поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
24.12.2010 Бәйрәм

Усман Әлмиев, Гөлназ Рәхмәтуллина һәм Илдус Фәиз Яңа ел турында

2011 – Куян елы. Бу елда туучылар (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999) – бәхәсләрдән ерак торучы, тынычлык, төгәллек яратучы, кунакчыл кешеләр. Аларны беренче чиратта гаилә иминлеге кызыксындыра. Ялгызлыктан бик куркалар. Гаиләләре булуны иң зур бәхеткә саныйлар. Ә карьера, акча, дәрәҗәне икенче планга калдыралар. Шулай да, әкренләп үз дигәннәренә ирешәләр.

Бәйрәм кичәсенә килгәндә, куяннар төрле төстә булган кебек, костюм сайлауда да мөмкинлекләр зур: ак, кара, соры... Мехтан эшләнгән кием кию дә отышлы. Куян булып киенергә мөмкинлегегез бар икән, бәйрәмдәгеләрнең кәефен тагын да күтәрерсез. Табынга килгәндә, вегетариан ризыкларга, җиләк-җимештән исә алмага өстенлек бирү отышлы. Әмма кыздырылган, пешкән куян ите куярга киңәш ителми. Ә чыршы төбендә Куян елы хөрмәтенә бер бәйләм кишер тору зарур.

 

Куян елында туучыларның Яңа 2011 елга максатлары нинди икән?

 

Усман ӘЛМИЕВ, җырчы:

 

– Куян елында туучылар кебек, мин дә гаилә җанлы, бик тыныч кеше. Ачу-үпкә сакларга яратмыйм.

 

Киләсе елга миңа 96 яшь тула. 100 гә якынлашып килгәндә, әллә нинди зур планнар корып, өметләр баглап яту килешмәс (көлә). Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, тынычлык сорыйм. Башка зур кайгылар төшмәсен иде. Алар сәламәтлекне какшата.

 

Кәефем картларча. Авырып торам әле. Яңа елда әллә кайларга барырга план кормыйм. Карлы-бозлы юллар бик куркыта. Егылсаң, тора да алмассың. Гомумән, яшьрәк чакта да гел өйдә каршылау яклы идем. Махсус кунаклар чакырмыйм. Теләгәннәр өчен ишек ачык. Яңа ел табынына гел пылау пешерәм. Ул бик тәмле килеп чыга. Табынны матур итеп әзерләп, Яңа ел сәгатьләре 12 не сукканда ил башлыкларының әйткән теләкләрен игътибар белән тыңлыйм.

 

Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай дәвам итә, диләр. Мондый ырымнарга ышанам. Шуңа шат, күтәренке күңел, изге ниятләр белән каршы алырга кирәк. Билгеле, бәйрәм узуга котырып бәяләр үсәчәк. Әмма аңа карап кына көрсенеп булмый. Бу бездән тормый. Ходайдан соңгы Яңа елым булмасын иде, дип сорыйм.

 

Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Хәерле иртә!” тапшыруы алып баручысы:

 

– Яңа елны өйдә, балалар һәм әти-әниләр белән бергәләшеп каршылыйбыз. Ел саен декабрь башында ук чыршы бизәп куябыз. Базарга чыгып, чын чыршы алабыз. Аның хуш исе күңелгә рәхәтлек өсти.

 

Куян елы – минем елым булса да, аерым өстенлекләрен күрмим, әллә ни зур планнар кормыйм. Ырымнарга да ышанмыйм. Тормышымнан канәгать, барысы да бар, Аллага шөкер. Ходайдан гаилә бәхете, туганнарыма, якыннарыма исәнлек сорыйм. Имин, тыныч тормышта яшик!

 

Илдус ФӘИЗ, Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Болгар мәчете имам-хатибы:

 

– Елларны Куян, Ат, Сарыкныкына бүлеп карамыйм, моның белән кызыксынмыйм, бу миңа ят нәрсә. Нинди генә ел булса да, барысы да Аллаһы Тәгалә биргән бер вакыт, бер гомер. Куян елында шулай булачак, монысында болай дип тормыш алып бармыйм. Ислам кануннары, аның календаре буенча яшим. Шуңа Яңа ел киченә дә исем китми. Миңа исламга бәйле бәйрәмнәр мөһим: Гает, Корбан, Мәүлет, Җомга көне һәм башкалар.

