поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2022 Шоу-бизнес

Бәширә Насыйрова: “Аның юклыгына күңел ышанмый”

Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова Бөгелмә районы Карабаш авылында ишле гаиләдә туган. Ул авылны халык телендә “икенче Швейцария” дип йөртәләр, чөнки ул бик матур урында урнашкан.

– Бәширә апа, исемегез бигрәк үзенчәлекле...
 
– Бәширә – гарәп теленнән яктыртучы, нурландыручы, юл күрсәтүче дигәнне аңлата. Минем кул җиңел, энергетикам бик уңай. Әйтик, берәр кибеткә керсәм, миннән соң чират җыела. Кием кибетендә дә шулай: мин күлмәк алсам, башкалар да шуннан кием ала иде. Миңа да, апа-абыйларга да исемне әти кушкан. Әти данлыклы Бикчуриннар нәселеннән. Әби-бабайлар дин әһелләре булган. Әти Коръәнне, гарәп һәм фарсы телләрен белде.
 
– Балачакның кайсы мизгелләре исегездә калды?
 
– Гаиләдә төпчек бала булып тудым. Әтием – музыка укытучысы, 50 елга якын балалар укытты. Әни һәрвакыт өйдә булды, без – биш баланы карады. Безнең буын балалары эшләп үсте. Үземне белгәннән бирле Зәй елгасыннан су ташыдым. Безнең урамда бөтен кеше кыяр үстереп сата иде. Бездә дә бар иде ул “бизнес”. Кыярларга 30-40 чиләк су ташып сиптем. Кыяр җыю минем өстә булды, 10-15 капчык кыяр җыела иде. Атнага бер-ике тапкыр кыяр сатырга йөрдек. Әнинең апасы белән төнлә чыгып китә идек, кыяр өстендә кунган чаклар да булды. Бөтен кешедән алдан сатып бетереп, бер тиенен дә тотмыйча инәйгә алып кайтып бирә идем. Шуңа да кибетче булырга хыялландым.
 
– Димәк, сезне җырларга әтиегез өйрәткән?
 
– Һәрвакыт әтигә ияреп йөрдем. Әти балаларны, яшьләрне бик яратты. Дәрестән соң калып та, балаларны мандолинада уйнарга өйрәтә иде. Үзем дә бик күп шөгыльләндем, бик күп җырларны яттан белә идем. Инәй: “Җитте инде, җырлама”, – дия иде. Әтинең мине җырчы итеп күрәсе килде...
 
– Шулай да сәхнәгә соңлап кына чыккансыз...
 
– 30-40 яшьләрдә генә сәхнәгә чыктым. Анысы да очраклы рәвештә. Зур сәхнәгә чыкканчы, бик күп еллар үзешчән сәнгатьтә йөрдем. Төрле җирләргә, хәтта Казанга да чыгыш ясарга бара идек. Моны төп эшем белән бергә алып бардым. Бервакыт мине эзләп Бөгелмәгә танылган композитор Ганс Сайфуллин килде. Шулай итеп, җырлар яздырып ике җыентык чыгардык. Бер продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек иттем. Дөресен генә әйткәндә, сәхнәгә чыкканчы, бизәнә дә белми идем. Битемә бер крем да сөрткәнем булмады...
 
– Казан – Бөгелмә юлы якын ара түгел. Кайда яшәдегез?
 
– Башта Казанда фатир “снимать” иттем. Аннары ирем белән уйлаштык та, Казанда бер бүлмәле фатир алырга булдык.
 
– Ни өчен Казанга бергә күченеп килмәдегез?
 
– Эше буенча китә алмады. Аннан соң үзем дә Казанга күченү теләге белән әллә ни янмадым. Берничә елдан соң гына, ирем лаеклы ялга чыккач, Казанга күчендек. Кызганыч, ирем Атлас белән 15 ел гына яшәп калдык. Ул яман чирдән вафат булды. Атлас чирли башлагач, эштән китәргә, концертлардан баш тартырга туры килде.

– Белүемчә, Атлас абый сезнең икенче ирегез?
 
– Беренче ирем, ягъни улымның әтисе Себердә яши, аның үз гаиләсе. 13-14 ел үзем генә яшәгәннән соң, Атлас белән кушылдык. Атлас – язмышым бүләге. Бер-беребезне яклап, саклап яшәдек. Аны югалтуны бик авыр кичердем. Соңгы көннәрендә, мин синсез яши алмаячакмын, дип елагач: “Яшисең, син – көчле, гафу ит, бергә озак яши алмадык”, – дип гафу үтенде. Күз алдымда вафат булса да, аның юклыгына ышанасым килмәде. Моңсу җырлар тыңлап йөрдем. Ирләре үлгән кешеләргә шалтыратып, такмаклый-такмаклый елый идем. Теге яки бу сорауга җавап эзләгәндә, уйларым белән аңа мөрәҗәгать итәм. Элек төшемә еш керә иде, соңгы вакытта күргәнем юк. Төштә аны ачык төсле күлмәкләрдән күрәм, йөзендә елмаю була.

– Ничек тынычландыгыз?
 
– Тормышымдагы бер аяныч хәлдән соң, айнып киткәндәй булдым, үземне кулга алдым. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле миңа кисәтү ясагандыр дип уйлыйм.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»