поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2022 Шоу-бизнес

Лилия Биктимерова: Гөлназ “Әни, бала тапма”, — диде

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Ганиев белән ун ел саен интервью эшләү гадәткә керде. Беренче күрешкәндә, аңа 35 яшь кенә иде. Ул икенче тапкыр өйләнеп, Уфа үзәгендә яшәп иҗат итүе хакында сөйләде. Икенче очрашуыбыз Фәдис абыйның 45 яшьлеген бәйрәм иткән мизгелгә туры килде.

Бу вакытта ул инде өченче тапкыр гаилә корган, җырчы Лилия Биктимерова (җырчы Рөстәм Асаевның беренче хатыны, Гөлназ Асаеваның әнисе — Э.С.) белән гомер кичерүе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Күптән түгел моңлы җырчы Фәдис Ганиевка 55 яшь тулды. Шул уңайдан котлап шалтыраткан идем, озак итеп, узган елларга нәтиҗә ясап, тормыш хәлләрен гәпләшеп алдык.

— 55 яшьне уздырмадым. Ир-ат өчен юбилей түгел ул. Менә 60 ны үткәрергә ашкынам. Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, — диде Фәдис абый. — Үземне бу яшьтә узган елларга караганда да яхшырак хис итәм. Күңелне рәхәт тойгы били. Яшь өстәлгән саен, адәм баласы тәҗрибә туплый, тормышка караш үзгәрә. Гомернең асылын, кыйммәтен аңлыйсың. Элек нык әһәмият биргән нәрсәләргә хәзер ис китми, артык борчылмыйсың. Бүген минем өчен иң зур бәхет — гаиләм, җылы өем һәм шул йортта көтәр кешеләрем булу.

— Күптән түгел кызым Лиана ире, баласы белән йортыма килеп, туган көнем белән котлады, — дип дәвам итте Фәдис абый. — Шундый сөендем. Аңлаштык, өстемнән йөк төшкәндәй булды. Балаңны күрми яшәү җиңел түгел, бер яра булып күңелдә тора. Аллага шөкер, хәзер мөнәсәбәтләр әйбәт.
 
Сүзгә хатыны Лилия апа кушылды:
 
— Фәдис олы йөрәкле, бала җанлы, бик акыллы, аларның нәселендә “кеше баласы” дигән төшенчә юк. Гөлназны үз кызыдай якын күреп, аеруча җылылык, наз биреп үстерде. Әтисе Рөстәмнән дә, әби-бабаларыннан да аермады. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен.
 
Рөстәм белән икебез дә кызу идек, шуңа бергә озак яши алмадык. Без Уфада укыганда, кызыбызны Рөстәмнең әти-әнисе карады. Гөлназ өчен алар икенче әти-әнигә әверелде. Кызганыч, узган ел Рөстәмнең әтисе мәрхүм булды. Үзара мөнәсәбәтләребез бик җылы, алар миңа “кызым”, мин “әткәй-әнкәй” дип дәштем. Фәдискә “кияү” диделәр. Кайтып йөрибез. Һәрвакыт мунча ягып, бәлеш пешереп көттеләр. Рөстәм гаиләсе белән дә татубыз. Хатыны Айгөл белән кызыбыз Гөлназ — сердәшләр. Бу өч көнлек дөньяда бер-береңә ачу саклап яшәргә ярамый. Үпкәләрне онытырга, гафу итәргә кирәк. Гомер бик кыска, күз ачып йомганчы үтә дә китә.
 
— Фәдис абый белән ничек кавыштыгыз?
— Укуны тәмамлагач, аның төркеменә эшкә килдем. Фәдис ул вакытта икенче хатыны Римма апа белән гомер итә. Бергә гастрольгә йөрибез. Рөстәм белән мөнәсәбәтләр катлаулана башлагач, үземнән 14 яшькә олы Фәдис белән ачылып сөйләшә идем. Чөнки ул — яхшы әңгәмәдәш. Язмышка шулай язган, күрәсең, бергә булдык. Быел апрельдә өйләнешүебезгә 20 ел тула. Аллаһы Тәгалә безгә уртак бала бирергә ашыкмады. Кызым Гөлназ да: “Әни, бала тапма”, — диде. Бу чорда Фәдиснең Гөлназга карата мөнәсәбәтен күзәттем. Кияүгә чыктым дип, бала турында онытмадым. Гөлназ балигъ булгач, Фәдис белән кавышуыбызга 12 ел тулгач кына, улыбыз Кәрим туды.
 
Фәдис:
— Кәрим — көтеп алган улым! 50 яшемдә аның дөньяга тууы әйтеп бетергесез шатлык, искиткеч зур бәхет булды. Яхшылыкларым өчен Аллаһы Тәгалә бүләк итеп биргәндер, дим. Лилия йөккә узгач, табиблар аңа йөрмәскә кушты. Ул 9 ай буе урын өстендә ятты. Бала тапкач та, Кәримне күбрәк үзем карадым. Лилиягә имезергә генә китерә идем. Әнием бала туарга ике ай кала вафат булды, Кәримгә исем сайлашты.
Бүген улым белән минем арада бәйләнеш зур. Бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Улыма 1 яшь вакытта Уфадан 35 чакрым ераклыктагы авылда йорт сала башлаган идем. Бүген 40 сутый җирдә бөтен эшне Лилия белән икәү башкарабыз. Аллага шөкер, экологик яктан чиста, үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш ашыйбыз.
 
Күптән түгел фатирны да зурайттык. Уфадан 4 бүлмәлене сатып алдык. Чөнки улыбыз быел укырга керә. Кышны шәһәрдә яшәрбез дип уйлыйм.
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 04.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»