 

Бәйрәмнәрдән кеше үзенә ямь таба икән, үткәрә инде. Бу – һәркемнең шәхси фикере. Әмма һәр очракта Аллаһы Тәгалә фикерен өстен куярга, аның кушканнарын үтәргә, хәрәмнән тыелырга кирәк. Газета-журналларны актарсаң, телевизорга күз салсаң, нинди генә киңәш бирмиләр: табынга анысын куегыз, монысын куймагыз, диләр. Ризыктан өстен булырга ярамый. Нәрсә бар, шуңа риза булырга кирәк. Хәзер, Аллага шөкер, мул тормышта яшибез.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 26 | 24.12.2010
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (65958) / 27.12.2010 16:45:25

Соры корт, хатыннарын тыңламаган ирләр төп башына утырып калалар,бәбкәем. Менә яшь чакта минеке мине тыңламады, һаман оттырды гына, хәзер картаеп беткәч, и карчык болай итсәк ничек булыр икән, дип тора, минем киңәштән башка шаг та атламый.

№5 (65954) / 27.12.2010 15:48:10

Кайгырмагыз, кайгырмагыз, бу 2011елны Кигәвен ага коры була диде бит... 2010 елны ачып карасагыз, Кигәвен ага янгырлы була дигән иде, фактны үзегез күртегез... Шулай булгач, 2011 елга янгырлар гарантияләнгән... )))

Әрмән радиосына сорау бирәләр:
-Хатыннан киңәш сорарга ярыймы?
-Хатыннан һичшиксез киңәш сорарга, һәм киресен эшләргә кирәк.

№4 (65942) / 26.12.2010 23:28:34

Кигәвен! Әйдә киләсе елны Песинеке итик әле, коры булмасын өчен!

Ни әйтсәң дә назлы җанвар, хәйләкәрлеге дә хәттин ашкан!

Куян нәрсә инде ул, ашарлык ите юк, тиресе бер сезонлык! Үзе куркак җитмәсә!
Песинеке итсәк бәлки хәерле ( уңыш мул) еллар килер!!!!

№3 (65921) / 26.12.2010 19:59:33

Мөселман кояш-ай календаре бар иде элек, авыл хуҗалыгы белгечләрендә. Анда ел исемнәре: Таук, Итомчик (собака) , Чошкан (кабан - дуңгыз), Тичкан, Сыер, Тюбрс (барс), Куян, Балык, Айлен (елан), Ат, Кой (баран), Маймыл елларының кайчан (кайсы елда) булганы һәм кайчан булачагы теркәлгән. Кайсы ел коры, кайсысы - яңгырлы (дымлы), кайсысысы - уртача икәнлеге теркәлгән. Быелгы ел - дымлы ел. Монда корылык булды, көнбатыш Европа суга батты. Шушы календарьне карап өйрәнсәң, күренә - ачлык еллар да календарьга туры килгәне. Киләсе ел (Куян елы) - коры ел, хәерле булсын инде!

№2 (65913) / 26.12.2010 19:18:32

"Ә чыршы төбендә Куян елы хөрмәтенә бер бәйләм кишер тору зарур." Аңлап бетермәдем, бер җирдә куян (төрле төстәге кролик түгел) елы дип язсалар, икенче җирдә мәче елы дип атыйлар... Чыршы төбенә тычканнар да арканлап кую кирәкми микән? )))
Минем үземә куян елына караганда, мәче елы ошыйрак төшә, ни дисәң дә, бәйсезлек яратучы, ялкаурак һәм юешкә басмаучы җанывар...

№1 (65796) / 24.12.2010 20:11:49

Аллаh боерып Усман агабыз 111яшькэ житеп..узенен хатирэ-истэлеклэрен язып
к а л с ы н иде!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar