поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.04.2022 Мәдәният

«Кино+Театр» проектының апрель ае программасы

Һәр якшәмбе «Мир» кинотеатрында тулы аншлаг белән Камал театрының хәзерге көндә репертуарда булмаган иң яхшы спектакльләре күрсәтелә. «Кино+Театр» беренче тапкыр Россиядә Театр елында гамәлгә ашырылды. «Кино+театр» проекты кысаларында күрсәтелгән спектакльләрдә катнашкан артистлар белән очрашулар да уза. Һәр атна тамашачылар әлеге мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Акция апрель аенда да дәвам итә.

10 апрель көнне тамашачыларга «Җанкисәккәем» спектакле тәкъдим ителә. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

17 апрельдә Камал театрының 1976 елда төшерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк. Ул – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.

“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакльнең төп герое - Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана.

«Кино+Театр» проектының азаккы спектакле 24 апрель көнне күрсәтеләчәк. Тамашачылар «Шулай булды шул» лирик комедиясе язмасын карый алачак. Әлеге спектакльдә театрның танылган артистлары: Ринат Таҗетдин, Нәҗибә Ихсани, Илдус Габдрахман һәм башкалар катнаша.

«Кино+Театр» проектының барлык сеанслары якшәмбе 12:00дә башлана. Билет бәясе –100 сум.


---
Татаркино
№ --- | 05.04.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»