поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2022 Җәмгыять

“Сабыйларым өчен куркам...”

Стәрлетамакта Агыйдел, Ашкадар, Стәрле елгалары бар, ә җи­һазландырылган яхшы пляжлар юк. Безгә дә матур яр буе кирәк!” Стәрлетамаклылар да төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә тели һәм бу хакта социаль челтәрләрдә шулай дип яза.

Бу мөрәҗәгатькә шәһәр хакимиятеннән җавап килгән.
 
“Шәһәр кул кушырып утырмый. Инде икенче тапкыр Стәрлетамак уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыга. 2019 елда “Содовик” паркын һәм Стәрле елгасы яр буен төзекләндерделәр. Былтыр Түбән Новгородта узган Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында стәрлетамаклылар “Соляная пристань” проектын уңышлы яклады. Ул Ашкадар елгасының яр буе территориясен, “Салават” кинотеатры янындагы мәйданны, Киров исемендәге паркны үз эченә ала. Эчендә — шәһәр өчен әһәмиятле 46 объект.
Проект авторлары яр буен төзекләндерергә тәкъдим итә. Спорт мәй-данчыгы, җәяү йөрү зонасы һәм кафе, җиһазландырылган парковка, пляж, балалар һәм спорт мәйданчыклары... Хәрәкәтләнүләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар куелачак. Яр буен һәм тарихи үзәкне тоташтыручы Ходайбирдин урамы җәяүлеләр өчен уңайлы булачак. Проектта велоюл да каралган. Стәрлетамакта йөзә торган понтон пристань-беседка, оригиналь навигация, баскыч-амфитеатр, балалар мәйданчыгы-баржа, яр буе калкулыгында ак мәрмәр вакташ барлыкка килергә мөмкин. Илдә хәл катлаулы, әмма төзекләндерү буенча планнар әлегә үз көчендә. Концепциянең авторлары — Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты, архитекторлар, муниципалитет һәм шәһәр халкы. Кабатлыйбыз: әлеге концепция авторларының берсе — шәһәрлеләр үзләре. Бу бик мөһим!” — дип язылган анда.
 
Илеш районының Төкәй-Тамак авылында күпер җимерелә башлаган. Бүрәнә ташучы зур йөк машиналары йөр-гәнлектән, күпер астындагы балкалар ишелеп төшә, аның буйлап йөрү куркыныч була — 2020 елның көзендә социаль челтәрләрдә илешлеләр шулай язган. Бу күпер — авылның төп транспорт артериясе, бик мөһим объект. Республика белән идарә итү үзәге шикаятьне Илеш районы хакимиятенә тапшырган. Урынга белгечләр чыгып, күпергә тикшерү уздырган, эш күләмнәрен һәм сметаны билгеләгән.
 
“Ремонт вакытында кичүдәге хәрәкәтне туктаттылар, вакытлыча урау юл оештырдылар. Коронавирус пандемиясе барлык планнарны да үзгәртте, ләкин гамәлдән чыгармады, ә вакытын күчерде. Күперне ремонтлау 2021 елның ноябренә кадәр кичектерелде. Алга таба барысы да тиешенчә килеп чыкты, эшләр вакытында башланды һәм 23 мартка Төкәй-Тамак авылына яңа кичү ачылды”, — дип җавап бирәләр район хакимиятеннән.
 
Гаҗәп хәл: шәхси бакчада трансформатор будкасы тора. Муниципаль җир халык милкенә әйләнсә, шулай да була. Иглинда яшәүче күпбалалы гаилә шулай интеккән, подстанция кечкенә генә бакчаның уртасында, җиләкләр янында торган. Нәкъ менә соңгысы өлкәннәрне нык борчый — җиләкне балалар ярата. “Трансформатор ачык, токка тоташтырылган, аны берәү дә тикшерми. Балаларым өчен куркам!” – дип язган күпбалалы әни, участок хуҗабикәсе Татьяна Разбежкина социаль челтәрдә.
 
Башкортстан ЦУРына мөрәҗәгать көзен кергән. Аңлашыла, алда — кыш, әмма язга иске подстанция проблемасын хәл итәргә кирәк. Иглин районы хакимияте дә, ЦУР да эшкә тотынган. “Иглинның бу өлешендә электр челтәрләрен һәм трансформатор ярдәмче станцияләрен республика милкенә тапшырдылар. Аларга төбәк электр челтәрләре хезмәт күрсәтә. Ленин урамы буенча урнашкан трансформатор будкасын бу районда электр энергиясе егәрлеген яхшырту буенча инвестпрограмма кысаларында сүтәргә планлаштырганнар.
 
Алда зур эшләр көтә иде. Халыкны тоташтырырга, ЛЭП баганаларын яңартырга, трансформатор ярдәмче станцияләрен алыштырырга кирәк. Ике заманча трансформаторны 27 декабрьдә урнаштырдылар. Алар Ленин урамындагы иске будканы сүтәргә мөмкин булсын өчен линияне бушатты. 29 мартта эшчеләр трансформатор калдыкларын Татьяна Разбежкина бакчасыннан алып китте. Җиләк плантациясен киңәйтергә мөмкинлек бар”, — дип җавап бирәләр район хакимиятеннән.
Фото: пиксабай
 

Резеда ГАЛИКӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 08.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»