поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2022 Дин

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана

2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

 Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

- Авыру балаларга ярдәм. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 балага финанс ярдәме күрсәтелде. 2022 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли. Шушы максаттан акча җыю турында игълан ителә. 2022 ел Рамазанының беренче өч герое - Белоглазов Ислам, Рәхимуллина Сабина һәм Гайсамов Рамин. Аларның һәркайсы бик җитди авырый һәм табибларның фаразларына карамастан, үзләренең көче һәм әти-әниләренең тырышлыгы белән, дәвалануда зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Әмма бу тырышлыкларны дәвам итү өчен, акча кирәк.

1) Белоглазов Ислам, аңа 15 яшь. Егетнең диагнозы – церебраль паралич, спастик тетрапарез, баш миендә тайпылышлар бар. Ислам йөри һәм сөйләшә белми, мөстәкыйль түгел. Даими тернәкләндерү курслары Исламның физик һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясаган: ул кеше сөйләшкәнне аңлый, мүкәләп йөрергә, утырырга өйрәнгән, саннарны белә, хәрефләр, төсләр, геометрик формалар һәм башка бик күп нәрсәләрне аера. Ислам катлаулы мисалларны чишәргә һәм хәрефләрдән сүзләр төзергә, шулай ук ук укырга өйрәнгән, тапкырлау таблицасын белә. Хәзерге вакытта ул Казан шәһәренең 76 нчы мәктәбендә 7 сыйныфта укый, аны укытучылар өйләренә килеп укыта. Әнисе эшли алмый: Исламны һәм тагын бер баланы ялгызы үстерә. Гаиләнең даими рәвештә дәвалану курслары үтү өчен тулы булмаган гаиләнең акчасы юк, ә аларны туктатып тору ирешелгән нәтиҗәләрне юкка чыгара. Исламны аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

2) Рәхимуллина Сабина, 6 яшь. Аның диагнозы — генетик фармакорезистент эпилепсия, сөйләм үсешендә тайпылышлар, дизартрия, дислалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, диффуз-мускул гипотониясе, үзәк нерв системасының резидуаль-органик зарарлануы, сул яктагы гемипарез, баш миенең җитешсезлеге. Сабина мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Ул йөргәндә еш кына абына, аяклары бер-берсенә эләгеп-эләгеп китә. Шулай ук сөйләм һәм артикуляция белән дә җитди проблемалары бар. Күзләре начар күрү, игътибарын туплый алмавы һәм кеше сөйләгәнне аңлый алмавы аркасында танып белү эшчәнлегендә җитешсезлекләр бар. Кызның әти-әнисе кулдан килгәннең барысын да эшли – гаиләнең бөтен кереме һәм көче кызны тернәкләндерүгә, педагоглар, логопедлар, дефектологлар белән шөгыльләнүгә, хәрәкәт дәресләренә, төрле терапияләргә, препаратлар сатып алуга китә. Рәхимуллиннар гаиләсендә әтиләре генә эшли. Сабинаның әти-әниләренә финанс яктан ярдәм итү максатыннан, “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану өчен 60 мең сум акча җыя.

3) Гайсамов Рамин, 7 яшь. Диагнозы - балалар церебраль параличының гиперкетик формасы. Аның әти-әнисе бөтен көчләрен бердәнбер улларын дәвалауга багышлаган: Раминның һәр көне тернәкләндерү курслары, бассейнда даими дәресләрдә катнашу, дефектолог һәм логопед белән шөгыльләнеп уза. Һәр курстан соң үсештә алга китеш күзәтелә. Малайның акылы сакланган, ул кеше сөйләшкәнне аңлый, үзе дә кешеләр белән аралашырга омтыла, ачык һәм шат күңелле. Әмма Рамин бик күп үрмәләсә дә, үзе аягына басып йөри алмый, әмма үзе утырырга өйрәнә. Бу эштә аңа тернәкләндерү курслары ярдәм итә алыр иде. Рамин өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2. а) 5469 9801 5775 7903 яки 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Илнур Мәхмүтович Ә.).

б) 2202 2023 1170 3866 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Илнар Равилевич Р.)

3. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар файдасына фитыр сәдакасын, фидия һәм зәкәтне җыю. Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя башлый. Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, ә йөзем белән исәпләгәндә 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Зәкят түләү өчен нисаб 620 000 сум күләмендә дип билгеләнде (алтын буенча). Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фидия, фитр, сәдака һәм зәкятне уңайлы итеп ничек түләргә?

- Фитр: 2202 2023 1170 3866 номерлы Саклык банкы картасына (Илнар Равилевич Р.). Фитр сәдакасын 2 апрельдән 1 майга кадәр күчерергә мөмкин.

- Фидия: 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасына (Гүзәлия Галимҗановна В.)

- Зәкят: 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (Әмир Рафисович Ф.)

- Сәдака: 5336 6902 4116 2264 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.) яки 7715 номерына САДАКА сүзен язып смс юлларга;

- Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com

- Яки ТР Дәүләт хезмәтләре портал аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

- Яки исәп-хисап счетлары аша:

1. Фитрны исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

2. Фидияне исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

3. Зәкятне исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

4. Сәдаканы исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

- Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Билгеле булганча, узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшырды. Быел аларга он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату планлаштырыла.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Зилә Ириковна И.)
Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

- Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Татарстан Республикасы районнарында ифтарлар уздыра. Сез дә бу ифтарларга килә яки азкеремле дин кардәшләргә авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга өлеш кертә аласыз.

Ифтар уздыру өчен акчаны дүрт юл белән күчереп була:

1. 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акча күчерүнең максатында «ифтар» дип күрсәтергә.

4. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән смс хәбәр юлларга;


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»