|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2022 Криминал
Алты район халкыннан 8 тонна ит җыйган, ә акчасын түләмәгән
Башкортстанда бер эшкуар халыктан 8 тоннадан артык ит җыйган. Ул район гәзитләренә рекламалар биргән. Анда ит җыюы турында хәбәр иткән. Кайсыберәүләр, игъланга ышанып, шатланып, ит тапшыра башлаган. Ир алты район халкыннан ит җыйган. Ул, үзен җитди эшкуар итеп күрсәтергә теләп, ит алуы хакында кешеләргә распискалар язып биргән. Әмма ит хакын түләргә генә ашыкмаган. Дөресен әйткәндә, акча бирергә җыенмаган да...
Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир 30 кешедән 2,2 миллион сумлык ит җыярга өлгергән. Кырын эше ачыклангач, ул үзенең гаебен таныган һәм зыянны каплаган.
Суд аны гаепле тип тапкан һәм шартлы срокка хөкем иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|