поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2022 Язмыш

Улын аракыга алыштырды (Булган хәл)

Күптән түгел миңа күрше киявен ата хокукыннан мәхрүм итү буенча суд утырышында катнашырга туры килде. Аняның татар егете Ринатка кияүгә чыгуын башта ук өнәп бетермәгән идем. Мин аны җиде ел йөргән Виталий белән бергә булырлар дип өметләндем. Егет белән кыз булып йөргәндә үк: «Нинди матур пар», – дип соклана идем үзләренә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Аня Казанга медицина институтына укырга керде. Виталий армиягә китте. Егет белән кыз шактый гына дус булып йөргәч ачуланыштылар, араларында хатлар да йөрми башлады. Аня башкалада Юра исемле егет белән дуслашты. Бу хәлне ишеткәч, Виталий армиядән кайтуга өйләнде. Аня да укуын тәмамлап, дипломлы белгеч булып Чаллыга кайтты. Юра исә Казанда калды. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр җитди булмаган күрәмсең, кыз интернет аша яңа егет тапты. Ринат белән өч ай чамасы дуслашып йөрделәр дә, зурлап туй ясап өйләнештеләр. Беренче карашка, матур гаилә кебек иде. Ринат ачык, сөйләшергә ярата. Тора-бара аның спиртлы эчемлекләр белән дуслыгы билгеле булды. Машина белән кайтып туктый, үзеннән аракы исе килә. Өйдә тавыш, акырыш, елаш... Бу хәлләр яшь хатынның өметен өзә.
 
«Балабыз тугач бәлки үзгәрер», – дип уйлый ул. Уллары тугач, Иван дип исем куштыралар, чиркәүгә барып чукындыралар да. Тик яшь ата гына яхшы якка үзгәрми. Түзәрлеге калмагач, Аня аның белән аерылыша. Ринат бер ел аерым яшәгәндә улы янына бер тапкыр гына килә, баласын урамга алып чыкканы да күренми. 
 
Алай гына түгел, эчеп эшкә дә бармый. Унар көн югалып тора. Аняның әтисе, сөйләшеп, янәдән эшкә урнаштыра үзен. Бала тәрбияләүгә өлеше кермәгәч, яшь ана аны аталык хокукыннан мәхрүм итәргә карар кыла. 
 
– Бу никахның бәхетле булачагына башта ук өметләнмәдек. Ринатның ата-аналары улларының рус кызына өйләнүләрен яратмадылар. Аларга онык та кирәкмәде. Иванны кулларына алганнарын да хәтерләмим. Кодагый шалтыратып, «Ринат айныкмы?» – дип кенә сорый иде. Димәк, малае электән аракы белән дус булган. Эчкән килеш, руль артына утырган өчен берничә мәртәбә машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр инде үзен. Аңа карап тормый, эчә дә машинага утырып чыгып китә. «Ирем Ринатны беренче күрүендә үк ошатмаган иде. Ләкин кызыбызга каршы килмәдек. Нәтиҗәсен күрәсез», – диде Аняның әнисе Мария Николаевна. 
 
Ирен ата хокукыннан мәхрүм итү буенча суд алдыннан Аняның улы һәм бер ир белән төшкән фотосын күрдем дә: «Ринат белән дуслаштыгызмы?» – дип сорадым. «Юк, башка кеше», – дип кенә җавап бирде күршем. 
 
Баксаң, Ринат белән аерылышкач, Аня Виталий белән яши башлаган икән. Иван аны «әтием» дип йөртә ди. Виталий да хатыныннан аерылган, малаен үзенә алмакчы булып йөри, хатынына бала кирәкми икән. Иванны да рәсми рәвештә үз баласы итәсе килә аның. 
 
Суд алдыннан опека бүлеге хезмәткәрләре Ринат яшәгән фатирга барганнар, ләкин керә алмаганнар... Суд материалларын, чакыруны җибәрсәләр дә, ул балага хокукын дауларга килүне кирәк дип тапмаган. Соңрак аның эштән китеп, эчеп ятуы билгеле булды. Димәк, аңа гаилә дә, бала да кирәкми. Киләчәкләрен уйламыйча, газиз балаларын хәмергә алыштырган ир-егетләрне аек фикер йөрткән кеше аңламыйдыр инде ул. 
 
Мин Аняның улы хакына беренче ирен ата хокукыннан мәхрүм итүен хупладым. Чөнки җиде ел үзен яратып йөргән Виталийның аны бәхетле итәчәгенә ышанам, ә бәхетле гаиләдә балалар да акыллы, тәртипле, бәхетле булып үсә. 
 
 
 

Зөлфия ФОАТОВА
Шәһри Чаллы
№ --- | 11.04.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»