|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2022 Мәдәният
Самарада III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале узды19 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале уздырылды. «Фестивальдә катнашу гаризалары Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Әстерхан һәм Ульян, Кемерово һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Италия, Швеция, Канада һәм Чехия илләреннән килде», — дип сөйли чараның төп оештыручысы Искәндәр Сәетов. Конкурста катнашучыларны, һәр елдагыча, Татарстанның һәм Самара өлкәсенең профессиональ иҗат осталары бәяләделәр.
Гала-концертның тантаналы өлеше, Самара музыкаль училищесының халык инструментлары оркестры чыгышы белән башланып, шәһәр мэры Елена Лапушкина, губернатор Дмитрий Азаров, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре¬зиденты Фәхретдин Каню¬каевның котлау телеграмма¬ларын уку һәм җырчы, жюри рәисе Венера Га¬ни¬еваның сәламләү сүзләре белән тә¬мам¬ланды.
Фестивальнең беренче һәм икенче көненең яртысы лауреатларны һәм дипломантларны сайлап алуга багышланган иде. Бу мәкалә авторына да нәфис сүз номинациясендә катнашучыларны тыңлап бәяләргә насыйп булды. Шуны билгеләп үтәсе килә: конкурсантларның шигырь уку осталыгы елдан-ел камилләшә бара. Моның сәбәбен “Мирас” фестиваленең югары таләпләреннән һәм кат¬нашучыларның тырышлыгынан күрәм. Шулай итеп, “Яктылык” мәктәбе укучысы Дамир Вагыйзов, Дамир Хөсәенов һәм Радмир Гәрәев - өченче дәрәҗә, Камышлы мәктәбе укучысы Айназ Шәкүрова - икенче, Казан педагогия көллияте студенты Гөлназ Рәшитова һәм Башкортостан катнашучысы Лилия Мос¬таева - беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Гөл¬наз бу бәй¬гедә «Вокал» номи¬на¬ция¬сендә дә катнашып, III дә¬рәҗә лауреат исемен алды.
Музыка уен коралларында уйнаучы самаралылар арасыннан жюри әгъзалары музыка көллияте студенткасы Мәрьям Минхәмәтованы, 7 санлы музыка мәктәбе укучысы Алинә Дәүләтованы һәм музыка учи¬лищесының халык инструментлары ансамблен беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип таптылар.
Хореография номи¬нация¬сенә килгәндә, җиңелүчеләр булмады, дип әйтергә дә була. “Яктылык” мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз”, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбленең балалар төркеме һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле биючесе Регина Хәсәншина бүләкләнделәр. Башка регионнардан килгән ансамбльләрне биредә атап үтәргә мөмкин дә түгел, алар бик күп иде. Биючеләрнең костюмнары зә¬выклы, башкару сәләте югары булып, тамашычаларга зур ләззәт бүләк иттеләр алар.
Самара өлкәсе җырчылары арасыннан төрле дәрәҗә лау¬реат исеменә Тольяттиның Алия Мусина җитәкчелегендәге “Идел” ансамблендә шөгыль¬ләнгән балалар бик күп бү¬ләкләр алуга ирештеләр, ә беренче дәрәҗә лауреат исемен Инсаф Габделбәров, Ди¬ләрә Усманова, Южный город¬тан Асия Гришина алдылар. Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәм аерым башкаручылары да иң юга¬ры бәягә лаек булдылар – Алия Исмәгыйлева, Альбина Мәхмүтова, Али һәм Мәрьям Аса¬новлар дуэты, Шамилә Иб¬раһимова, Алсу Сабирова һәм Диана Таһирова.
Ә менә Гран-при бүләгенә керәшен кызы Татьяна Ефремова (рәсемдә) сайланды. Һәм бу да жюриның зәвыгын һәм профессиональлеген күрсәтте. Кызның костюмы да, тавышы да, татар теле дә тел-теш тидерерлек түгел иде.
Гомумән алганда, бу ике көн жюри әгъзалары өчен дә, чыгыш ясаучылар өчен дә бик мәшәкатьле булып тоелса да, гала-концертта бөтен ару-талу¬ларыбыз таралды. Профессиональ җырчылар белән бергә сәхнәгә чыккан яшь артистларыбыз Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Яратыгыз”, Гөлфия Шакирова көе, Акылбәк Айкиев сүзләренә “Мирас” фестивале өчен махус язылган җырны күмәкләшеп җырлаганда залда калган сирәк тамашачылар татар җыры, татар мәдәнияте, татар халкы мәңге яшәр, дигән хисләр кичерделәр...
Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый,
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Шулай ук, талантлы артист¬ларыбызны, балаларны да яратмыйча ярамый. “Залда кал¬ган сирәк” сүзләрен ялгыш кыс¬тырмадым, аңлыйсыздыр. Чөнки фестивальдә катнашкан баласын, чыгышы тәмамлангач та, ата-аналары өйләренә алып китәргә ашыктылар һәм ахырда яшь талантлар һәм жюри әгъзалары буш зал каршында чыгыш ясадылар. Бу турыда күпме генә язсаң да, гел шул хәл кабатлана. Башкаларның чыгышларын карап үз баласы белән чагыштыру, ерак араны якын итеп килгән атказанган артистларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән генә булса да, тамашаны ахырына кадәр карап бетерергә кирәк иде бит инде. Моны Самара тамашачысының түбән культура дәрәҗәсе белән аңлатыргамы, әллә фестиваль афишалары булмау беләнме, белмим. Ләкин ачылып баручы сәләтләрен гомерлек про¬фессиягә әверелдерергә омтылган балалар, буш залларга карап, артист булу фикереннән кире кайтырга да мөмкин. Шу¬шы балалар киләчәге хакына булса да 2 сәгать вакытыбызны жәлләмәсәк, бик әйбәт булыр иде бит, ә?!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|