|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2010 Мәдәният
Әлмәт театры Казан гастрольләренә җыена (ФОТО)Әлмәт драма театры быелгы 66-сезонын гастрольләр елы дип игълан иткән иде. Артистлар Ижау, Йошкар-Ола шәһәрләрендә, Чиләбе, Башкортостан, Оренбург, Самара өлкәләрендә булып кайтты, хәзер Казанга җыена. Казан шәһәрендә гастрольләр белән театр соңгы тапкыр 2006 елда булган иде. Гастрольләр 19 январьдә Камал сәхнәсендә Мансур Гыйләҗевның “Оҗмах капкасы” белән ачыла. Аяз Гыйләҗев әсәрләре һәм “Бибинур” фильмы аша да таныш Бибинур әлеге спектакльнең төп героинясы. Хәтерләсәгез, кинофильм да Мансур Гыйләҗев сценарийсы буенча куелган иде. “Гашыйк Кәриб” җырчы Кәриб һәм төрек бае кызы Майгөл Маһирә мәхәббәте турында. Спектакль беркадәр башкача, биредәге вакыйгаларны тамашачы сәхнәгә утырып, артистлар арасында карый. Мәхәббәт һәр кеше күңелендә яши торган матур әкият ул. Спектакль дә бар матурлыкны үзенә туплаган гүзәл сәхнә әсәре. Декабрь аенда яшь татар режиссурасы фестивалендә әлеге мәхәббәт кыйссасы театр белгечләренең югары бәясен алды һәм махсус призга лаек булды. Без аны 3 тапкыр – 20есе көнне 12, 19 сәгатьтә, 21ендә 12дә уйныйбыз. Әлмәт театры казанлыларга Данил Салиховның ике әсәрен алып килә. 21ендә “Капчык” комедиясе, 22сендә “Баязит” трагифарсы күрсәтеләчәк. Алар жанры, куелышы, эчтәлеге белән дә төрле. Әле күптән түгел генә премьерасы булган ”Баязит” 80 яшьлек язучының трагедиясе, аның тормыш мәгънәсе, яшәү рәвеше турында. “Капчык” комедиясе киресенчә җиңел юморга, артистларның уенына корылган. Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” спектакле үзенең наркомания темасына булган оригиналь карашы белән җәлеп итә. Ул 22се көнне кич була. Камал сәхнәсендә гастрольләр программасы Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе белән төгәлләнә. Анда театрыбызның танылган артистлары янәшәсендә яшьләр дә чыгыш ясый. Спектакль яшьләр хакында. Мәстүрә апа туган авылы Ерыклыны коткару өчен Казаннан концерт биреп йөрүче кызларны алып килеп авылының буйдак егетләренә димли. Чибәрләрне күргәч егетләр күңеленә дә дәрт, мәхәббәт иңә. Спектакльдә үткән елларның эстрада хитлары яңгырый, егетләр-кызлар “тере тавыш” белән чын концерт күрсәтәләр. Яшьлеге һәм җырлары белән спектакль тамашачы күңелен яулый. 24 январьдә “Балакаем” һәм “Баязит” спектакльләре Тинчурин театрында булачак.
“Кызлар килде авылга” (“Давай, поженимся!) Н.Гаетбаев (комедия)
“Оҗмах капкасы” (“Врата рая”) М.Гыйләҗев (трагикомедия)
“Балакаем” (“Дитя моё”) И.Зәйниев (драма)
“Баязит” (“Баязит”) Д.Салихов (трагифарс)
"Гашыйк Кәриб" ("Ашик Кериб) М.Лермонтов (көнчыгыш дастаннарына нигезләнеп) (мәхәббәт турында легенда)
Югарыдагы фотода: “Капчык” (“Мешок”) Д.Салихов (комедия)
|
Иң күп укылган
|