поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.04.2022 Дин

Ислам динендә өй җыештыру, өй юуның билгеле бер тәртибе бармы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Чисталык – иманның яртысы», – дигән. Мөселман кешесе тәне белән генә түгел, җаны белән дә чиста булырга омтыла. Үзебезне генә түгел, әйләнә-тирәбезне дә чисталыкта, пакьлектә тотарга тырышабыз без. Бик тиздән һәр йортта өй юулар башланачак.

Бу йола пәйгамбәребез яшәгән чорда да булганмы? Ислам динендә өй җыештыру, өй юуның билгеле бер тәртибе бармы? «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән әнә шул хакта сөйләштек.
 
– Ислам дине чисталык, пакьлек кебек төшенчәләргә ничек карый? Бу хакта хәдисләрдә ниләр әйтелә?
 
– Чисталык динебездә мөһим урын алып тора. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны фарыз кылган. Ул һәр намаз алдыннан чистарынырга – тәһарәт алырга кушкан. Шул рәвешле кеше, көненә, ким дигәндә, биш тапкыр чистарына булып чыга. Шуның буенча гына да мөселман кешесе өчен чиста, пакь булуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле әйбер икәнлеген аңлап була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Чисталык – ярты иман ул», – ди. Кешенең иманының дәрәҗәсен тышкы кыяфәтеннән дә күреп була. Тышкы яктан чиста булган кешенең күңеле дә чиста була. Моннан тыш кешенең җаны да чиста, пакь булырга тиеш. Пәйгамбәребез, сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп: «Әгәр сезнең өй алдыннан елга агып торса һәм сез шул елгада биш тапкыр юынсагыз, сезнең тәнегездә пычрак җир калыр идеме?» – дип сораган. Сәхабәләр: «Юк», – дип җавап биргән. Шуннан пәйгамбәребез: «Намаз да менә шушы елга кебек сезнең гөнаһларыгызны юа», – ди. Шул рәвешле тәнне чистартыр өчен мөселманнар су белән юынсалар, йөрәкләрен пакьләр өчен биш вакыт намаз укый.
 
– Яз житү белән өй юулар башлана. Бу йола пәйгамбәребез яшәгән чорда да булганмы?
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм яшәгән чорда өйләр бездәге кебек түбәле түгел, диварлы гына булган. Өсте ачык калган, бер бүлмәдә сөйләшкән тавышлар икенчесенә ишетелеп торган. Анда өйләр бер-берсенә терәлеп торган, бездәге кебек күршеләр белән бераз ара калдырып яшәмәгәннәр. Пәйгамбәребез дә абыйсы Әбу-Ләһәб белән дивар аша гына күрше булып яшәгән. Ул аның динне таратуына каршы була, аңа дошманлык итә башлый. Пәйгамбәребез намаз укыган вакытта абыйсы аның ягына чүпләр, пычрак ыргыта торган булган. Ул чордагы чисталык мәсьәләсен өлешчә әнә шуннан чамаларга мөмкин. Динебездә өй юу буенча ниндидер тарихи мәгълүмат юк. Кеше үзенә йола итеп алган билгеле бер тәртип кенә бу.
 
– Өйне ишек төбеннән түгел, түр башыннан юа башларга кирәк, диләр. Бу нәрсәгә бәйле? Ислам динендә өй юу, жыештыруның билгеле бер тәртибе бармы?
 
– Өй юуны түр башыннан башларгамы, әллә ишек ягыннанмы – моның дини әһәмияте юк. Бу күбрәк халыкның үзе уйлап чыгарган ышануы, гадәте булып тора. Чынлыкта, ислам динендә мондый таләп тә, өй җыештыруның билгеле бер тәртибе дә юк. Иң мөһиме – чисталык булсын.
 
– Җомга көнне өй жыештырырга ярыймы? Ә гает көнне рөхсәт ителәме?
 
– Рөхсәт ителә, әлбәттә. Җомга намазына барыр алдыннан мөселманнар өчен тәһарәт алу гына түгел, тулысынча госел алу да хәерле гамәл булып тора. Мөселман кеше җомгада гына түгел, көн саен намаз укый. Ул намаз укыган урынын һәрчак чиста тотарга тиеш. Шуңа күрә җомгада гына түгел, һәр көнне өй җыештырырга кирәк. Гает көнне өй җыештырырга ярамый дигән чикләү дә юк. Дөрес, моны бу көнгә калдырмасаң да була. Җомга, гает көннәренә кадәр өйне җыештырып, пакьләп куйсаң, шушы бәйрәм көннәрендә намаз уку, гыйбадәт кылу кебек изге эшләргә вакыт күбрәк калачак.
 
– Кояш баегач, идән юган суны ташларга ярамый, диләр.
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз. Бу вакытта җирдә шайтаннар тарала», – дигән. Ләкин ниндидер су түгү яки башка эшләргә карата диндә башка андый тыю, боерык юк. Шуңа күрә халык телендә андый ышанулар булырга мөмкин. Әмма мөселман кеше, иң беренче чиратта, бу хакта ислам динендә ниләр әйтелгәнен ачыкларга, бары шуңа гына таянырга тиеш.
 
– Кояш баегач, тузан сөртергә, өй жыештырырга ярыймы?
 
– Көн буе эштә булгач, күп кешенең өй җыештырырга да вакыты калмый. Шуңа күрә бу эш еш кына кичкә кала. Халык телендә, дөрестән дә: «Кояш баегач, өй җыештырырга, тузан сөртергә ярамый», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма ислам динендә андый тыю юк. Димәк, аны эшләргә ярый. Кеше үзенең тормышын авырайтмаска тиеш.

– Өй жыештырганда, җомга вакыты дип, эшне туктатып торабыз. Болай эшләү мәжбүриме?
 
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Йә, иман китергән бәндәләр, кайчан җомга намазына чакыралар, үзегезнең сату-алу эшләрен калдырыгыз һәм Аллаһны зикер итүгә ашыгыгыз. Бу сезнең өчен хәерле булачак», – ди. Шул рәвешле, җомга намазы җитеп, азан яңгырауга, мөселман, бөтен эшләрен калдырып, намазга ашыгырга тиеш. Бу – Аллаһы Тәгаләнең боерыгы. Әлеге таләп шул ук өй җыештыруга да кагыла. Мөселман илләрендә дә, азан яңгырау белән, зур базарларда мөселманнар күбесе кибетләрен бикләп тә тормыйлар, шул килеш кенә калдыралар да мәчеткә намазга китәләр. Беркем дә шушы вакытта андагы бернәрсәгә дә тими, урлашмый, җинаять кылмый. Намазны укыгач, кире үз эш урыннарына кайтып, сату-алу эшләрен дәвам иттерәләр.
 
Динә Гыйлаҗиева
 
Фото: Дамир Бәдриев

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»