|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2022 Киңәш-табыш
Каен су җыярга ярыймы?"Күршеләрем икенче ел рәттән каен суы җыя. Миңа исә, агачлар кызганыч. Каен суын җыярга ярыймы ул?" - дип сорый Кукмара районыннан Гөлнәзирә. Сорауга Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлее җитәкчесе Айрат Әхмәров җавап бирә:
– Каен суын биш елдан артык үскән урманнан гына җыярга рөхсәт. Әмма аның да кайбер таләпләре бар. Кисәргә кирәк дигән агачлардан гына су җыеп була. Әйтик, каенның үзагачына зыян килмәскә тиеш. Үз белдегең белән агачны тишү, суын алыр өчен каеннны кисеп аудару ярамый. Моның өчен физик затларга 3 меңнән -4 мең, вазифаи затларга 20 меңнән- 40 мең, юридик затларга 200 меңнән-300 мең сумга кадәр штраф салына.
Фото: collect birch sap
--- |
Иң күп укылган
|