чакта эшләгән төзүчеләрне – шул ук Даниял абый Сәйфелганиевны, Илгизәр Хәсәнов, Илдар Галләмовларны (ярдәмгә килгән җизнәләремне, туганнарыбызны) без әле дә хөрмәт белән искә алабыз. Чыланган киемнәрен корысына алыштыра-алыштыра эшләсәләр дә, алар бер генә көнне дә вакытсыз кайтып китмәде. "Болай да малларыгыз бер атна тоташ салкын яңгыр  астында", – дип караңгы төшкәнчегә кадәр эшләде, аңа карап артык бәя дә сорамадылар. Бу кешеләрнең хезмәтен ничек онытасың?! Менә шуннан бирле төзелеш алып барган юк иде инде… Ә безнең хәтергә барлык шабашниклар да алар кебек эшли диеп уелып калган. Тик, әйткәнемчә, ун ел эчендә бик күп нәрсә үзгәргән булып чыкты…

 

Район үзәгендә шабашникларны ашатмыйлар, үзләре алып йөриләр икән, – дип ишеткәч, аптыраган идем.

 

Бүген инде аптырамыйм. Кайберәүләр ашау бәясен тотып кала башлаган, диделәр. Монысының да чарасызлыктан булуын аңладым. Ярый әле бер танышым район эчендә йөри торган төзелеш бәяләрен язып биргән иде. Өстәвенә, егетләр үзләре, бездә иң түбән бәяләр, дип ышандырды. Унсигез көнгә 96 мең сум – бездән әнә шундый бәя сорадылар – дүрт кешелек (берничә көн бишәү эшләсәләр, кайбер көннәрне ике-өч булдылар) бригада өчен иң түбән хак булып чыкты. Унсигез көн эшләгәч, өр-яңадан бик зур йорт җиткергәннәрдер, дип уйлый күрмәгез тагын. Төп йортны  тышлау, янкормалар өчен бу бәя.

 

"Кызурак эшләгез инде, кешедән оят бит", – дигән танышларына алар: "Көнне сузмыйча, зур акча сорап булмый бит", – дип җавап биргән булып чыкты. Элекке шабашниклар кебек бүгенгеләр,  кечкенә пычкы белән такта башы да кисми, бер генә шөрепне дә кул белән бормый лабаса! Әллә, Ходаем, ничә шөреп борганнарын да санаганнар – шулай булмаса, унга ундүрт метрлы өйгә гап-гади түбә ябуны 63 мең сумлык дип исәпләрләр идеме икән? Дөрес, без "әйбәт" булгач, 55кә хәтле төштеләр үзе. Тагын бишесен тарткалаша торгач киметтеләр… Ә туганнарыбызга икенче бер бригада нәкъ шундый ук түбәне шул көннәрдә генә шуның ярты бәясенә эшләп киттеләр. Аерма шунда гына: безнекеләр унбер көн эшләсә, алар биш көндә эшен бетерде…

 

Еш кына, хөкүмәт безне талый, дип зарланырга яратабыз. Хөкүмәттән дә үткәреп, үзебез бер-беребезне талыйбыз икән! Бәяләрне көнләп түгел, сәгатьләп арттыручы (төзелеш материалларына бәяләр кышкы чордагыдан иң кимендә ун процентка артты) арадашчылар – алыпсатарлардан башлап, көненә өч мәртәбә туй сыенда кунак булучы төзүчеләргә кадәр җай чыкканда акчаны мөмкин кадәр каерып калырга тырыша. Әйтерсең миллионерларда эшлиләр! Кайберәүләр минем белән килешмәс, хөкүмәт үзе алардан шабашник ясады бит, дип янә хөкүмәтне тиргәр. Өлешчә килешәм. Әйе, эшсезлек, кыскартылулар аркасында чарасызлыктан бу эшкә алынучылар күп. Тик бу гына аларга, үзләре кебек үк, чарасызлыктан төзергә мәҗбүр булган гади кешеләрне кычкыртып таларга җирлек бирми шикелле.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 138 | 09.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»