|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2022 Медицина
Чаллыда яңа туган бала үлемендә табиблар гаепле-юкмы?Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган бала үлеменнән соң тикшерү оештырды. Элегрәк социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүче хатын-кызның яңа туган баласы үлүе турында хәбәр чыкты. Әнисе сүзләренчә, фаҗига табибларның аңа кесарев кисеме ясамавы аркасында килеп чыккан.
Бу вазгыятьне «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә шәрехләделәр.
«Кама балалар медицина үзәге гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: Казан дәүләт медицина университеты акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры катнашында бала үлеме буенча күпьяклы тикшерү үткәргән», - диделәр ведомствода.
«Бу хәл турында бөтен тулы мәгълүмат ата-аналарга тапшырылган, чөнки ул табиблар серен үз эченә ала. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тора», - дип нәтиҗә ясадылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|