|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2022 Шоу-бизнес
Илнур Фәйзрахманов Гөлназ Миньязовага: «Рәхмәт синле елларга» (ФОТО)«Болгар радисының» элекке, хәзер исә "Тәртип" радиосының алып баручысы Гөлназ Миньязова телеграм каналында ире журналист Илнур Фәйзрахмановның үзенә багышлап язган беренче шигыре белән уртаклаша. «Менә беренче шигыре шушы. Әле тагын бар. Алга таба таныштырырмын», — дип яза ул. Рәхмәт Синле елларга
Мин китәргә теләмим синнән,
Күзәнәкләргә телсәң дә йөрәкне.
Син барлыкны тоеп яшимен,
Өметләнәм, кем белсен киләчәкне.
Үткәннәр белән янам һаман
Булып узса да мең төрле вакыйга.
Алдагын никтер күзалламыйм,
Шундый рәхәт яшәү СИНЛЕ тормышта.
Рәхәт синнән хәбәр алуы,
Булса да эчтәлеге төрле-төрле.
Бүгенге эшләрем түгел һич,
Хатирәләр бары бизи гомеремне.
Һәм бу шулай булып калыр да
Барсак та без төрле сукмактан алга.
Инде онытыштык дигәндә
Балалар очраштырыр шул, бер юлда.
Онытырга тырыштым кат-кат,
Йөрәгем ишеген ачтым башкага.
Сиңа булган хисем көчлерәк,
Рәхмәт синең белән узган елларга.
2004 ел, июнь
Бу фото да минем өчен бик кадерле, 3 атналык көмәнем бар. Яңа гына әни булачагымны белгәч төшкән фото.
8 ай 1 атнадан Сәет туды», — дигәнГөлназ.
--- |
Иң күп укылган
|