|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2022 Дин
Бүген изге Рамазан ае алдыннан Татарстанда чираттагы яңа мәчет ачылды (ФОТО)Питрәч районында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчетнең ачылу тантанасы узды. Бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф исеме бирелгән мәчет Яңа Шигали авылы белән “Царево” торак комплексы янәшәсендә бердәнбер гыйбадәт йорты. Әйтергә кирәк, мәчет төзелешенә "Ханский дом" компаниясе 2020 елның августында җирле мөселманнар ярдәме белән керешкән иде. Бүгенге тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Илфар хәзрәт җомга вәгазе һәм җомга намазыннан соң килгән мөселманнарны мәчет ачылу белән котлады, "Ханский дом" компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовка Рәхмәт хаты тапшырды. "Бу Рәхмәт хаты миңа гына түгел, барыбызга. Бу изге эштә бик күп кеше катнашты. Аллаһы Тәгалә разый булсын!", - диде Ильяс Фәизович. Бүген Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеттә беренче тәравих укылачак.
--- |
Иң күп укылган
|