|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2022 Әдәбият
Казанда Балык Бистәсе якташлыгы очрашуы узды (ФОТО)Кичә Казанда Балык Бистәсе районы якташлык җәмгыятенең чираттагы очрашуы узды. Моннан алдагы очрашу пандемия сәбәпле кечерәк масштабта үткәрелгән иде. Кичәгесендә исә егермедән артык вәкил катнашты. Күбесенчә, актерлар, язучылар, журналистлар, мәгариф хезмәткәрләре. Очрашуның сәбәбе иҗат белән бәйле – Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган мәшһүр язучыбыз Равил Фәйзуллинның “Әхсән хатлары” китабының презентациясе. Очрашуга килгән якташларны Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Балык Бистәсе районы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Хашимова Нурия Миннәхмәтовна сәламләде. Очрашуда төрле мәсьәләләр күтәрелде. Кече Укмас авылында туган Миргазиз Укмасиның каберен рәткә китерәсе бар. Бик күп танылган шәхесләре белән дан тоткан Олы Солтан авылы мәктәбендәге музейга ярдәм кирәк. Шушы очрашуда ук күп кенә мәсьәләләрнең чишү юллары табылды.
Район вәкилләре Казанда яшәүче якташлары белән даими элемтәдә булырга килеште. Төрле кызыклы идеяләр яңгырады. Әйтик, танылган якташлар белән Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә очрашулар уздыру. Балалар һәм ата-аналар өчен бу бик зур мотивация чарасы булачак.
Якташлар очрашуы бик җылы атмосферада узды. Җыенның ахырында “карале, ничек рәхәт утырабыз, хәтта таралышасы да килми”, диде кайберәүләр.
Балык Бистәсе якташлыгы очрашулары алга таба да дәвам итәчәк, Аллаһ боерса. “Матбугат.ру” исә аларны даими яктыртып торыр.
--- |
Иң күп укылган
|