|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2022 Шоу-бизнес
"Әнием күрә алмады": Нурзадә Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан дәүләт бүләге алды (ФОТО)Нурзадә «Татарстанның Атказанган артисты» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта җырчы үзе уртаклаша. «Ниһаять! Бүгенге көн иң шатлыклы һәм иң бәхетле көннәремнең берсе булып истә калыр. Мин күптән көткән бүләкләү булды. Мин бүген шушы медальне кулыма алдым. 20 елдан артык булган хезмәтемне югары бәяләгәне өчен, республикабыз җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт.
Шушы бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин кулыннан алу минем өчен чиксез бәхет.
Рәхмәт минем белән булган иҗатташ дусларыма, тугры тамашачыма, әти-әниемә, туганнарыма. Ә шулай да рәхмәтемнең иң зурысы – бу дәрәҗәле бүләкне миннән дә ныграк көткән, 40 ел гомерен сәнгатькә багышлаган, миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән, тик кызганыч, бүгенге көнне күрә алмаган әниемә. Бу бүләктә аның да өлеше бик зур.
Бу бүләк тагын да зуррак уңышларга этәрә, җаваплылык хисе өсти», – ди Нурзадә.
--- |
Иң күп укылган
|