поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2010 Җәмгыять

Язмышыңа үзең аяк чалма...

Яшерен рәвештә кылынган гөнаһ (хата) эшләрнең зарары, бары үз иясенә генә була, әмма әгәр шул гөнаһлар ачык сурәттә кылынып та, кодрәтләре бар кешеләр тарафыннан тыелмаса, бу вакытта аның зарары иясенә генә түгел, башкаларга да була.

Хадис

Кичкырын Галия апа, өенә кайтып, калага эш эзләргә дип чыгып киткән улының шалтыратканын түземсезлек белән көтте. Бик арыган, җитмәсә, бераз авырып та тора иде. Ашавы ашау булмады, капкалады да, бераз хәл җыеп алырга булды.

 

Көне дә болытлап тора, әллә шуңа күңелне шом баскан. Шактый вакыт сәгать теленең келт-келт иткән тавышы астында Галия апа уйларына бирелеп ятып торды. Әллә нинди шомлы уйлар керә башына: күңеле белән анда да барып кайта, тегендә дә була. Нурисламы бер минутка да исеннән чыкмый. Бигрәк сабыр, тыныч холыклы кеше иде инде үзе. Иртәрәк ташлап китте шул якты дөньяны. Хәзер Галия апаның улыннан башка якын кешесе дә юк бит. Ике сәгатьләп вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Карт ананың, сәгать алтыларда кайтам, дигән улы һаман да күренми иде.

 

Кинәт Галия апаның күңеле тынычсызлана башлады. Йөрәк парәсенең кайтыр чагы җиткән, ә аннан әле һаман бер хәбәр дә юк.

 

«Әллә бер-бер хәл була калдымы икән?» – дип уйлап куйды ана. Әмма шул мизгелдә үк күңелен тынычландырырга теләгәндәй:

 

«Юк-юк, бар да яхшы булыр, Аллаһы боерса. Әлегә борчылырга урын юк», – дигән сүзләр белән үз-үзен юатырга кереште.

 

Улы белән горурлана иде ул. Кечкенәдән бик акыллы, тәртипле булып үсте. Мәктәптә укыганда да бар яктан башка балаларга үрнәк булырдай малай иде. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын уңышлы гына тәмамлап, киләчәк тормышка якты хыяллар белән яши, әнисен бик нык ярата, «Әнием, җан кисәгем», – дип кенә тора. Дөрес, соңгы вакытта ул күбрәк үз-үзенә бикләнә, уйланып йөри, бераз сәеррәк тә күренә шикелле, ләкин Галия апа моңа әллә ни игътибар итмәде шул.

 

«Юк, болай булмый. Көн кичкә таба авыша, – ул, үз-үзенә урын таба алмый, тәмам алҗыды. – Шалтыратыйм әле», – дип, телефон трубкасын алган Галия апаның, нидер сизгән кебек, куллары калтырый, иреннәре дерелди иде.

 

Тынлык... Берәү дә дәшми... Трубканы алучы, җавап бирүче юк... Нәрсә соң бу?! Инде ни кылырга?!

 

Хәлләр шәптән түгел иде. Тәүлектән артык вакыт үтте, Илгиз һаман юк. Түзми ана, борчуларын күрше-күләннәргә хәбәр итә. Тиз арада бөтен авыл аякка баса. Нишләргә? Кая барырга?

 

Калага хәбәр иткәч җә, Галия апа өч көн бернинди хәбәрсез торды. Җанын кая куярга белмәгән ананың йөрәге кайгыдан шартларга әзер иде: тамагыннан ризык үтмәде, төннәрен керфек тә какмыйча уздырды ул. Әйе, янында киңәшләшерлек, юату сүзләре әйтә алырлык кешесе булмаганга, ана төшенкелеккә бирелә башлады, юкка да эче поша иде аның. Күңеленә кергән кара уйларны ул тиз арада таратырга тырышты. Билгесезлектә үткән өч тәүлек Галия апа өчен әйтеп бетергесез авыр һәм ул беркайчан бетмәс кебек тоелды. Менә-менә телефон шалтырар да, улының ягымлы тавышы яңгырар кебек тоелды аңарга.

