|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2010 Мәгариф
Япон укучысын ни өчен тартмага биклиләр?Япониядә мәктәп белеме өч баскычтан тора: башлангыч мәктәп (1 – 6 сыйныф), урта (7 – 9) һәм югары мәктәп (10–12). Башлангыч мәктәпкә 6 ел бирү япон телен өйрәнү авырлыгы белән аңлатыла. Шулай ук тарихны өйрәтү дә җитди куелган. Мәктәп белеме белән генә чикләнмичә, укучыларның күбесе "дзюку"га, ягъни репетитор мәктәбенә йөри. Анда 3 яшьтән 18гә кадәрге укучылар кабул ителә. Бер сыйныфта 40-45 шәр укучы белем ала. Японнар балаларны белемле итү өчен акча кызганмый. Шуңа күрә "дзюку"ның еллык табышы триллион иен тәшкил итә дә инде. Әлеге сумманы илнең хәрби чыгымнарына тотылган акча белән чагыштырып булыр иде. Мондый система дөньяның бер генә илендә дә юк икән.
Япон укучыларына өй эшен күп бирәләр. Анда гаиләләр бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә үзара аралашулар, телевизор дәрес әзерләргә комачаулый. Әмма японнар чарасын тапкан, моны хәтта гаделсез дип тә булыр иде. Парта артында утырган кеше биеклегендә лампочкасы булган, тавыш керми торган махсус агач тартма уйлап табылган. Ул бары тыштан гына ачыла: өй эшен ятламыйча, аннан чыгу рөхсәт ителми. Дөресрәге, анда укучылар укымыйлар, ә өйрәнәләр. Алардан тарихи даталарны, сүзлекләрне белү сорала. Тарих фәне буенча имтиханда үз сүзен кушып сөйләгәннәрне хәтта куып чыгаралар. Ни өчен дигәндә, тарихка үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми.
Белемгә зур игътибар бирелгәч, аларның өй эшләрендә ярдәм итәргә вакыты каламы икән соң? 1985 елда укучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 60 процент укучының алма чистартып караганы да булмаган. Алар көнгә тоташ ун сәгать дәрес ятлый. Шуңа күрә мәктәпне күралмаучылар да шактый. Бүген инде хәлләр башкачарак. Әмма япон мәктәбендә уку – бик зур көч түгү ул. Кызларга малайларга караганда укуы җиңелрәк. Дәрестән соң малайлар башын бәрә-бәрә китап укыса, кызлар кибетләргә йөри, кафеларда күңел ача. Бу өстенлек аларга киләчәктә ана булудан чыгып бирелә. Шуның өчен югары мәктәптә университетларга керү өчен урыннар аз каралган. Япония мәктәпләрендә ир-ат укытучылар күп эшли. Укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру өчен матди ярдәмне дә кызганмыйлар. Көллият тәмамлаган яшь белгеч аена 165 мең иен (10 мең иен американың 75 долларына тиң), ә университет бетерүчеләр 190 мең иен ала. Педагогның үз гомерендә бу сумма 2,5 тапкырга арта. Премияләр елга берничә мәртәбә, пособиеләр бала саныннан чыгып бирелә. Аз комплектлы мәктәпләрдә һәр эш көне өчен аерым түләнә.
|
Иң күп укылган
|