поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.04.2022 Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Вахитова: “Җанымның яртысын тартып алдылар...”

2 апрельдә җырчы, Уфа шәһәрендә иҗат итүче автор-башкаручы Лилия Вахитованың улы Вадим Хәтмуллин вафат булды. Егетнең вакытсыз үлеменең беренчел сәбәбен йөрәк өянәге дигәннәр…

Без аның әнисе Лилия ханымга шалтыратып, улы турындагы якты хатирәләрне барладык.
 
– 4 апрель көнне җирләдек, карт әтисе янында. Чакмагыш районында, әтием дә, сеңлем дә шунда җирләнгән, – дип сөйләде безгә Лилия ханым.
 
– Әтием 2 июльдә вафат булган иде, Вадим 2 апрельдә җан җирде. Туган көне 2 майда. Үлгән елы 2022дә... Саннар магиясе, диярсең.
 
Вадим оператор булып эшләүче дустының туган көненә киткән, шуннан кире исән-сау әйләнеп кайтмаган, әлегә суд-медэкспертиза нәтиҗәсе билгесез.
 
– Ике көннән артык көтә алмыйбыз бит инде, җирләргә булдык. Вадимның үлеме турында дуслары шалтыратып хәбәр итте, хушымны җуя яздым. Ярый әле үзем генә түгел идем. 39 яшь туларга тиеш иде улыма. Туган көнендә тортка куярга, дип шәмнәр алган идем, – дип сөйләвен дәвам итә Лилия Вахитова. – Аны соңгы юлга озатырга бик күп дуслар, танышлар килде. Әле дә ике республикадан да иҗатымны сөючеләр кайгымны уртаклашып яза, хәлләремне белешә. Җан ярасы шундый көчле, берничек тә басып булмый. Гел елмаеп йөри торган, искиткеч зыялы, спорт сөючән иде. Олы апасы белән арасы ике яшь кенә. Апасы юридик факультетта, Вадим Спорт академиясендә тренерлыкка укыды. Икесен дә укытуы авыр булды, түләүләре дә күп иде, армиядән соң укырмын дип укуын ташлап торды. Аннан соң Уфаның “Туган тел” компаниясендә, “Вся Уфа”, БСТ, “Рен-ТВ”, “МТВ-Микс” каналларында да эшләп алды. Шулай ук Вадим минем уң кулым – операторым булды, 2014 елдан башлап «Тургай» һәм «Сәләт» фестивальләре өчен клиплар төшерде. Эшендә гел мактауда булды. Моннан тыш, төрле чараларны төшерә, видеограф хезмәте күрсәтә иде. Аның белән бәйле барлык хатирәләр хәзер кылт итә дә искә төшә. Көчсезләрне яклады, дөреслек өчен нык тора иде.
 
Армиядә хезмәт иткәндә дә яңа килгән егетләрне яклап “дед”лардан аңа еш эләккән. Берүзе бөтенесенә каршы торган, кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнде. Чечняда да булып кайтты. Вадим укымышлы бала, бик күп китаплар укый иде. Өйдә бөтен нәрсәне эшли, белмәгән эше юк. Яшьлегендә бер тапкыр өйләнеп тә карады, хатыны безнең милләтнеке түгел. Холыклары туры килмәгәндер, аерылыштылар. Шуннан соң өйләнмәде. 12 яшьлек кызы бар.
 
Ничә ел ялгыз яшим, янымда терәк булырдай ир юк. Ләкин, Аллаһка шөкер, әнием, ярдәмгә әзер торучы өч балам белән сөенеп яшәдем. Алар белән һәрчак горурландым. Вадим кече кызым өчен әти сыман булды, терәк-таяныч иде. Хәзер ул булмагач, җанымның яртысын тартып алдылар шикелле. Бала хәсрәте бик авыр шул. Һаман да ышанасы килми үлүенә, үз ачкычы белән ишекне ачып керер дә, мин кайттым, әни, дип яныма килер сыман...
 
Лилия Вахитованын авыр кайгысын уртаклашып аның иҗатташ дуслары бик күп шигырь, бәет язганнар. 
 
Аның берсе Нәкыя Хәйруллинадан:
 
Кайгы килә, сорап тормый бездән,
Хәсрәт эчләренә юл ачып...
Бала югалтуы әни өчен
Әйтеп бетергесез, бик ачы.
Иңнәремә ябам инде хәзер
Сабырлыктан үргән шәлемне.
Дога кылам, җиңеләйтер өчен
Йөрәк өзгеч шушы хәлемне.
Бала кайгылары бирмә, Аллаһ,
Әрем үләнедәй ул ачы.
Йөрәк ярасыннан кан бөркелә,
Әйтерсең аны, телә кайчы
Хәсрәт-сагыш уты ялмап алган
Юлны хәзер ничек үтәрмен?
Балакаем, белмим ничә еллар
Керерсен дип, сине көтәрмен..
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»