 

Дүртенче көндә өйгә җан кергәндәй булды. Ниһаять, күптән көткән телефон тавышы яңгырады. Аңа озак шалтырырга туры килмәде, чөнки беренче секундта ук ана телефонга капланды һәм, күңелгә ятышлы хәбәр ишетү теләге белән өзелеп:

 

«Әйе, тыңлыйм! Минем улым... ул... исәнме?» – диде.

 

Шушы сораулардан соңгы җавап сүзләре, әйтерсең, ана йөрәген мең кисәккә телгәләде. Ерактан акрын, салмак, шул ук вакытта җан өшеткеч тавыш ишетелде:

 

«Гафу итегез, әмма без... улыгызны берничек тә коткарып кала алмадык. Улыгыз якты дөньяны ташлап китте», – дигән сүзләреннән соң, ана хәлсезләнде, берничә минут аңына килә алмый утырды. Булган хәлләрнең барысы да аңа куркыныч бер төш булып кына тоелды. Аның өчен шушы мизгелдә дөньяның яме, тәме беткән иде.

 

Шул көнне Галия апаны авыр хәлдә башта – район хастаханәсенә, аннан калага алып киттеләр. Ул аңына килә алмый ятты, берни аңламады. Авыл халкы көтелмәгән хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.

 

Бераздан Галия апаның акылыннан язуы билгеле булды, үз-үзенә сөйләнеп йөри башлады. Аңа һаман менә ишек ачылыр һәм: «Әнием, мин кайттым! Әнием, мин һәрвакыт монда, янәшәңдә булырмын! Әнием, бәгърем, җан кисәгем!» – дип эндәшеп, улы килеп керер кебек иде. Әмма күпме генә көтсә дә, улы кайтмады. Белмәде, аңламады шул... Теге вакытта күңеле нәрсәдер әйтергә теләгән, ләбаса, ә Галия апа шуны да аңлый алмаган.

 

Япа-ялгыз калган ананың кай тарафкадыр югалып качасы килде. Ул үзенең бердәнбер баласын саклап, яклап кала алмаганы өчен үзен гаепләде. Юк шул, барысы да без теләгәнчә түгел бу дөньяда. Әмма нигә нәкъ менә ул? Нигә? Ни өчен аның улы?..

 

Ана бу кадәр авыр кайгыны күтәрә алмады, улы артыннан китте...

 

Соңрак яшь егет үлеменең кайбер сәбәпләре дә ачыкланды. Илгиз наркоманнар белән дуслашып, энәгә утырган булып чыкты. Менә нигә аның соңгы вакытта үз-үзен тотышы сәер булган! Ә Галия апа шуны да сизә алмаган. Эх, белгән булсамы... Ул Илгизнең үлемендә үзен гаепле итеп тойды. Көчле рухлы ана бала кайгысын күтәрә алмады. Чөнки никадәр кайгы-хәсрәт күрсә дә, ул тешен кысып түзде, әмма Илгизе белән булган хәл соңгы чик иде.

 

Ике язмышның шулай һич көтелмәгәнчә борылыш алуы – аянычлы вакыйга. Кызганыч, үз язмышына үзләре аяк чалучылар бер Илгиз генә түгел шул бу заманда.

 

Олы юл чатындагы зиратта янәшә куелган ике кабер өстендәге берсе кечкенә, икенчесе зур усак агачлары, Галия апа белән Илгизне хәтерләтеп, бер-берсенә сыенып, боек кына үсеп утыралар иде...

 

Ә миңа бу аянычлы хәл безнең ислам дине белән яшәмәвебез өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер җәза булып тоелды.


Алия ГАРӘФЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»