поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2022 Юмор

"Мин башкалардан кимме?” (ЮМОРЕСКА)

Җәй айлары да үтеп бара. Печән чабу, малларга кышкылыкка азык әзерләү чоры. Басуда гөрләп комбайннар “икмәк диңгезендә” йөзәләр. Ярый әле көннәр кояшлы, яңгырсыз тора. Әлеге чорда башкарыласы эшләр өчен бу иң кирәге инде.

Печән чабарга бару-кайтулар да Мәлик абзый өчен ярыйсы ук уңайсызлыклар тудыра. Көн дә күршесе Харистан ат сорап булмый бит. Мәлик абзый, уйланып йөри торгач, бер әмәлен чамалаган кебек, шатланып куйды.
 
Ул елларда мотоцикл сатып алу модага кереп киткән иде. “Нигә кешедән калышырга әле? Мин башкалардан кимме?” — дип фикер йөртте ул. Әзрәк җыелган акча запасы да бар иде. Мотоцикл бәясен тулысынча түләргә җитмәс җитүен. Калганын колхоз “прид”ыннан сорап торса, каршы килмәс әле, икесе дә шул ук колхозда бил бөгәләр бит. Андый очракта идарәнең аз-маз булса да колхозчыларга ярдәм итүен ишеткәне бар иде.
Кич хатыны эштән кайткач, Мәлик абзый акыллы фикерләре белән бүлеште. Хатыны каршы килмәгәч, ул бөтенләй канатланып китте. Иртәгәдән үк әлеге планны тормышка ашыра башларга кирәк, дигән фикер белән йокларга ятты.
 
Икенче көнне идарәгә кереп, “прид”ны күреп сөйләшеп чыкты. Ул ярдәм кулын сузарга әзер булуын белдереп, баш хисапчыны чакырды да аңа тиешле әмерен җиткерде. Анысы кирәкле суммадагы акчаны алырга иртәгә килергә кушты.
 
Икенче көнне Мәлик абзый район үзәгенә сөт ташучы машинага утырып барып, өр-яңа, ялтырап торган “кәҗә” матаен эләктереп тә кайтты. Тик хәзер аны икенче борчу басты: әлегә кадәр аның матай руле артына утырганы юк иде. Дөрес, виләсәпиттә йөргәне бар барын. Әмма бу бит виләсәпит кенә түгел, бензин белән йөри торган техника.
 
Мәлик абзый чарасыздан тагын күршесе Хариска мөрәҗәгать итәргә булды. Бу хакта ишеткәч, Харис бер дә исе китмичә генә:
— Виләсәпиттә йөргәнең булгач, берние дә юк аның. Кабызасың да, тизлек рычагын кушасың, газ өсти барып, кузгалып китәсең, — дип матайда йөрү нечкәлекләрен аңлатты.
 
Харисның шулай бик оста аңлатуы Мәлик абзыйда матайны “авызлыклый” алырына ышаныч уятты. Икенче көнне, эштән бераз бушаган арада, Мәлик абзый тимер атын урамга алып чыкты. Аны кабызып, өстенә атланды да, тизлек рычагына басып, кузгалып китте. “Менә икән бит ул дөньяның хикмәтләре, әллә кайчан аласы булган моны”, — дип, ул алга җилдерде. “Юл уңаеннан кибеткә керәсе булыр, яңа техниканы юарга кирәк”, — дигән уй чуалды аның башында.
 
Кибет турына да җитте, тик туктарга уйлагач кына, каушады да төште Мәлик абзый: ничек туктатырга икәнлеге онытылган! Ул тормозга басам дип, тизлек рычагына басты. Матае рычакка баскан саен шәбәйде. Ишекләре ачык торган кибеткә күз генә ташлап, туктый алмыйча, матаенда ары җилдерде. Шул ук тизлек белән бара торгач, паркка җитте. Аны күреп калган Харис кулы белән туктарга ишарә ясады. Тик Мәлик абзый аңа күз генә салды да алга җилдерүен белде.
 
Авылны чыгып китте. Матайны ничек туктатырга? Бара торгач, юл читеннән ерак түгел салам эскертен абайлап алды. “Ни булса, шул булыр”, — дип, Мәлик абзый кызу тизлек белән барган матаен салам өстенә юнәлтте. Салам әле яңа гына өелгән булганлыктан, басылып өлгермәгән, йомшак иде. Мәлик абзый матае-ние белән салам эченә кереп чумды.
 
Матай сүнде, ә Мәлик абзый салам тузанына тончыкты. Ул, салам астыннан чыгып, үзен бераз адәм рәтенә керткәч, матайны сөйрәп чыгарды. Авылдан шактый ераклашуын чамалап алды...
 
Бераз хәл алгач, матаен җитәкләп, авылга юнәлде. Парк турында механизаторлар белән сөйләшеп торучы Харис очрады:
— Мәлик абзый, бая тукта әле, дип кул болгаган идем, нигә туктамадың? — дип сәбәбен белергә тырышты.
— Әй, энем, аны туктата белсәм, кибет янында туктап, йомышымны йомышлап, өемә кайткан булыр идем. Бу якка бөтенләй дә килеп чыкмас идем әле, — дип күңелсез генә җавап бирде Мәлик абзый.
 
Харис янындагы механизаторлар эчләре катып көлә башлады, аларга Харис та кушылды. Ә Мәлик абзый ялтырап торган корыч атын җитәкләп, өенә таба атлады.
Хәниф КАЮМОВ, Башкортстан, Агыйдел шәһәре.

Хәниф КАЮМОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 07.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»